поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2018 Ана теле

Ана теле: Мәгънә = сүз тәңгәллеге. “Эшлекле тел” нәрсә ул?

Хөрмәтле Матбугат.ручылар, исәнмесез! Моңарчыгы теләктәшлелегезгә, ярдәмегезгә рәхмәт әйтеп, яңа язма тәкъдим итәм.

“Матбугат.ру” сайтының “Ана теле” сәхифәсендә ярты ел буена унсигез язма бирелде инде. Үзәккә телебез байлыгыннан файдаланып, сөйләмебезне аңлаешлы, үтемле, тәэсирле итеп оештыру мәсьәләләре куелган язмаларыбызның чираттагы тәлгәшендә мәгънәгә тәңгәл сүз табу тезисын анализлау ниятләнелгән.

Теманың бүген чыннан да җәмәгать игътибарын җәлеп итәрлек актуальлеген раслаган, борчылырлык мисаллар бихисап. Дәлилгә бу язмада берсе дә җитәр дим. Менә ничә ел инде һәр атна башында “Эш дәфтәрем”нең “Мәгънәсез сүз” дигән бүлегенә әйтергә теләгән мәгънәгә туры килмәгән сүз, ягъни хата дип “Эшлекле дүшәмбе”не язып куям”. Атна саен. Казан мэриясенең дүшәмбе саен үткәрелә торган эш киңәшмәсен җитәкчелек үзе дә, барлык диярлек газет, журнал, радио, телевидение дә, агентлык, министрлыклар, Дәүләт советының, Хөкүмәтнең вазыйфа затлары да шулай ди, шулай яза. Ә мин моңа аптырыйм, чөнки минем аңымда, зиһенемдә “эшлекле” ул нинди? соравына җавап бирә торган төшенчә, нәкъ сүзлектә беркетелгәнчә –“практик әһәмияткә ия булган” (күренешкә, вакыйгага, гамәлгә карата); “белдекле, эштә тәҗрибәле” (кешегә карата)”.

Әйтик, берәр гамәлнең (җыелышның, әңгәмәнең, визитның, сәфәрнең) нинди максатта башкарылуын, эчтәлеген билгели торган атаманы “нәрсә” дип тәгаенләсе урынга әле үтмәвенә карамастан “шундый” дип бәяләү – мәгънәсезлек; “Эшлекле дүшәмбе” дигән соңгы киңәшмәдә, әйтик, Казанны кар басып, әлләкүпме фаҗига булуы ачыкланган, моны булдырмау хәстәре үткән “эшлекле дүшәмбе”дә күрелмәве фаш ителгән. Нинди киңәшмә дип атыйк инде боларны!? Янә, ике ил җитәкчесенең эчтәлеге нидән гыйбарәт буласы да әле тәгаенләнеп бетмәгән очрашуын “эшлекле визит” дип атауны ничек аңларга кушасыз? Тел гыйлеменнән башлангыч кына белеме булган татар баласы да моңа җавап бирә ала. Бу – сыйфат сүз, ул бары “нинди?” соравына гына җавап бирә.

Бу сорауга җавапны визит төгәлләнгәч кенә биреп була. Дөрес, урынлы сүз “нәрсә?” соравына җавап бирергә тиеш: эш киңәшмәсе, эш дүшәмбесе, эш сәфәре, эш кәгазе һ.б. Нигә мондый фикри хатага юл куела, контекст таләп иткән мәгънәгә тәңгәл сүз кулланылмый? Моңа да башлангыч белемле теләсәкем җавап бирә ала: мондый хатаны татар телен белмәгәнгә татарча уйлый алмаган, әмма татарча сөйләшергә азапланганнар җибәрә. Тагын да дөресрәге: калькадан укмашкан штамп-калыплар белән фикерләргә күнеккән тәрҗемәченең, әлеге дә баягы, саф татарча уйламыйча, урысчадан сүзгә-сүз тәрҗемәләгән текстын сукырларча укучылар. Калька – ул тәрҗемәнең генә түгел, гомумән дә бүгенге сөйләмебезнең бәләсенә әйләнгән кәсәфәттер. Аңыңа, сөйләмеңә бер кереп алсамы, колорад кортыннан ким түгел, үзәгеңне корытыпмы-корытачак! “Эшлекле” калькасына борчыла башлауга да ярты гасыр бардыр (үзем генә дә берничә тәнкыйди нотык тотканымны хәтерлим; бүтән галим-голәмә, укучы-тыңлаучыларыбыз да ризасызлык белдереп тора).

Бу корткычка бирешмәскә көч табучылар да юк түгел үзе. Әлеге дәфтәремдә Татарстан радиосыннан (Тәлгат Хәмәтшин), “Ватаным Татарстан”нан уңай мисаллар да теркәлгән. Шулай да, шулай да... Тулаем алганда, нәтиҗә куандырмый бит!? Баксаң, зәхмәт көчәя генә бара икән... Шушы арада Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының сайтында бер хәбәргә юлыктым: “Түрәләрне “эшлекле татарчага” өйрәтәчәкләр. Казан федераль университетында чиновниклар өчен “эшлекле татар теле” курслары башлангыч алган. “Дәүләт хезмәткәрләре өчен татар теле” квалификацияне күтәрү программасы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында уза. Вуз матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ике төркем укый: рус телле тыңлаучылар эшлекле татар теленең башлангыч дәрәҗәсен өйрәнәчәк, икенче төркем өчен тирәнтен өйрәнү каралган. Өйрәнү программасында – Татарстанда тел сәясәте, татар әдәби теле, эшлекле татар стиле үзенчәлекләре, эшлекле өлкәдә коммуникация белән таныштыру”. Укыйм; татарча да кебек үзе, тик берни аңламыйм: нәрсә ул “эшлекле татарча”, “эшлекле татар теле”. Аңлашылмаска тиешлеккә киная ясаганнар диярсең, бу сүзләр куштырнакка алынган. Тик алга таба “эшлекле татар теленең башлангыч дәрәҗәсе”, “эшлекле татар стиле үзенчәлекләре”, “эшлекле өлкәдә коммуникация белән таныштыру” дигәндә алар куштырнакка алынмаган. Тик барыбер ул төшенчәләр төгәл аңлашылмый.

Элек татар телен өйрәтү мәркәзе саналган университет, аның да әле матбугат үзәге әзерләгән язмага тел белгечләренең катнашы булмый калмагандыр дигән фараздан аптырау тагын да көчәя. Инде тел “белгечләре” шулай яза башлагач! “Нәрсәсе аңлашылмый, “эшлекле” сүзе татар теле кануннарына ярашлы рәвештә семантик-грамматик-синтаксик кагыйдәләргә туры китереп ясалган, әйтү таләпләренә дә җавап бирә, “тел” төшенчәсе белән дә яңгырашлы, аһәңле синтезлана, диючеләр дә булыр. Кушылам, хәтта – иң мөһиме: “тел” төшенчәсенә халык күңелендә береккән бихисап эпитет арасында “эшлекле” дә, “татлы”, “җанлы”, “җылы”, “тәмле” дән алып, “ачы”, ”тозлы”, “тәмсез” кебек үк табигый бит – үзенә бер мәгънә, хис төсмере бар. Нигә “эшлекле тел” дигәне дә булмасын икән. Чү, тукта, ялгышмыйк, монда тел төбебез бүтәнләй бүтән бит – эпитет турында түгел, туры номинатив мәгънәгә тәңгәл шундый конкрет, номинатив эчтәлекле сүз (термин) турында бара. “Эшлекле” андый категория таләпләренә җавап бирә торган берәмлек түгел, ул контекст таләп иткән мәгънәгә берничек тә тәңгәл була алмый.

Бар белемемне, тәҗрибәмне җыеп, аңларга тырышам: хатага юл куелуның сәбәбе нидә? Тел фәнен азмы-күпме өйрәнгән безнең буын аңында әле тел хаталарын тоемлау, барлау системасы бар. Бу очракта хәтергә “калька” дигән төшенчә килеп төшә. Кабатлыйм: хата шуңа нигезсез табыну аркасында килеп чыккан. Белеп торыйк: бу күренешкә тел фәнендә уңай караш та теркәлгән, аннан да бигрәк көндәлек сөйләмебездә дә урынлы кирәге чыгып тора бит.

Бу каршылыкны ничек хәл итәргә – үзенә бер язма темасы. Әлегә бик читкә китмичә шушы кальканың нигезен хасыйл иткән деловой сүзен генә төпченеп алыйк. Урыс теле сүзлекләрендә дә аның төп, беренче итеп күрсәтелгән мәгънәсе “эшчәнлек белән, эш белән бәйле” дип тәгаенләнгән: эш хаты, эш әңгәмәсе; Русча–татарча сүзлектә дә (Казан, 1955, 1т., 229 б.) мәгънә төсмере шушы тәртиптә бирелгән: эш кәгазе, эш турында сөйләшү, эш белән бару, эш буенча очрашу.

