|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2008 Җәмгыять
НИТКӘН МӘНСЕЗЛЕК БУ?Татар гимназиясендә гаҗәеп мәгънәле очрашудан соң чәй өстәле янына утыргач, алдыма кунакчыллык күрсәтеп, ап-ак салфетка китереп салдылар. Тик очрашудан алган бар шатлыкны салфеткага төшерелгән рәсем бозды да куйды. Чөнки мин милләтебез өчен ничәмә-ничә гасырлар дәвамында изге саналган, ахыр чиктә, милләт азатлыгы, дәүләтебез азатлыгы өчен көрәшеп, башларын салган ата-бабаларыбыз рухын саклаган Колшәриф мәчете белән Сөембикә манарасына пычранган авыз, кулларымны сөртеп ташларга тиешлегемне күреп, телсез калдым. Миемне коточкыч сорау бораулый: моны кем һәм нинди максаттан эшләгән? Кем эшләп чыгарган бу кабәхәт товарны? Акча эшләү дигәндә әллә безнең татар кешесенең мие шулкадәр томаланганмы, әллә инде башка кавем, башка максатны күздә тотып, үзенең сәяси материалын биргән, безне шулай мыскыл иткәнме?
Сөйләү сәләтем үземә кайткач, иң беренче телемнән төшкән сүз «әстәгъфируллаһ» булды. Җанында иманы булган һәр татар, һәр мөселман шул сүзне әйтер иде бу очракта. Мин шундый халәттә калдым, әйтерсең лә, баштан аяк шакшы су белән коендырдылар. Юк, алай гына түгел, җаныма шприц белән агу иңдерделәр бугай. Тукта, безнең Татарстаныбыз республика бит. Ә бу инде дәүләт дигән сүз. Бу билгеләмәнең Конституциядә дә, бер генә сүзлектә дә үзгәртелгәне юк. Дөньякүләм кабул ителгән һәм яшәп килүче хакыйкатькә әверелгән билгеләмә ләбаса ул! Ә рухи милли символларны мәсхәрәләгән өчен Конституциядә дә, ил Законнарында да тиешле һәм катгый җәзалар каралган. Димәк, бу оятсызлыкны, милләткә каршы кылынган гамәле өчен ул «җитештерүче» җавап тотарга тиеш. Җитте инде мәгънәсезлекләрне татар тыйнаклыгы белән каплап калырга! Һаман яхшы түгел, урыны, вакыты ул түгел дигән булып, хакыйкатьне төпкәрәк яшереп барудан күргән тарихи зыянның никадәр милләт фаҗигасына китергәнлеген күреп торасыз бит. Ә хакыйкать ул тәхеттә дә ләхеттә дә хакыйкать. Аны әйтүдән куркырга да, оялырга да, соңларга да ярамый!
Нәҗибә САФИНА |
Иң күп укылган
|