|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2010 Җәмгыять
ЗАМАНА КИНОСЫКино ул – экранда җанлы чынбарлыкны чагылдыру сәнгате. Бүгенге кинематографиянең мөмкинлекләре чиксез. Шуңа да карамастан Россия һәм чит ил халкына сәнгать сүзен дәлилләүче мәгънәле фильмнар күрсәтеләме соң? 80 нче елларда халык елый-елый караган һинд киносын гына искә төшерик. Андагы мәхәббәт, дуслык, туганлык темасы тамашачыга җырлар, биюләр аша җиткерелгән. Халык кинотеатрга барып ял итеп кайткан. Ә бүген, ким дигәндә ике йөз сум түләп, рәхәтләнеп карарлык фильмнар бармы? Кызганыч ки, күп очракта кинога бармавың хәерлерәк дияргә туры килә. Анда атыш, шартлау, акырыш, төрле тавышлар колакны ярып керә, көч культы хөкем сөрә. Бүген махсус эффектлар кино сәнгатенең нигезе булып тора. Хәер, яшьләрнең дә күбесенә артык уйландырмый торган сюжетлы, төс, тавыш һәм хәрәкәткә бай булган, фантастика, триллер жанрындагы фильмнар ошый.
Җиңүгә лаекмы?
Соңгы елларда АКШның танылган Оскар кинопремиясе номинацияләрендә җиңү яулаган фильмнарда да басым мәгънә һәм идеологиягә түгел, ә махсус эффектларга ясала, ахрысы. Быел март башында узачак премиянең чираттагы тантанасында төрле номинацияләрдә «Аватар» фильмы җиңү яулар дип фаразлана. Башкалабыз яшьләре берничә ай буе әлеге фильм белән шашты. Ә бездә ул каршылыклы фикерләр тудырды. Сюжеты, безнең карашка, өстән-өстән эшләнгән, мәгънәсе аңлаешсыз, эффектлар чиксез күп кулланылган. Аһ диярлек берни дә юк. Яшьләргә нинди тәрбия бирә соң бу дигән сорау әлеге очракта гомумән урынсыз. Шулай булгач «Аватар» фильмы чынбарлыкны чагылдыручы сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрүгә лаекмы?
Яңа форматка күчәбез
Иң кызыгы шунда – «Аватар» фильмы 3D форматында карарга тәкъдим ителә. Әлеге формат ярдәмендә кино дөньясына тулаем «чумарга» мөмкин. Геройлар янәшәбездәге кешеләр кебек чынбарлыкта катнаша. Махсус стереокүзлекләр ярдәмендә күз алдыбызда күләмле рәсем барлыкка килә һәм кинодагы һәр күренеш безнең яныбызда гына кебек тоела. Әмма белгечләр әлеге форматта кино карау белән артык мавыкмаска куша һәм аның күзләргә нык зарар китерүе турында ассызыклый. Стереокүзлекләр катыргы кысадан һәм төрле төстәге фильтрлардан ясала, шуңа күрә аларда кадрлар ешлыгы арта, ә бу күзләргә нык тәэсир итә, күз нервысын ярсыта. 3D форматында кино карау баш әйләнү, баш авырту, күңел болгануның да сәбәпчесе булырга мөмкин. Шунысы да бар: әгәр кинотеатрда стереокүзлекләр күп тапкыр кулланыла торган булса, алар аша күз инфекцияләре дә йога ала икән.
3D форматы әле күптән түгел генә кулланыла башласа да, аның инде беренче корбаннары билгеле. Күптән түгел «Аватар» фильмының 3D версиясен караганнан соң, 42 яшьлек Тайвань кешесе үлгән. Аның баш миенә кан сауган. Табиб фикеренчә, фильм карау аңа нык тәэсир иткән һәм ярсыткан. Димәк, әлеге формат кешедә чынбарлык иллюзиясе тудырып, кешенең психикасына гына түгел, ә тулаем сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Кытайда бу фильм инде күрсәтелми башлаган, ә 3D форматындагы кинотеатрлар биредә бик аз.
Тик ни өчен безнең илдә моңа каршы чаралар күрелми? Безгә дә корбаннар кирәкме икән? Кеше психикасына һәм сәламәтлегенә зыян китерүче технология ачышлары безнең халыкка нинди файда китерә?
Бездә ничек?
Россия кино сәнгате дә соңгы вакытта фантастикага өстенлек бирә. «Аватар» белән беррәттән дөнья күргән Россия фильмы «Черная молния» беренчесеннән махсус эффектлар буенча күпкә калыша. Безнең карашка, фильм җиңел карала, кызыклы мизгелләре бар, эчтәлеге аңлашыла һәм аны башка жанрда күз алдына да китерүе кыен. Тик үзенчәлекләре белән артык аерылмый.
Киноны караган яшьтәшләребез фикеренчә, фильмның күп кенә өлеше чит ил блокбастерларына яраклаштырылган. Төп каһарман – супер-герой, аның яраткан кызы – беркатлы, гади. Шуңа да фильмның сюжеты «тапталган» сыман.
Бу көннәрдә тагын бер зур премьера булды. Россия режиссеры тамашачыга реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Кандагар» фильмын тәкъдим итте. Фильм бер сулышта карала. Ахыры ни белән тәмамланасы билгеле булгач, кызыгы бераз кими, әлбәттә. Тик геройларның, берничә тапкыр талпынып та, кача алмыйча тоткынлыкта интегүләре кызыксынуны арттыра. Аларның гаиләләрен, якыннарын сагынулары тамашачының күңелен кузгата, әмма кеше психикасына тискәре тәэсир итүче вакыйгалар шактый бу кинода. Үтереш, шартлату, канлы эпизодлар артык нечкә итеп тасвирланган. Хатын-кызга, бигрәк тә булачак әниләргә мондый сискәндергеч моментлар авыр тәэсир итә. Галимнәр фикеренчә, моның карындагы балага да йогынтысы зур икән. Менә ни өчен яшь аналарга классик яки тынычландыргыч лирик музыка тыңларга, бары уңай күренешләргә генә игътибар итәргә киңәш бирәләр. Иң кызганычы – халык инде канлы күренешләргә ияләшкән.
Яшь буын әлеге фильмнар аша тормыш тәҗрибәсе алмый. Безнең өчен хәзерге кино сәнгатендә үрнәк булырлык геройлар аз. Бәлки, сценарист һәм режиссерларга фильм төшергәндә эчтәлеккә, тәрбияви якларга игътибарны арттырырга кирәктер.
Айсылу МӘРДАНОВА, Гүзәл МУЛЛӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|