Шунысы да кызык: борыңгырак урыс телендә бу сүзнең предметны белдерү төсмере сыйфат белдерү төсмеренә караганда активрак булган. В.Даль сүзлегендә деловой –эшкә (төзелешкә) яраклы төсмеренә мисаллар күбрәк китерелгән. Дельный синонимы да элек активрак кулланылган булса кирәк. Һәрхәлдә ике телне дә төптән уйлап эш иткәндә “деловой”ны саф татарча тәрҗемә итеп, калькага юл куймау мөмкинлеге булган. Гыйбарәне беренче тапкыр тәрҗемә иткәндә хата җибәргән каләмдәшебездән ачы сабак алып, үз вакытында төзәтергә кирәк булган да бит, күрәсең, үзебезгә таләпчәнлек, үҗәтлек, тырышлык җитмәгән; әллә барлык калькаларны да “кара алтын” гыйбарәсенең “якты язмышы” көтә дип уйлап, аларга урынсыз миһербанлык күрсәтәбезме?

Язмабызга кыскача нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Бер мисалдан гына күренгәнчә дә мәгънә = сүз тәңгәллеген хәл иткәндә әлләкүпме сорау килеп туды. Менә шул темага ниятләгән киләсе тәлгәш язмаларына нигез булачак кайбер тезислар гына: – Нәкъ шушы мәгънә-төшенчәгә кайсы сүз соң иң төгәле, иң урынлысы? дигән сорауга җавап ике үзәкле: мәгънә үзәге џәм тел (сүз) үзәге аерылгысыз. Башта мәгънә үзәген ачыклап бетерергә кирәк: ни әйтергә ќыенасың – фикереңнең, аны бербөтен иткән мәгънәләрнең, ягъни предмет, күренешләрнең асылы нидән гыйбарәт? – Конкрет мәгънәле сүз урынына гомуми мәгънәле, хәтта абстракт мәгънәле сүз куллану – аеруча эш-хәлне, хәтта предмет, күренешне бәяләүче сүзләр “томанлы”: сизелерлек нәтиќәләр, матур күрсәткечләр, уңышлы йомгак һ.б.; – Сүзнең мәгънә күләме гомумилектән конкретлыкка яисә, киресенчә, конкретлыктан гомумилеккә үзгәрә бара.

Шушы эзлеклелекне саклый алмау: азык – гомуми, ризык, ашамлык – конкретрак; яисә иген – гомуми, икмәк, ашлык конкретрак; – Телдә сүзләрнең уңай мәгънәлеләргә һәм тискәре мәгънәлеләргә аерылуын истә тотмау. “Сүриядә хәл кискенләшү уңаеннан...”; Фәләннең вафаты уңаеннан...; “Авария нәтиќәсендә шул кадәр кеше үлде...”; – Активлык–пассивлык нисбәтенең бозылуы. Синоним саналган сүзләрнең кайберләре аеруча еш кулланылып, активлашып китә, икенчеләре пассивлаша. Кызганыч ки, мәгънә төгәллеге ягыннан нәкъ менә шул пассивлашкан сүз отышлырак, кулаерак булган булыр иде дә, әмма без аны инде оныта башлаганбыз. “Парлак мизгел” мисалында); – Мәгънә төсмере тоемлап бетерелми; нәкъ тәңгәлен эзләп табу – бик авыр иҗат эшчәнлеге – диңгез төбенә төшеп энҗе бөртеген эзләп табу белән чагыштыралар. Җилкә сүзе урынсыз кулланыла. Ай урагын салып иң башына ди Нәкый Исәнбәт. Гөл белән чәчәк бутала. Халык бутамый: Исмәле җил, туктале җил, өзмә гөлнең чәчәген (Җыр); – Мәгънә=әйтү= язу тәңгәллеге мәсьәләсе һ.б.

Янә дә башка тезислар мәгънә = сүз тәңгәллеге темасын ачыклауда интернетчыларда да кызыксыну уятыр, алар да өстәп бүтәннәрен әйтер, яңа фикер-тәкъдимнәр җиткерер дигән өметтә калабыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 26.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»