|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2010 Медицина
ТЕШ БЕТТЕ – КӨЧ БЕТТЕ9 февральдә күбебез иң курыккан табиблар – стоматологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. SuperJob.ru порталының тикшеренү үзәге уздырган сораштыру буенча, русиялеләрнең 49 %ы түзә алмаслык сызлый башлагач кына теш табибына бара. Аларның күпчелеге моны теш табибыннан курку һәм әлеге хезмәтнең шактый кыйммәт булуы белән аңлата. 31 % кеше тешләренә игътибарлырак, алар стоматологка теш сызлаганда гына түгел, кайчагында тикшеренү өчен дә бара. 20 %ы тешләрен даими – елга бер яки ике тапкыр каратып тора. Андыйлар тешләрне сызлый башлагач кына дәвалау авыррак булуын белә. Русиялеләрнең 23 %ы теш табибыннан курка, 42 %ы азрак кына курку хисе кичерә, 35 %ы бөтенләй курыкмавы турында белдергән. Ә сез теш табибыннан куркасызмы?
Алмаз Хәмзин, артист:
– Хәзер кем иренми, шул стоматология ача. Арада сыйфатсызлары да шактый. Танышларымның шундагы тәҗрибәсез белгечләргә эләгеп интеккәнен беләм. Шәхсән үзем элекке поликлиникаларга гына йөрим. 9 яшьтән теш авыртып җәфаландым. Армиягә китәр алдыннан бик яхшылап дәваладылар. Ул пломбалар әле дә тора.
Кәүсәрия Исламова, укытучы:
– Элекке кебек күңелдә курку юк, чөнки заманча препаратлар белән авырту тоймаячагыбызны беләбез.
9 нчы сыйныфта укыганда укол да кадатмыйча теш алдырганны хәтерлим. Гомумән, элек еш теш алдырдым. Ул вакытта хәзерге кебек стоматология алга китсә, шактый тешем исән булыр иде.
Теш сызлый башласа, түзәрмен димә. Шуңа күрә аларга карата игътибарлы булу мөһим. Мин, мәсәлән, тешемне шалфей, ромашка төнәтмәсе белән еш чайкыйм. Ул авыз куышлыгындагы, теш арасындагы микробларны үтерә. С витаминына бай ризыклар (укроп, яшел суган), сөт продуктлары, карабодай тешләрне ныгыта.
Разиф Шакиров, пенсионер:
– 65 яшемә җитеп, беркайчан да теш табибына мөрәҗәгать иткәнем юк. Аллага шөкер, 32 тешем дә сәламәт. Теш сызлау, теш ямату – минем өчен ят нәрсә. Рәхәтләнеп чикләвек ватам, сөякле ит кимерәм. Моны күреп хатыным Илүзә “тешләрең тимердәндер”, ди. Күрәсең, аларны Ходай шундый итеп яраткан. Кеше кебек иртә-кич чистартканым да булмады.
Алмаз Хәкимуллин, “Таланид” стоматология үзәге директоры:
– Хәзер теш табибына барудан курку бетеп килә. Чөнки уңайлы шартлардагы яхшы клиникада заманча җиһазлар белән бернинди авыртусыз тешне дәвалыйлар. Әйтик, бездә, мәсәлән, бинага үтүгә талгын музыка ишетелә. Хезмәткәрләр авыру белән яхшы мөгамәләдә. Ул үзенең хастаханәдә икәнен дә онытырга мөмкин. Элек теш яматканда хәтта баш селкенә иде. Авырту сизелмәсен өчен новокаинны 5 миллилитр куллансак, бүген заманча препаратны ярты миллилитр кертү дә җитә.
Тешләрне саклаганда гына алар матур һәм сәламәт була. Елга ике тапкыр теш табибына күренү бөтен кешегә дә мәҗбүри. Иң мөһиме – кальцийга бай ризыклар (эремчектән дә яхшысы юк) ашарга кирәк. Шулай ук балык, яшелчә дә тешләр өчен бик файдалы. Кайберәүләр, тешем ак төстә булсын дип, көнгә әллә ничә тапкыр чистарта. Бу дөрес түгел. Иң күбе ике тапкыр рөхсәт ителә. Халык төрле “кола” эчәргә ярата. Ул тешләр өчен бик зыянлы. Салкыннан кергәч, шунда ук кайнар чәй эчәргә ашыкмагыз. Ул эмальне чатнатырга мөмкин. Теш авыртканда табибка мөрәҗәгать итәргә куркып, андагы инфекцияләрне арттырасыз гына. Соңыннан организмда башка авырулар килеп чыга.
Мәхмүт Шәрәфетдин, Шамил мәчете имам-хатибы:
– Теш табибына барганда балачактан калган шүрләү бар. Ике ай элек тә теш алдырганда шундый хисләр кичердем. Әлеге өлкә табибларына еш мөрәҗәгать итмим. Һәр намаз алдыннан тешне юу да аларны сәламәт итәдер дип уйлыйм.
|
Иң күп укылган
|