• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 24 Февраль Алсу Гайнуллина
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

22.01.2018 Юмор

“Мин җен белән күзгә-күз очраштым”

Юк-барга ышанмыйм мин. Күз алдымда яткан әйберне дә тотып-иснәп карый торган начар гадәтем бар. Төшләргә өлешчә ышансам да, йолдызнамәләргә көлеп кенә карыйм. Беркөнне көндәлек эшләрне бетергәч, укылып бетмәгән газетаны алып утырдым һәм йолдызнамәгә күзем төште.

Артык бирелми генә “балыклар”ны ни көткәнен укып чыктым. Тукта-тукта, мине бүген шулкадәр шатлык көтә микәнни?! Ярты көн үтте бит инде. Хәер, монда вәгъдә ителгән бәхет-шатлык, чамалап тотсаң, өч-дүрт елга җитәрлек. Оныкларны ияртеп, күрше Ташлыяр авылында яшәүче балалар төшәсе, кунак киләсе иде. Ике улыбыз мунча яга, Нурислам да шул тирәдә чуала. Мин килен һәм ике ай ярымлык онык белән өйдә. Ике бәлешкә җитәрлек эчлек әзерләп маташам, олы табак тулы итле бәрәңгене суган, борыч өстәп болгатам. Алданрак төшкән 3 яшьлек оныгым мине карап тора.
 
– Әби, син нишлисең, ник болгатасың аларны?
 
– Тәмле булсын өчен, улым.
 
Әби, ник син салатка бөтен нәрсәне тутырдың?
 
– Матур булсын өчен, улым. Кара әле, яшел, кызыл, ак төсләрне бергә кушкач тагын да матуррак, шулаймы?
 
– Әйе.
 
Кечкенә оныкны мунчада марганцовкалы суда коендырабыз. Марганцовка аптекада рецепт белән генә сатыла, шуңа аны сакчыл тотарга тырышабыз. Кечкенә шампунь савытына бик куе итеп ясап куябыз да, ваннага тамчылап кына салабыз. Бу юлы да шулай ясадым да, савытны микроволновка өстенә куеп, киенергә дип залга уздым. Оныгымның чиксез куаныч белән: “Әби!” – дигәненә йөгереп кухняга керсәм, андагы галәмәтне күреп, катып калдым. Данияр урындыкка баскан, кулында – марганцовкалы шампунь шешәсе һәм ул ачык.
 
Бәлеш эчлеге, өч-дүрт төрдәге салат салынган кечкенә табаклар кып-кызыл марганцовка белән “бизәлгән”. Куанычы эченә сыймаган Даниярым: “Әби, әби, шәпме?” – дип балкып, кызыл-көрән-шәмәхә төскә кергән кулларын чәбәкли. Теле җүнләп ачылмый әле, шулай да теләгәнен шәп аңлата. Кинәт чатнап кипкән авызымда телемне көчкә әйләндереп: “Шәп, улым! Мактап туя алмас инде әбиеңне бабаң белән абыйларың, кил әле кулларыңны юып сөртик”, – дип, җайлап-көйләп көч-хәл белән залга озаттым. “Булышам, әби, арысаң”, – дигән була, җимешкәем.
 
Ходай рәхмәте, моны бит мал-туарга да биреп булмый – моның кадәр марганцовка белән агуланачаклар. Тиз генә чиләккә бушатып (зур чиләк өеп тулды), тирескә чыгарып түктем. Менә сиңа уңыш-бәхет тулы көн! Ярый әле салат ясарга җитәрлек кыяр-помидор, колбаса, балык, бәрәңге, чөгендер калган. Тиз-тиз янәдән әзерли башладым, бәхеткә, вакыт җитәрлек әле. Шулпаны карыйм дисәм, кәстрүлдә үгез ите. Ашка итне киленем салган иде. “Үрдәккә өстәп тавык ите салырсың”, – дигән идем, ишетмәгән, күрәсең.
 
– Альбина, ашка кеше ите салгансың, – дидем. Күзләре урыныннан купкан, ап-ак булган киленем, чинап диярлек:
 
– Нәрсә-ә-ә?! Нинди кеше ите, әни, кемне?.. – дип, сүзен әйтеп бетерә алмады, шапылдап, караваттагы мендәрләр өстенә авып төште.
 
Эш шунда: кияү белән олы кызым Ландыш үгезләрен суйганда көннәр җылы иде, итләре суыткычларына сыймагач, бер өлешен безнекенә тутырганнар иде, килен итне шуннан алып салган. Мин “кеше итен” салгансың дигәнне сабый яшеннән чыкмаган 19 яшьлек киленем туп-туры мәгънәсендә аңлаган. Тиз генә нашатырь иснәтеп, кеше рәтенә кертеп, ит мәсьәләсен ачыклаган арада, килен өчен куркып йөрәгем чәнчешә, күз алдымда аллы-гөлле “яңгыр” ява башлады. Киленнең томан аша: “Әни, әни, нәрсә булды?! Равил! Абый! Әти! Әни үлә!” – дип илергәне ишетелде. Көч-хәл белән: “Үлмим, дару бир”, – дидем. Тел астына нитроглицерин салгач, азрак хәл керде. “Моннан ары җөмләне кыскартмыйча сөйләшәм!” – дип үз-үземә ничә мәртәбәләр ант иткәнем бар. Юк, һаман онытылам. “Апаңнарның безгә сакларга куеп торган итләрен алгансың икән”, – дип әйтергә иренеп, ике сүз белән ике кеше үтерә яздым. Әле дә ирләр белми калды. Шулай да Альбина үзенең бүген “кеше ите” белән аш пешерүен сөйләп, өйдәгеләрнең эчләрен катырды көлдереп.
 
