|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2018 Фаҗига
Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән (ВИДЕО)Кичә Татарстанда Казан – Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән.
Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән “Лада Приора” йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм “Ниссан Кашкай” машинасына “маңгайга-маңгай” бәрелә, шуннан соң 14 нче модель “Лада” белән бәрелешә.
Ә “Лада Приора”га Казанга таба бара торган “Хендэ Солярис” һәм 14 нче модель “Лада” бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәте ала, ә “Лада Приора”ның йөртүчесе белән пассажиры урында ук вафат була.
--- |
Иң күп укылган
|