• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 23 Июнь Римма Никитина
  • Казанда, Авиастрой районындагы Тэцевский урамында 2 булмәле квартира сатыла. Бәясе 1900000. 89172603269 Мунир.
  • Правка дисков от 400 руб. Аргон. Шиномонтаж. 89274847770
  • Авиатөзелеш районы, Лукина урамында (Лукина тукталышында ук) 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Метрога 5 минут. Бәясе 10000. Коммуналь түләүләр шул бәягә кергән.89063258451
  • Казан үзәгендә урнашкан йорттан 1 булмәле фатир тәртипле кешелэргә озак вакытка арендага бирелә. Квартира чиста, жылы, остановкаларга, метрога якын. Бәясе коммуналь хезмәтләрне кертеп 18000 сум. Телефон +79172757475.
  • Биектау районы, Ямаширмә авылында "зааненский" токымлы ак төстәге, бер тапкыр бәтиләгән кәҗә сатыла. Сөте күп, тәмле. 89375996368
  • Совет районыннан 10 көнгә булмә снимать итәм тел.89586285508
  • Автомат коробкалы булган Лада калина (хэтчбек) машинасы сатып алам 8927 2460326
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42

 

 

 
Архив
 
22.01.2018 Дин

Имамнарга хезмәт хакы түләргәме, яки "Мулланың ач-ялангач калганы юк"

Ни гаҗәп, бер гасыр элек тә имамнарга хезмәт хакы түләргәме-юкмы дигән мәсьәлә еш кузгатылган икән. Мәшһүр мөфтиебез Галимҗан Барудиның көндәлеген укыгач, шуңа исем китте (“Хатирә дәфтәре” дигән исем астында әлеге көндәлекне басмага Тарих институты хезмәткәре Айдар Гайнетдинов әзерләгән).

– Соңгы заманнарда яшь муллаларда үзләренә вазыйфа, эш хакы билгеләү фикере бик куәтле. Мөмкинлек табылып, муллаларга хезмәт хакы билгеләнсә, бо­лар­ның халык арасында дәрәҗәләре төшәр. Боларга ялчыга караган күз белән карарлар. Вәгазь һәм нә­сыйхәтләре митинглардагы речь, башка гыйльми җәмгыять­ләрдәге лекция төсен алыр. Мәгълүмат бирер, дини рух бирмәс. Мәчетләрнең мәһабәте, аларда булган тәэсир һәм рух кимер. Муллалар өчен ике яхшы хәл: үзләрен яхшы тотсыннар, чын иманлы, яхшы мөселман булсыннар. Биш вакыт намазда даими булып, кимендә атнага бер мәртәбә вәгазь һәм нәсыйхәт әй­сеннәр. Елына сигез-тугыз ай кадәр балалар укытсыннар. Менә бу муллага һич хезмәт хакы ки­рәкми. Бу мулланың ике өе, аты-сыеры, биш-алты баш сарыгы, ындырында кибәне, сандыгында аз-маз акчасы булачак, ач калачак түгел. Хезмәт хакыннан башка, халыкның үз ихтыяры белән тәр­бия ителгән мулла­ларның йортсыз, мал-туарсыз, ач-ялангач калганы юк, – дип язган анда мөфти хәзрәт.
 
Кыскасы, ихласлыгы кимер, ялланып эшләүче кебек күренер дип, Баруди үз вакытында имамнарга хезмәт хакы билгеләүгә каршы булган. Балалар укытуга аеруча әһәмият биреп, бу изге эшне оештыручыларны мәхәллә халкы тәрбия итәчәгенә ышанган, ә инде сабак бирүне оештыра алмаучы муллаларны ялкау, рухсыз әрәмтамаклар дип бәяләгән ул. Әлеге “Хатирә дәфтәре”нең җа­ваплы мөхәррире булган Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөфәр хәзрәт Галиуллин бу уңайдан нәрсә уйлый соң? “Бүген илебездә башка вәзгыять. Халкыбыз хәзер мә­хәллә булып яшәүне онытты диярлек. Патша заманында татар мәгарифе өчен хөкүмәт бер тиен дә акча чыгармаган. Шул сәбәпле мәктәп-мәдрәсәләребез сәдака хисабына, байларыбыз химая­челегендә көн күргән. Шулай да мин үзем сабак биргән имамнарга хезмәт хакы түләү ягында. Баруди әйтмешли, әгәр мулла ел дәвамында сигез-тугыз ай укыта икән, ул нәрсә хисабынадыр яшәргә тиеш. Грантлар рәве­шендәме, мондый имамнарга акча түләү юлын табарга кирәк”, – дип исәпли ул. Чынлап та, мулла җитмеш төрле һөнәр иясе булса да, дини гыйлем бирү зарурлыгын алга куя, укыта икән, аның башка эшләр белән шөгыль­ләнергә әллә ни вакыты калмый.
 
