поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.01.2018 Матбугат

Җөмләдәге биш сүзнең өчесе артык, яки Журналистлар татарча сөйләшергә өйрәнерме?

Мин газета укырга ярата торган кеше. Берничә төрле республика һәм Россия газеталары яздырып алам. Татар һәм рус телләрендә. Һөнәрем телләрне гыйльми яктан өйрәнү белән бәйле булганлыктан, газета-журналларның, шулай ук радио-телевидение тапшыруларының теленә аеруча игътибар белән карыйм. Һәм аның көннән-көн үзгәрә баруын күреп торам.

Табигатьтә һәм җәмгыятьтә бер генә нәрсә дә үзгәрешсез тормый. Телләрнең, шул исәптән татар теленең дә үзгәрә баруы – табигый күренеш. Хәзерге чорда телебезнең тиз үзгәреп торуы фән-техниканың нык алга китүенә, дөнья халыкларының икътисад, сәясәт, мәдәният өлкәләрендә нәтиҗәле аралашып, шулай ук Россиядәге төрле милләтләрнең хезмәттәшлек итеп, дусларча яшәвенә бәйле.

Беренче карашка мондый шартларда телләрнең үзгәрүе уңай якка – берсен-берсе баету, үстерү юнәлешендә булырга тиеш. Гадәттә, үзара бәйләнештәге телләрнең ияләре, аларны яхшы белеп, һәр телдәге сөйләм культурасын саклап эш иткәндә, шулай була да. Безнең татар теленең сүзлек составы йөзләрчә еллар тыгыз бәйләнештә торган гарәп, фарсы һәм рус телләре тәэсирендә шактый нык баеган.
 
Әмма якыннан аралашып яшәгән төрле тел ияләре ул телләрне җиренә җиткереп белмәсә һәм аларның дөреслеге, сафлыгы сакланырга тиеш дигән бик әһәмиятле шартны үтәмәсә, үзара бәйләнештәге телләр, бер-берсенә тискәре йогынты ясап, табигый төзелешләрен бозарга, һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләрен югалта барырга мөмкин.
 
Безнең татарча мәгълүмат чараларының (матбугат, радио-телевидениенең), бигрәк тә күп санлы газеталардагы иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материалларның, төрле хәбәрләрнең теленә соңгы вакытларда шундый күренеш хас дип әйтергә нигез бар. Минем бу хакта беренче тапкыр язуым һәм сөйләвем түгел инде. Әмма туган телебезнең сыйфатына зарар китерә торган нәрсәләрнең, кимемичә, арта гына баруын исәпкә алып, бу турыда тагын сүз кузгатып алырга булдым.
 
Күпчелек газеталарның теле шаблон, трафарет әйтелмәләр, сәер, татар теле өчен ят, табигый булмаган тәгъбирләр, уйламыйча, ялгыш мәгънәдә кулланылган, уңышсыз ясалган сүзләр, гыйбарәләр белән торган саен ныграк сугарыла бара. Иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материаллар, төрле темаларга караган хәбәрләр үзенә бер төрле коры, канцелярия теле белән языла, аларны аңлау өчен кайчакта, кат-кат укып, баш ватып утырырга туры килә.
 
Журналистларның кайберләре үзенчә генә, оригиналь итеп әйтергә тырышып, моның өчен искергән, халык инде кулланмый да, аңламый да торган сүзләрдән файдалана башлый, күңеленә ниндидер бер яңа сүз, әйтелмә ошап китсә, аны урынлы булса-булмаса да, кирәксә-кирәкмәсә дә, артык еш куллана, аннан арына алмый башлый, аны бераз төрләндерергә, синонимнарыннан да файдаланырга кирәктер дип уйламый.
 
Хәзер матбугат хезмәткәрләре, диде, дип әйтте, дип сөйләде, фәлән нәрсәне әйтте, сөйләде, белдерде, хәбәр итте, ирештерде кебек чын татарча, табигый сүз-әйтелмәләр барлыгын онытып, алар урынына гадәттә җиткерде, ассызыклады, дип белдерде, билгеләп үтте кебек трафаретлар кулланалар.Һәм алар күбесенчә чын татарча булып чыкмый.
 