Йолдызнамәдәге мине көткән бәхет-шатлыклар әле шактый иде, котым чыгып кичне көттем. Мунчада иң элек оныкларны юындырып чыгарам. Даниярым күбекле ваннада озаклап юганны, ә ике айлык Гаязым имән себеркесе белән чабындырганны ярата. Кыскасы, мунчада баш шактый әйләнә.
 
Мунча ишеге төбендә, көлүдән чак тыелып, аптыраудан күзләрен тутырып карап торган киленемә:
 
– Нәрсә булды тагын? – дидем.
 
– Әни, мин: “Балалар бетте, әти керсенме, әллә ул син ял иткәч кенә кереп, хәзергә Равил белән мин керимме?” – дип сораган идем, син: “Әйдә, керегез, берьюлы юындырып чыгарырмын дидең”, – дип, инде мине хәйран калдырды.
 
– Әстәгъфирулла, тәүбә! – мин әйтәм. – Ишетеп бетермәгәнмендер, кунакларның балаларын күздә тотып әйтүем иде.
 
Көлүдән тыела алмыйча сыгылып төшкән килен:
 
– Әни, алтысын юындырдык, шуларның дүртесен чаптык, өчесен марганцовка белән коендырдык, калганнары керми, – диде дә, чыгып чапты. Беләм инде хәзер чираттагы мәзәкне кунакларга сөйләячәк! Бар икән күрәселәр! Сәгать ничәләр икән соң инде? Стенадагы ак простыняны алдым да, бакча ягына чыгып яңа яуган кар белән тәнемне ышкый башладым. Рәхәт! Шактый юандым. Простыняга уранып кире керсәм, кирәк бит, өйалдындагы лампочка янып чыккан. Нурислам кергән икән инде, тамак кыра-кыра чабына, ярар чабынсын, хәл алыйм әле дип, алгы яктагы караватка сузылып яттым. Ята торгач оеп киткәнмен, мунча ишеге ачылган тавышка торып утырдым. Нурислам юынып чыгып килә. Ишектән миңа яктылык төште. Торып басып: “Юынып беттеңмени?” – дип әйтеп өлгермәдем, Нурислам, әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып кычкырып, кире эчкә атылды.
 
Нинди көн булды соң бу?! Эчкә керсәм, Нурислам ләүкәгә менеп атланган.
 
– Нишлисең анда, төш, – мин әйтәм.
 
– С-с-синме бу?!.
 
– Юк, мин түгел, Әгерҗе ишаны! – дим, ачуым килеп.
 
– Мин бит җеннәр йөри торган вакыт җитте, дип уйлап чыгып килә идем, алдыңда ак кәфенгә төренгән, чәчләре тузган нәрсә күрсәң, син ни уйлар идең икән? – диде бу.
 
– Кеше мунчасында вакытлы-вакытсыз йөргәне өчен типкәләп мич ташына атар идем, – мин әйтәм.
 
Шаклар катып уйлыйм: инде оныкларыбыз җитеп килә, олысына 14 яшь, ә бу сакаллы сабый җеннәр барлыгына әле һаман ышана микән? Югыйсә, мин стажлы җен эзләүче бит инде, ничә ел казынам шул мәсьәләдә. Үзе: “Нинди җен булсын, юк сүз бит ул!” – дип әйтеп тора, ә үзе... Менә ышан син аның сүзенә! Хәзер: “Мин җен белән күзгә-күз очраштым”, – дип сөйләсә, үзен тулысынча хаклы сизәчәк, чөнки алдында җен басып торуына чын күңелдән, бөтен барлыгы белән ышанды бит ул. “Миләүшә, минем җен теләсә-кем кыяфәтенә керә ала икән дип ишеткәнем бар иде, сине яктыда күргәч тә җен түгел микән дип шикләндем әле”, – дип тора. Аты-юлы белән сүгенүдән чак тыелып: “Җен булсам, яңадан Миләүшә кыяфәтенә кермәс идем әле, ә Матвиенкога әверелеп, Думага тәртип урнаштырырга барып кайтыр идем, бер атна миңа тулысы белән җитәр иде”, – дип чыгып киттем.
 
Төнге бердә таралыштык. Ярый әле “йолдызнамәдән” ишелеп төшәсе бәхет-шатлык шул бер көн өчен генә язылган иде. Чын-чынлап тулыканлы галәмәт көн булды ул. Ә нигә, өй тулы онык-балалар, кунаклар – бәхет-шатлык түгелмени?! Оныкларыңны мунча кертүдән дә зур бәхет була аламы? Оныгың белән бергә салат-бәлеш хәзерләү шатлык түгелме? Шушы яшенә җитеп беркатлы чиста күңелен, сабыйлыгын саклап калган иреңнең янәшәдә булуы бәхет түгелме? Һәр сүзеңне чынга алып, ихластан ышанып, яныңда “әни” дип бөтерелгән киленең булу бәхет түгелме? Җайсыз сүзеңне, яшеңне гаепкә алмыйча, чын күңелдән мәзәк дип кабул итеп, рәхәтләнеп күтәреп алган балаларың яныңда булу да зур бәхет.
 
Йолдызнамә дөресен әйтәдерме, белмим, тик шуңа ышанам – алдагы гомеремдә бәхет-шатлыкларым бик күп булачак, чөнки мин шулай телим. Чын күңелдән теләгән теләк кабул була, дия иде әнием.
 
 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.01.2018
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments