поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.01.2018 Сәясәт

Бөтен өмет яңа губернаторыбызга

Быел журналистларның “Алтын каләм” бәйгесе унтугызынчы тапкыр, ә өлкә губернаторы призларына конкурс алтынчы мәртәбә, инде гадәткә кергәнчә, Самараның затлы “Ренессанс” кунакханәсендә үткәрелде.

Бу юлы тантанага бер¬ни¬кадәр үзгәрешләр кертел¬гән иде. Иң беренче булып бүләкләр Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы тарафыннан оештырыл¬ган бәйгедә җиңүчеләргә би¬релде. Символик “Алтын каләм”не өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Дмит¬рий Игоревич Азаров Жигулевски шәһәренең “Жигулевский рабочий” газетасының баш редакторы Елена Гураевскаяга, Самара дәүләт теле-радиокомпаниясенең (ГТРК) ра¬дио хәбәрчесе Татьяна Маркушинага һәм “ТЕРРА” медиа-порталының баш редакторы Наталья Камбаровага тапшырды. Аларның һәркайсы 100 мең сумлык сертификат белән дә бүләкләнде.
 
 
Мин бигрәк тә үткән гасыр¬ның алтмышынчы-җитмешенче елларында күрше Кләүле һәм Шенталы районнары газеталарында бергә эшләгән үземнең каләмдәшем Татьяна Констан¬тиновна өчен шатландым. Аның да минем кебек үк журналистикадагы хезмәт стажы илле елдан артып киткән инде. Шуларның күбесен ул өлкә радиосында эшләде һәм әле дә эшләвен дәвам итә. Без Татьяна Константиновнаның авыл район¬нарыннан язып алып кайт¬кан радиотапшыруларын бү¬ген дә рәхәтләнеп, чын ләз¬зәт алып тыңлап барабыз. Аның шактый гына язмалары безнең милләттәшләребезгә - татарлар¬га да багышланган була. “Ал¬тын каләм” бү-ләгенә Татья¬на Маркушина, һич¬шик¬сез, лаек.
Моннан өч ел элек безнең “Бер¬дәмлек” татар газетабыз да милли теманы яктырту но¬ми¬нациясендә өлкә журна¬лист¬лары оешмасы бүләгенә ия булган, ә хәбәрчебез Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева өчен¬¬че дәрәҗәдәге губернатор пре¬мия¬сенә лаек дип табылган иде.
Соңгы вакытларда, кызганыч ки, милли басмаларга игътибар кимеде. Аларның күпчелеге чыгудан бөтенләй тукталды, ә “Бердәмлек” газетабыз матди яктан очын очка ялгап яшәп ята. Шулай булгач, премияләргә дәгъва итү турында хыялланасы да килми, ә бер карасаң, безнең “Бердәмлек”тә дә премия алырлык язмалар да, аларны язучы хәбәрчеләр дә юк түгел.
 
Мин бу юлы да губернатор премияләре белән бү¬ләкләнүчеләр арасында татар исемнәрен йөртүче журналистларыбызны күреп, шатланып, горурланып утырдым.
 
Менә алар - ГТРК “Самара” радиосыннан Анфиса Минсәгыйть кызы Ногу¬ма¬нова, ГТРК “Самара” теле-видениесеннән Лилия Фатыйх кызы Вәлиева, Камилла Дмит¬риевна Ткачева... Тик аларның барсы да рус телле журналистлар шул.
 
Егерме сигезенче ел “Бер¬дәмлек” татар газетасының баш мөхәррире булып эш¬ләү дәверендә үзебезнең ре¬дак¬циябездә егерме бишләп татар журналистын әзерләргә туры килде. Тик аларның күпчелеге хәзер бу борынгы һөнәр ияләре түгел инде. Барысы да, газетабызда хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле, башка җайлырак урын¬нарга күчтеләр. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый.
 
Биш ел буе элеккеге губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкиннан ярдәм көтеп яшәдек. Булмады. Быелгы бәйрәмдә яңа билгеләнгән өлкә җитәкчебез, үзебезнең Самара кешесе Дмитрий Игоревич Азаров белән күрешеп, сөйләшергә насыйп булды. Аның белән рәсемгә дә төштек. Үзенең “Бердәмлек”не белүе турында әйтте, ярдәм итәргә дә вәгъдә итте. Кем белә бит, өметсез шайтан гына диләр. Бәлки, дөньялар яхшы якка үзгәреп, “Бердәмлег”ебез дә яшәвен дәвам итәр, киләчәктә татар журналистлары да губернатор кулыннан бүләкләр алу бәхетенә ирешерләр, дип ышанасы килә.
 
Светлана ОСЬМАЧКИНА һәм Андрей САВЕЛЬЕВ фотосурәтләре.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 26.01.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»