“... үз карашларын... В.Егоров та җиткерде”. Карашны, җиткерүгә караганда, белдерде дип әйтү дөресрәк булыр иде. “Бу хакта... Артем Николаев җиткерде”. Җиткерү сүзенең мәгънәләре күп төрле, әмма бу очракта ул урынлы кулланылмый. Аннан килеп, әлеге җөмләдәге җиткерде сүзе бу хакта әйтелмәсе белән табигый грамматик бәйләнешкә керә алмый: җиткерү сөйләмдә үзе ияртеп килгән сүзнең төшем килешендә булуын таләп итә: фәлән нәрсәне җиткерде, диләр. Шуның өстенә, җиткерү дигәндә кемгә, нәрсәгә дигән сорау туа, һәм сөйләмдә аңа да җавап булырга тиеш.
 
“Артем Чукин шулай дип белдерде”; “Хәзер без әлеге мәгълүматларны тикшерү белән шөгыльләнәбез”, – дип белдерде бизнес-омбудсмен”. Бу җөмләләрдәге дип белдерде урынына диде булса, татарча табигыйрак булыр иде. Белдерү ул сиздерү, белгертү, игълан итү, билгеле итү, күрсәтү мәгънәләрендә йөри һәм гадәттә сөйләмдә төшем килешендәге сүзләр һәм турында бәйлеге белән бергә килә (бәйләнешкә керә): фәлән нәрсәне белдерү, фәлән нәрсә турында сөйләү (әйтү). Аның дип сүзе белән бергә килүе (бәйләнеше) дә татарча бик үк килешле түгел. Дип сүзе, әйтү, сөйләү, уйлау кебек сүзләр белән бергә килеп, табигый әйтелмә тәшкил итә.
 
Соңгы вакытларда кайбер журналистларның күңеленә бик хуш килә торган сүзләрнең берсе – яңгырау. ”... төп сыйфат критерийлары хакында да фикерләр яңгырады”; “Әлеге чараларда... конкрет тәкъдимнәр яңгырады”; “Әлеге саннар ... брифингта яңгырады”; “Каләм ияләренең биредә яңгыраган җан ачысын ишетүче булмады”. Ничек итеп әле ул фикер, тәкъдим, сан, җан ачысы кебек төшенчәләр яңгырый ала икән?! Фикерләр белдерелә, тәкъдимнәр ясала, кертелә, саннар китерелә яки әйтелә, җан ачысы сизелә яки тоеладыр, мөгаен.
 
Кайбер каләм ияләре мөкиббән китеп куллана торган башка сүзләр дә бар. Мәсәлән, ярыш, конкурс урынына һәрчак бәйге сүзен, бу урынына әлеге сүзен куллану гадәткә кереп китте. Хәлбуки, алар нәкъ бер мәгънәле һәм һәр урында да берсен-берсе алмаштыра торган сүзләр түгел.
 
Бүгенге матбугат һәм радио-телевидение телендә хөкем сөргән сәер, ясалма, аңлаешсыз күренешләрнең нигезендә күпчелек очракта ялгыш тәрҗемә итү ята. Сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф (букваль), механик(автоматик) тәрҗемә харап итә безнең телебезне. Русчадан әйләндереп кенә бару ысулы белән тәрҗемә итүнең хәзер туган телебезнең табигыйлыгына, сафлыгына нинди зур зыян китерүен уйлап кына бетерми әле безнең күбебез. Ялгыш тәрҗемә итү аркасында белдерелергә тиешле мәгънә тоныклана яки аңлашылмаслык хәлгә китерелә, татар теленең табигый төзелеше, хосусияте бозыла, туган телебез фәкыйрьләндерелә һәм калькалаштырылган, катнаш телгә әверелә бара.
 
Фактларның кайберләрен барлап китик.
 
Газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында адым саен ассызыклау сүзенә тап буласың. “Очрашуда менә шушы фикер ассызыкланды”; “Бу бик җитди сан”, – дип ассызыклады Тимур әфәнде”; “Медведев... Россиягә кушылуның... файда гына китерергә тиешлеген ассызыклады”. Бу җөмләләрдәге һәм мәгълүмат чараларында һәр көнне йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр кулланыла торган башка җөмләләрдәге ассызыклау (төрле грамматик формаларда) – рус телендәге подчеркнуть сүзе өлгесе белән ясалган бик тә ялгыш, татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләренә һич кенә дә туры килми торган котсыз бер сүз. Безнең телдә сызыклау һәм ассызыклау дигән сүзләр юк һәм булырга тиеш тә түгел, чөнки татар теле кагыйдәләре буенча, сызык сүзенә Рлау кушымчасы ялганып, шуңа тагын ас сүзе өстәлеп,астына сызу (подчеркнуть) мәгънәсендәге сүз ясала алмый, һәм моның хаҗәте дә юк (өтерлә, ноктала, җөмләлә, хәрефлә дип әйтеп булмаган кебек, сызыкла дип тә сөйләп булмый.
 
Подчеркнутьның “особо выделить, обращая внимание на что-нибудь” дигән күчерелмә мәгънәсен татарча мәгълүмат чараларында, ассызыклаудан тыш, басым ясау, басым ясап әйтү сүзләре белән белдерү күренеше дә бар, һәм болай эшләү дә дөрес түгел. Мәсәлән, “Владимир Путин ...планлы булмаган тикшерүләрнең бердәм реестрын булдырырга кирәклегенә басым ясаган иде”.Басым ясау мәгънәсен чын татарча итеп, телне бозмыйча гына белдерү чаралары да бар. Мәсәлән, югарыда мисал итеп китергән җөмләләрне болайрак итеп төзергә мөмкин һәм кирәк тә иде: “Очрашуда менә шушы фикергә зур игътибар ителде”; “Бу бик җитди сан, – диде Тимур әфәнде, – фикерен аеруча куәтле итеп”; “Медведев... Россиягә кушылуның файда гына китерергә тиешлеген аеруча зур игътибар белән әйтте”; “Владимир Путин ... плансыз тикшерүләрнең бердәм реестрын булдырырга кирәк, диде, фикерен куәтләп”. Телнең мөмкинлекләре зур: әле әйтелгән мәгънәләрне башка төрле сүзләр һәм җөмләләр белән дә белдерергә мөмкин.
 
Мәгълүмат чаралары телен басып алган трафарет әйтелмәләрнең аеруча киң таралганнарыннан алып бару, үткәрү, чыгу, сорау (соралу), үсү, кисәтү, чакыру, эре сүзләре белән бергә килеп ясалган гыйбарәләрне мисал итеп китерү урынлы булыр.
 
Саф татарча, нәкъ үзебезчә, халыкчан итеп, яшәү, гомер итү, гомер кичерү, гомер көтү, көн күрү кебек әйтелмәләрдән иркенләп файдаланмыйча, һәрвакыт һәм һәр урында диярлек тормыш алып бару сүзтезмәсен куллану гадәткә керде. Мәсәлән, “тәртипсез тормыш алып барган өчен...” Ни өчен “тәртипсез яшәгән өчен” түгел?!
 
Сөйләшү, әңгәмә кору, әңгәмә алып ясау, әңгәмә алып бару кебек табигый тәгъбирләребезне онытып, сүз алып баруны гына куллана башладык. “Иң элек катнашучылар журналист - белгечнең һөнәри мобильлеге турында сүз алып бардылар”. Менә ул русчадан әйләндереп кенә, калькалаштырып эшләү үрнәге. Нигә монда журналист янына тагын белгеч ? Нәрсә ул һөнәри мобильлек? Аны гади укучы аңларлык итеп язып булмадымы икән? Җөмләне “Башта әңгәмә журналистның һөнәри җитезлеге хакында барды” кебегрәк итеп төзесәң, кешечәрәк булыр иде, бәлки.Алып баруның урынсыз кулланылуының башка очраклары да бар. Мәсәлән, “Имам вазыйфасын ун ел алып бара икән”. Вазыйфаны алып бармыйлар, башкаралар! “Дөрес яшәү рәвеше алып бару”. Бу җөмләдәге биш сүзнең өчесе артык: “Дөрес яшәү” җиткән.
 
“Аларның (авыру кешеләрнең – Р.Ю.) һәркайсы исәпкә алына һәм дәвалау үткәрелә. (“проводится лечение” калькасы). Бу җөмләне “Аларның һәркайсын исәпкә алып дәвалыйлар” дип язарга һәм укырга кирәк.
 
Призывать (призвать) сүзен ялгыш тәрҗемә итү дә тупас хаталарга китерә. Мәсәлән: армиягә (хезмәткә, солдатка) чакыру (дөресе – армиягә алу); экстремизмга чакыру (экстремизмга өндәү); Президент журналистларны уңай мәгълүматны күбрәк таратырга чакырды (Президент ... таратырга кирәклеген әйтте, таратырга кушты яки тәкъдим итте һ.б.ш.).
 
“... тәрбия мәсьәләсен кичекмәстән тәртипкә салу сорала”(дөресе – тәртипкә салу таләп ителә, тәртипкә салырга кирәк һ.б.ш); “... база мәктәпләренең оптималь челтәрен булдыру сорала” (... булдыру таләп ителә, булдыру зарур һ.б.ш.).
 
Предупреждатьны хәрефкә хәреф тәрҗемә итү аркасында барлыкка килгән кисәтүләрнең ялгыш кулланылуы мәгълүмат чараларының телен бизәми: авыруларны кисәтү ( дөресе – авыруларны булдырмый калу яки авырулардан саклану); һәлакәтне кисәтү (һәлакәттән саклану) һ.б.
 
Расти, развивать сүзләрен һәрвакыт үсү дип тәрҗемә итү дә тупас ялгышларга китерә: бәяләр үсә, штраф күләме үсә (дөресе – бәяләр арта, штрафның күләме арта).
 
Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше чараларын шулай ук рус теленнән хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп куллану аркасында да хәзерге мәгълүмат чараларында җитди хаталар хөкем сөрә: эшче һөнәрләренә кызыксыну,” ... ташламалар турында кызыксыну” (чын татарча – һөнәрләр белән кызыксыну, ташламалар белән кызыксыну); “зур үсеш программасы өстендә эшли“ (үсеш программасын төзи кирәк); “... инвесторның авыл халкы өстендәге тәҗрибәсен туктата” (дөресе – “авыл халкы белән (яки авыл халкында) тәҗрибә ясавын туктата”); ”... бәя өстендә дә эшләргә кирәктер” (...бәяне дә көйләргә яки җайга салырга кирәктер”); ”ул башка илләрнең тәэсире астында калмады” (чын татарча – “...тәэсиренә дучар булмады”); “...тарифлар үсеше белән канәгать түгел” (“тарифлар артудан яки күтәрелүдән канәгать түгел” кирәк); тирән кайгы, тирән белем, тирән ихтирам (зур (олы) кайгы, зур белем, зур (олы) ихтирам) һ.б.ш. , “татар телле каләм ияләре(“татар телендә(татарча) язучы каләм ияләре” кирәк); “рус телле басмалар” (рус телендә чыга торган басмалар); рус телле мәктәпләр (рус телендә укыта торган яки рус мәктәпләре); гармунда уйнау, скрипкада уйнау (чын татарча – гармун уйнау, скрипка уйнау) һәм башка шундый татар сүзләреннән рус синтаксисы үрнәгендә төзелгән күп санлы тәгъбирләр.
 
Соңгы вакытларда матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында шулай ук рус теленнән хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән , тупас хаталардан тере һәм текә сүзләре белән ясалган гыйбарәләрне әйтергә кирәк: тере тавыш, тере чәчәкләр, тере могҗизалар, тере акча, текә егетләр һ.б.
 
Соңгы елда мәгълүмат чаралары теленә кемнеңдер хәер-фатыйхасы белән “авыл җирлеге” дигән яңа атама кереп китте. Берничә авылны берләштергән административ берәмлекне аңлата булса кирәк ул. Кайберәүләр аны гомумән авыл мәгънәсендә куллана: “... авыл җирлегендә 30ар мең сум ссуда алучылар да байтак”; “Конкурста алты авыл җирлеге катнашты”; “Авыл җирлеге бинасына кереп, ул йортына су үткәрүне таләп итә” һ.б.Мондый атаманы кулланылышка кертеп җибәргәнче, җирлек сүзенең мәгънәсенә төшенергә кирәк иде: ул нигез, чыганак, шарт, мөмкинлек кебек мәгънәләрне белдерә торган сүз. Авыл җирлеге дип әйтү һич кенә дә дөрес түгел: авыл, авыл җире, авыл идарәсе (советы, администрациясе) һ.б.ш. дип әйтелергә тиеш.
 
“Кызчыкның мәктәпкә кияргә формасы юк”. Бу җөмләдәге кызчык – татарча сөйләм кагыйдәләрен (нормаларын) тупас бозу. Туган телен әйбәт белгән кеше алай сөйләмәс, кыз яки кечкенә кыз, кыз бала һ.б.ш. дияр.
 
Соңгы вакытларда правнук, правнучканы оныкчык дип тәрҗемә итеп куллана башладылар. Бу да дөрес түгел: оныкның (оныкларның) улы яки кызы (уллары, кызлары) дип әйтелергә тиеш.
 
Шушы көннәрдә генә бер газетада кәсепчелек дигән сүзгә тап булдым. (“... район өчен яшь булган әлеге кәсепчелеккә керешкән”). Бу да татар телен ботарлау күренеше. Кәсеп ул – кешеләрнең даими шөгыльләнә торган эше, хезмәте, шөгыле. “Ул фәлән төрле кәсеп белән шөгыльләнә”, “Аның кәсебе шундый” һ.б.ш әйтелә. Нигә һәм кемгә кирәк булган ул кәсепчелек?! Әлеге җөмләне “... районда моңарчы билгеле булмаган кәсепкә керешкән яки кәсеп белән шөгыльләнә башлаган” рәвешендәрәк итеп төзергә кирәк иде.
 
Ниһаять, тагын бер генә фактка тукталыйк та, шуның белән тәмамларбыз бу кыйссабызны.
 
Иҗтимагый-сәяси сөйләмдә, язма текстларда вәкаләтле вәкил дигән термин кулланыла. Формасы да телне сындыра, мәгънәсе дә сәер аның. Вәкаләт үзе вәкиллек, вәкил булып тору, вәкил булып саналу мәгънәсен белдерә. Шулай булгач, нигә мондый сүз уйнату – вәкаләтле вәкил?! Вәкил үзе генә җитмиме икән ни? Аның янына вәкаләтле сүзе нигә кирәк булды икән? Вәкаләтле вәкил ул полномочный представитель мәгънәсен аңлата дип җавап бирерләр, бәлки, бу сорауга. Алайса, мәгънәне тулырак белдерү өчен, (тулы) хокуклы вәкил әйтелмәсен кулланырга кирәктер дияргә мөмкин. Әмма вәкил булгач, аның болай да хокуклары буладыр инде: нигә аны хокуклы вәкил дип атарга. Димәк, рус телендәге полномочный представительне вәкил дип кенә тәрҗемә итәргә кирәктер: оригиналның һәр сүзен аерым сүз белән тәрҗемә итү шарт түгел.
 
Бу мәкаләбезне йомгаклап шуны әйтик: журналистларның барысына да иҗтимагый-сәяси материалларны, хәбәрләрне дә халыкчан, саф татарча, аңлаешлы итеп, табигый телебездә язарга тырышырга, һәр сүзгә игътибарлы булырга, һәр сүзең өчен җаваплылык хисе тоеп эш итәргә киңәш бирәсе килә. Туган тел – ул кадерле нәрсә, аңа зур ихтирам белән карыйк, аны башка телләр белән бутамыйча, табигый, камил килеш сакларга тырышыйк.

Рүзәл ЮСУПОВ, академик
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.01.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»