|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2018 Шоу-бизнес
Азат Абитов операциягә әзерләнә: концертлар өзелергә мөмкин (ФОТО)Җырчы Азат Абитов “Инстаграм” битенә: “Бүтән уйный алмыйм. Йөрәгемнән өзеп бирәм. Кемгә кирәк?” дип, бутсыларын (махсус футбол уйнау өчен аяк киеме) фотога төшереп урнаштырып, күп кенә тамашачыларын куркуга салды. Азат күптән түгел “Акчарлак”ка биргән интервьюсында күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләнүе, хәтта “Рубин” футбол командасына да чакырылуы турында сөйләгән иде. Ләкин 11 класста укыганда тезендәге сеңерләре өзелеп, биш ел уйнамыйча тора ул.
Бу юлы икенче аягы белән шул ук хәл булган.
"Бик нык теләсәм дә хәзер футбол уйный алмыйм, тезем ирек бирми. Алай гына түгел, башка гади күнегүләр дә эшли алмыйм әле. Урынымда сикерсәм, дөрес басмасам да аягым бик каты авырта башлый. Шулай итеп футбол карьерасына нокта куелды. Уйнавымны дәвам итсәм, концертлар өзелергә мөмкин. Менә тиздән аягыма операция ясатырга уйлап торам", - дип әйткән җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|