|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2018 Дин
Менә шул инде ул — җәннәткә ирештерүче юлКоръәни-Кәрим китабының “Гаср” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим”.
1. Вакыт белән ант итеп әйтәмен ки.
Аллаһы Тәгалә кешедә булган иң зур байлык — вакыт белән ант итә. Һәм бу, соңра килүче хәбәрнең зур игътибарга лаеклы икәнлеген күрсәтә.
2. Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер.
Ягъни вакытын, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп, зур зарарлануда, кимчелектәдер.
3. Иллә дә мәгәр, иман китереп, изге гамәл кылып, бер-берсен хаклыкка һәм сабырлыкка чакырып өндәүчеләрдән кала.
Менә шул сыйфатларга ия булучылар гына хәсрәттә булмас. Бу кыска гына аятьләрдән без бик күп файда алабыз. Мөселман кешесенә бары тик үзенең Раббысы белән генә ант итәргә рөхсәт ителә. Ә Раббыбыз исә, Үзе теләгән нәрсәләр белән ант итә. Ләкин Аның берәр нәрсә белән ант итүе, шул әйбернең билгеле бер зур дәрәҗәгә ия икәнлеген күрсәтә. Менә бу очракта да Аллаһ Раббыбыз вакыт белән – иң кыйммәтле, кире кайтарылмый, үтә дә китә торган байлык белән ант итә. Ә ул исә безнең гомеребез. Шул байлыкны кешеләр дөрес кулланмыйча, бушка әрәм итеп, оттырышта, хәсрәттә калалар. Адәм баласы үз вакытын һәм барлык көчен, ахирәт турында уйламыйча, бары тик шушы дөнья малына ирешүдә генә сарыф итә. Ә бит барыбер бер тиенен дә үзе белән алып китмәс.
Шушы кешеләр арасыннан бер төркем искәрмә булып тора. Алар: ике дөньясын да алып баручылардыр. Өстенлеккә чыгып, чын бәхеткә ирешеп отучылар, билгеле бер сыйфатларга ия булучылар. Алар — иман әһелләре. Алар Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, китапларына, Пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә (язмышка) ышанучылар. Шулай ук Аллаһы Тәгалә һәм Аның рәсүле Мөхәммәд (с.г.в.с.) хәбәр иткән нәрсәләргә шикләнмичә иман китерәләр. Менә шул йөрәкләрендә нигезләнгән саф иманнары тышкы гамәлләрендә чагылыш таба. Алар изге гамәлләр кылалар. Әлбәттә, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелалар. Аллаһыдан башка иләһ юк һәм Мөхәммәд Аның илчесе дип, шаһәдәт әйтә. Телләрендә генә түгел, ә намаз укып, зәкәтен түләп, уразасын тотып, хаҗлар кылып, үзләренең мөселман икәнлекләрен раслыйлар.
Шулай ук үзләре турында гына уйламыйча, бер-берсен хаклыкка, туры юлга, Ислам диненә, изгелеккә, Коръән һәм сөннәткә чакыралар.
Бер-берсен сынауларга, тормыш һәм дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга өндиләр. Ягъни, бер-берсен ярдәмсез калдырмыйлар, сүз белән булса да терәк һәм таяныч булалар.
Менә шул инде ул — ике дөньяның да бәхетенә илтүче юл. Мәңге һәм иң мөһим булган, ахирәт тормышында җәһәннәм утыннан коткарылып, җәннәткә ирештерүче юл. Раббыбыз кыска гына булган өч җөмләдә хакыйкатьне ачып бирә һәм нәтиҗәне күрсәтә.
Йә Раббым, барчаларыбызга да Үзеңнең һидаятеңә ияреп, рәхмәтеңә, җәннәтләреңә ирешергә насыйп әйлә.
Дамир хәзрәт Әхмәтов, Глазов шәһәре имамы.
--- |
Иң күп укылган
|