– Бу – шактый четерекле мәсь­әлә. Әлбәттә, яңа гына мәдрәсә тәмамлап, чит бер авылга имам булып килеп урнашкан яшьләргә хезмәт хакы билгеләнсә, бик яхшы булыр иде. Әгәр кеше бик тырышса, имамчылык белән дә шөгыльләнә, балаларны, өлкән­нәрне дә җыеп укыта ала. Дәүләт дәрәҗәсендә танылган дипломы булса (әйтик, РИУны тәмамласа), мәктәпкә кереп, әхлак нигезләрен укытуына да каршы килмәя­чәкләр. Әгәр имам татар теле белгече булса, гомумән, олы бер табыш. Хәзер мәчетләрдә “Без – татарлар” курслары ачып, анда дин нигезләре, татар теле һәм тарихы буенча өч айлык курслар оештырырга җыенабыз. Анда татар теле һәм тарихы дәресләре укыт­кан­нарга түләү өчен, нәзарәт тарафыннан махсус грант булдырылды. Сирәк булса да, хәзерге вакытта авыл мәктәплә­рендә укытучы, хәтта мәктәп директоры булып эшләп тә, имамлык вазифасын алып баручыларыбыз бар. Ни кызганыч, алар бик аз. Мул­лаларыбызның күбесе – пенсия яшендәге кешеләр. Күпмедер дәрәҗәдә имам вазифасын башкаралар икән, аларга монысы өчен дә рәхмәт! Һәр­берсеннән укытуны таләп итеп булмый. Әле бит бу эшкә сәләт, омтылыш та кирәк, – дип җавап бирде бу уңайдан Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эш­чәнлеге буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җә­ләлетдинов.
 
“Төркиядә имамнар дәүләттән хезмәт хакы алып эшли. Шулай булгач, сездә имамнар дәүләт хез­мәткәре кебек булып чыга түгелме соң? Имамнарыгыз халыктан сә­дака да ала, дәүләт кайгыртуында да яши дип аңларга кирәкме моны?” – дип без үзләрендәге вәзгы­ятьне аңла­туын сорап Казанда байтак еллар яшәүче, тәрҗемәче тө­рек кар­дәшебез Фатих Кутлуга мөрә­җәгать иттек.
 
– Чынлап та, бездә дин дәүләттән аерылган дигән ни­гезләмә юк. Имам беренче чиратта мәчеттә намаз укытуга һәм, үлем-китем булса, җеназа намазы оештыруга җа­ваплы. Бездә Коръән ашлары дигән нәрсәләр юк. Имам никах укыган, ниндидер башка бер дини мәрасим үткәргән өчен халыктан сәдака алырга тиеш түгел. Дөрес, сәдака бирергә теләгән кеше мәчет диварындагы әрҗәләргә акча сала ала. Имамнар имам-хатыйблар лицеенда әзерләнә. Универси­тетларның илаһият факультетын тәмам­лаганнар дин белгечләре булу белән беррәттән имам булып та эшли ала. Теләге булган балалар җәен мәчетләр каршында оештырылган курсларга йө­реп дини гыйлем алырга мөмкин, – дип аңлатты ул.
 
Төркиядә бик күп мәчетләрдә булганым, бизәлешенә, зурлыгына сокланып йөргәнем бар. Дөрес, рәсми булмаган сөйлә­шү­ләрдә өлкән һәм яшь мөсел­ман­нардан мәчетләр, имамнар эш­чән­легеннән бераз канәгать­сезлек сизелде. “Мәчетләрне тоту, имамнарга хезмәт хакы түләп тору дәүләт җилкәсендә булгангамы, дин өлкәсендә бюрократлашу артты, ихласлык кимеде. Шуның нәтиҗәсендәме, бездә бик күп дини җәмәгатьләр бар. Шул ук вакытта зур мәчетләр янында туристларга, акчалата ярдәм итсәгез иде, дип мө­рә­җәгать итеп торулары бер дә бизәми. Мәчет бит ул туристлар өчен түгел, үзебезнең рухи мәнфәгатьләрне кайгырту өчен салына”, – дип уфтанганнарын ишеткәнем бар.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments