поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2018 Киңәш-табыш

"Шәһри Казан" журналистлары дөгенең ник янганын тикшергәннәр

Кытайда пластмассадан дөге ясый башлаган дигән хәбәр шактый шау-шу куптарды. Башкортстанның Ярмәкәй авылында дөгене яндырып та караганнар. Ул видеоязма социаль челтәрләрдә дә таралган иде. "Шәһри Казан" журналистлары да дөге сыйфатын тикшереп карады.

Ярмәкәйгә баргач, яна торган Кытай дөгесен без дә эзләдек. Авыл халкы бу хакта белә булып чыкты, безне күпләп товар сатыла торган складка җибәрделәр. Кибеттә килолап дөге сатыла торган әрҗә тирәсендә берничә хатын-кыз да шул дөге турында күз куерта иде. 
 
– Бу теге яна торган Кытай дөгесе, ди. Чынлап та яна, үзем сынап карадым. Менә шулай алдалап яталар инде безне. Ә без бар нәрсәне ашыйбыз. 
 
– Ул кытайлар нәрсә генә уйлап чыгармый. Дөгене пакеттан эшлиләр, әле йомырка ясарга да өйрәнгәннәр, ди. Сарысы урынына желатин кулланалар, имеш. 
 
– Булдыра кытайлылар. Тиздән кеше ясый башларлар инде...
 
Дөге Кытайныкы ук булып чыкмады чыгуын. Әрҗә кырыена «Россия, крупа рис круглозерный, 1 сорт, вес 1 кг 42 руб 50 коп» дип кенә язганнар. Кайдан кайтартылганы, кем җитештергәне турында мәгълүмат юк. Серле дөгене без дә алдык. Кассада пакетка ябыштырылган чекта «Краснодар краенда җитештерелгән, I сортлы «круглозерный рис» диелгән. Иң сыйфатлы дөге җитештерелә торган төбәк бит югыйсә. 
 
Өйгә кайткач, яндырып карадык. Яна. Өйдә булган башка ярмалар да яна. Дөгенең сыйфатын тикшертер өчен, Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә мөрәҗәгать иттек. Анда дөгегә лаборатор тикшерү уздырдылар.
 
Лаборатория агрономы Рамилә Таҗетдинова аңлатуынча, дөгенең януы аның сыйфатын билгели торган күрсәткеч була алмый. Бөртекләрне билгеле бер температурага кадәр кыздыргач, аларның януы гадәти хәл, чөнки аларның составында майлар бар. Ә менә янганда нинди ис бүленеп чыгу күп нәрсә турында сөйли. Пластмасса дөгенең исе әллә кайдан аерылып торачак. 
 
Тикшерү анализлары буенча, дөгедән ят исләр килмәгән. Аның составында пластмасса, пакет ише ят әйберләр дә ачыкланмаган, шулай да кимчелекләре җитәрлек. Дөгене пешергәч, аның сыйфатсыз булуы ачыкланган, ул әчкелтем, тәмсез булып чыккан.
 
– Бөртекләр арасында өлгереп җитмәгән аксыллары күп, алар пешергәндә изелә, шулай ук 1,5 миллиметрлы тишек аша иләнә торган вак бөртекләр күп. Бу да дөгенең сыйфаты яхшы түгел дигән сүз, – диде Рамилә Таҗетдинова. 
 
Дөгедәге этикетка да тиешле таләпләргә җавап бирми. ГОСТ 6292-93 таләпләре буенча, этикеткада «Крупа рисовая шлифованная I сорт» дип язылырга тиеш булган. Ә анда «Крупа рис круглозерный I » дип күрсәткәннәр. «Мондый атама ГОСТ буенча бөтенләй кулланылмый», – диде белгеч.

Кибеттә дөге сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә? 
 
Татар төбәкара ветеринария лабораториясе агрономы Рамилә ТАҖЕТДИНОВА киңәшләре:
 
Кибеттә сатып алганда дөгене карап кына бәяләп була. Сыйфатсыз дөгедә ак төстәге бөртекләр күп очрый, алар акбур сыман ак булып аерылып тора. 
 
Саргайган дөгенең бозылган булуы бар. Бу, гадәттә, ярманы дөрес сакламау нәтиҗәсе. Мондый дөге сәламәтлек өчен зыянлы. 
Әйбәт дөге тигез, бер төрле булырга тиеш. Бөртектә ак сызыклар, буй-буй төсләр күзәтелсә, дөге уалган булса, ул югары сортлы булып саналмый. Иләрлек дәрәҗәдә вакланса да начар. Димәк, аны дөрес эшкәртмәгәннәр, артык киптергәннәр. 
 
Пешергәндә, сыйфатсыз дөге кесәл сыман була. пылау еш кына боткага әйләнә, бу тәмдә дә чагылмый калмый.
Кибеттә дөге алганда, аның сыйфат таләпләренә җавап биргәнлеге турында сертификат сорарга мөмкин. 

Товар сыйфатсыз булганда нишләргә?
 
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлегендә әйдәп баручы белгеч Гөлфия ЧУРФИНА: 
 
– Ашамлыкларны кибеткә бары сыйфатсыз булганда гына кире кайтарырга мөмкин. Дөгегә килгәндә, кулланучы канәгатьсез калса, ярманың сыйфаты ошамаса, кибеткә мөрәҗәгать итә ала. Дөрес, сыйфаты начар булуын расларга кирәк. Әгәр ярма күгәргән, тәм кергән булса, барысы да аңлашыла. Тик кайчакта сыйфатны күз белән генә карап бәяләп булмый. товарны кибетче кабул итмәскә дә мөмкин. Андый очракта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә шикаять юлларга була. Гаризада дөгенең кайсы кибеттән сатып алынганлыгын, адресын, товарның кайда җитештерелгәнлеген, бәясен, кыскасы, товар турында тулы мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Чекны, дөгенең үзен алып килсәң дә комачау итми. Аннары белгечләр шул кибеткә барып, шул ук дөгене экспертизага алып, тулы лаборатория тикшерүе уздырачак, нәтиҗә ясаячаклар.

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»