|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2018 Мәдәният
"Шаян-ТВ" каналы турында кызыклы 10 фактБүген Казанда балалар өчен "Шаян-ТВ" дип аталган яңа телеканал турында сөйләделәр. "Матбугат.ру" канал турында иң кызыклы фактлар белән уртаклаша. 1. "Шаян ТВ" HD-форматта күрсәтәчәк.
2. "Шаян ТВ"дагы тапшыруларның шактый өлешен аутсорсинг оешмалар эшләячәк. Барлыгы 10 партнер-оешма "Шаян-ТВ"га мультфильмнар һәм башк төрле тапшырулар бирер дип фаразлана.
3. "Шаян-ТВ"да 20дән артык тапшыру булачак.
4 "Шаян-ТВ" үзенең тамашачысын өч төркемгә бүлә: 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 11 яшькәчә, 11 яшьтән 15кә кадәр. Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән 0дән алып 3 яшькәчә кадәр аудитория өчен дә тапшырулар әзерләнә башлаган.
5. "Шаян-ТВ"ның башлап йөрүчесе Илшат Әминов 10 яшендә Татарстан телевидениесендә "Пионерстан" дигән тапшыру алып барган.
6. Японнар "Шаян-ТВ"га үзләренең мультфильмнарын күрәстергә бушлай биргәннәр.
7. "Шаян-ТВ" Татарстанда "ТНВ-Планета" төймәсендә күрсәтеләчәк. Татарстаннан читтә "ТНВ-Планета" да булачак, "Шаян-ТВ" да.
8. Илшат Әминов әйтүенчә, "Карусель" каналының бюджеты елына 900 миллион сум.
9. "Шаян-ТВ"ның җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова булыр дип көтелә.
10. "Шаян-ТВ" 1 февраль көнне эшли башлаячак.
--- |
Иң күп укылган
|