|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2018 Җәмгыять
Тере тарихАгымдагы елның 29 октябрендә советлар илендә яшәүче күп кенә яшь егет-кызлар өчен чыныгу мәктәбе булган, аларны җәмгыятькә кирәкле мөһим эшләр башкарырга рухландырып торган комсомол оешмасының барлыкка килүенә 100 ел тулачак. Комсомолның юнәлеш бирүче роленә, әһәмиятенә, әлбәттә, бәя биреп бетергесез. Чирәм җирләрне күтәрү, студент отрядлары, легендар Бөтенсоюз яшьләр төзелешләре бүген дә советлар иленең “алтын гасыры” булып кала. Боларны берсен дә тарихтан сызып ташлап булмый. Комсомол оешмасына тиң булырдый алмаш, ни кызганыч, әлегәчә төзелгән юк. Газетабызның үткән елгы саннарының берсендә (10.11.2017, №45) редакция коллективы үзенең укучыларына совет яшьләре берләшмәсенең казанышлары тарихын торгызыйк, хәтер-хатирәләрен, фотоларын барлыйк дигән мөрәҗәгать белән чыкты һәм шул уңайдан яңа рубрика ачылу турында да хәбәр итте. Ниһаять, редакция почтасына Ишавылда яшәүче, 1950 елларда комсомол оешмасында тәрбияләнгән буын вәкиле, хөрмәтле Садек абый Магҗановтан хат килеп иреште. Бүген без аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез һәм яңаларын көтеп калабыз. Мин комсомолга 1954 елның кышында кердем, комсомол билетымны әлегәчә кадерләп саклыйм. Ул вакытта Ишавыл комсомол оешмасының сәркатибе Хәсән Измаилов иде. Диан Хәсәнов, Бари Билялов һәм мин кышкы салкында райкомга ат җигеп бардык. Районда яшьләр оешмасын Пятаева фамилияле бик матур ханым җитәкләде. Оешма вәкилләренең “ВЛКСМ – ул нинди сүз?” – дигән соравына мин дөрес җавап кайтардым. Алар мон- нан тыш, минем нинди китаплар укуым, Ишавылда ничә комсомол барлыгы белән дә кызыксындылар. Комсомолчылар ярдәмендә колхозның алдынгы терлекчеләре механизаторлары уңышларын, авыл яшьләре тормышын яктырткан “Ишавыл колхозы” һәм “Кызыл йолдыз” исемле стена газеталары чыгардык. Мин аларның редакторы идем. Айга бер тапкыр комсомол җыелышлары үткәрдек. Колхозга да нык булыштык: көлтәләрне ике таякка куеп, башта парлап ташый идек, аннары шуларны сәнәкләр белән югарыга бәреп, кырда эскертләр куя идек. Печән чабуда да ярдәм иттек. Ферма мастер- скоенда “Красный уголок” эшләдек. Өлкә корреспонденты тарафыннан төшерелгән фоторәсемем хәтта “Комсомольская правда” газетасында да басылып чыкты. Бозлау китапханәсендә эшләгәндә мине комсомол секретаре итеп сайладылар.
Биредә комсомолларның саны күбрәк иде. Иң активлары арасыннан Басыр Кәримовны, Сәетҗан Салиховны, Рәхилә Малекованы, Фатих Исхаковны, Вафа Насыровны, Бари Биляловны, Фәерша Зариповны билгеләп үтәр идем. Авылда спорт эшен яхшырту максаты белән төрле чаралар, волейбол ярышлары оештырдык. Концертлар белән Тукайда, Моклокада, Мөтеравылда да чыгыш ясадык, шулай ук Тукай, Ишавыл клубларында, Бозлау фер-масында китап уку почмаклары урнаштырдык, колхозчыларга эштән соң ял итү бүлмәсе булдырдык. Максут Юнисов, Әнвәр Баширов, Зиннур Юсипов кинопередвижкаларда эшләделәр. Бозлау клубын- да кинолар күрсәтәләр иде, ләкин андагы ток бирүче движокның урыны җир астында булырга тиеш икән. Киномеханик Нина, моторчы Женя комсомол егетләрдән шушындый урын булдыруда ярдәм сорадылар. Сәетҗан Салихов, Басыр Каримов, Халит Хамзин, Фатих Исхаков һәм тагын берничә кеше күз ачып йом- ганчы землянка казып, движокны шунда урнаштырдылар. Җиңү һәм Октябрь бәйрәмнәрендә авыл урамнарын флаглар белән бизәүдә һәрвакыт булыштык. Яшьләр белән еш кына тәртип турында әңгәмәләр кордык, аларны комсомолга керергә дә әзерли идек. Мин комсомол елларымда, аннан соңгы елларда да “Знамя комму- низма” газетасына, район газетасы “Сельские зори”га мәкаләләр яздым. Сөйгән газетабыз “Туган як”ка язуымны әле дә дәвам итәм.
Авыл хәбәрчесе булуыма инде 60 ел тулды. Бозлау егете Халит Хамзин армиядә хезмәт итеп кайткач, Саратов өлкәсенә китеп урнашты, анда гаилә корып, озак еллар буе шофер булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайтты, туып-үскән йортында уңайлыклар булдырып, шушында яши башлады. Бакчасында бик күп яшелчә үстерде, бигрәк тырыш кеше иде. Дүрт дистә ел күрешмәгән булсак та, очрашкач, комсомол секретаре булып эшләгәнемне исенә төшерде. Димәк, яшьлек елларын онытмаган.
Садек МАГҖАНОВ, Ишавыл |
Иң күп укылган
|