• 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 24 Февраль Алсу Гайнуллина
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Бер булмэле квартира 1млн.800ка кадэр сатып алырга телим. Тел. 89093621287
  • Казань. Продается трехкомнатная квартира в кирпичном доме в 7 мин ходьбы от ст метро Яшлек. 2/10, 95кв м, кухня 16кв.м, дом 2003 года. Чистая продажа. Тел. 8(950)321-73-45
  • Казанда Братьев Касивых 22/7 урамында урнашкан общижитиядэн булмэгэ яшэргэ кеше кертэм. Булмэдэ холодильник, микроволновая печь, мультиварка, чэйник, диван, кресло бар. Куршелэр эйбэт. Метрога, остановка якын 89274031912
  • Дербышки да булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэягэ коммуналка кергэн. Тел:89534010031

 

 
Архив
 

               

14.02.2010 Җәмгыять

400 МИЛЛИОН ТҮГЕЛ 4 МЕҢ ДӘ ҖИТӘР ИДЕ

Бүгенге көнгә чаклы Татарстан президенты Шәймиевнең абруе, аның башына нәрсә киюенә бәйле, башкаларның да шуны мода итеп алуларына чаклы үлчәнде. Президент янә яңа башлангыч белән чыкты – Болгар шәһәре туристларны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә торгызылачак. Моның кирәклегенә Татарстан халкы арасында шикләнүчеләр аздыр. Әмма Татарстанның, татар халкының абруен күтәрәчәк әлеге матур үрнәк башкалар, бигрәк тә район хакимияте җитәкчеләре тарафыннан күтәреп алынырмы? Президентка теләктәшлек күрсәтеп, үз халкына ярдәм итүчеләр табылырмы?

Халкыбыз тарихына бәйле Татарстан җирлегендә Болгардан тыш та 200гә якын борынгы шәһәр бар. Аларның сакланыш хәле Болгарныкыннан күпкә авыррак. Күбесен саклап калу түгел, урынында табу да мөмкин түгел инде... Әмма алар арасында тарихы Болгар шәһәре югарылыгында булучылары да юк түгел. Шундыйлар рәтенә Биләр, Суар, Җүкәтау, Борынгы Чаллы, Арча, Эчке Казан һәм башка дистәләрчә шәһәрләрне кертеп була. Әмма аларның борынгы шәһәрләр икәнен белдерүче игълан такталары да юк. Ә моның өчен 400 миллион түгел, 4 мең дә җитәр иде...

 

Әйтергә теләгән фикерем шул – Татарстан президентының үрнәген башка җитәкчеләр дә өлге итеп алсын иде. Аларның да китәсе бар... Соңрак аклануы да авыр булачак, мөмкинчелекләр күпкә кимиячәк бит.

 

Кемнең кем икәнлеге дә шунда күренер иде.

 

Арча

Биләр

Болгар

Риваятьләргә әверелгән Балымәр шәһәрлеге

Борынгы Чаллы шәһәренең торгызыла башлап, ташланган  кирмән капкасы

Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (35977) / 15.02.2010 17:48:50

Хикмәт нидә икән?
Азиатлык шул микән?
Бу сорау бик борчый.

№11 (35874) / 14.02.2010 21:03:17

Шөпшә, туган. Минем архивта "кара" археологлар, тарихи һәйкәлләрне җимерү, тарихи табылдыклар белән кәсеп итүчеләр белән көрәшкә бәйле... бер пачка отписка ята. Алар арасында президент аппаратыннан, Дәүләт музееннан, Эчке эшләр идарәсеннән, Тарих институтыннан, Мәдәният министрлыгыннан, Кабминнан, Мәскәүдән... килгәннәре дә бихисап. Бу турыда әллә ничә тапкыр язып, документаль китаплар да чыгардым инде.
Мактану да, төшенкелеккә бирелүдә түгел... Нинди илдә, кемнәр арасында яшәп ятуыбыз турында тагын бер кат искәртергә теләвем генә иде...

№10 (35871) / 14.02.2010 20:48:12

Снайпер колхозлар юк ич инде күптән. Эшләрлек кешеләр китеп бетте дияргә була.Күтәрелмәс шул хәзер авыллар. ышаныч әз.

№9 (35870) / 14.02.2010 20:42:45

Нурулла Гарифка.
Тарихи тыюлыклар, аларда килеп, теләсә ничек казынучылар,
бәясез тарихи истәлекләрнең «кара базар» га китеп югалуы хакында укыганым бар иде!
Ни өчен без шулхәтле мескен икән? Кайсы җирләрдә , кемнәргә үз сүзебезне җиткерергә тиешбез?! Тарих институты кая карый?
Ник тыюлыклар , аларны саклау, торгызу эшләре белән даими шөгыльләнү юк икән яисә түбән дәрәҗәдә ?!…Хәер, М.Шәймиев бәлки ярдәмгә килер, Болгар тарихи истәлекләрен торгызу хакында карарлар кабул ителде бугай, акча да бирелгән яисә биреләчәк,
имеш…Бәлки хат белән М.Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргәдер, аңа «исемле» шәхесләребез кул куйса, хат игътибарсыз калмасые дигән өмет бар.

№8 (35869) / 14.02.2010 20:40:01

Таралып беткән колхозларны кем торгызыр микән? Ул акчага күпме колхозны торгызып күпме авыл кешесен эшле итәргә булыр иде.

№7 (35868) / 14.02.2010 20:32:44

Сез нәрсә инде дуслар,тарихны күтәрсәгез бүтәннәрнең тарихын сызып ташламакчы буласызмы.Б у бит ай яй яй.Ә акчалата булышсак та ,минем куйган акчаның тиешле урнына бармавы икенче каршылык уята.Акча җәлләү түгел,тарихыбызны бер көн югалту 100 елга кире чигерә.

№6 (35864) / 14.02.2010 19:41:43

Гаеп бездә булган. Төзәттек.

№5 (35863) / 14.02.2010 19:29:36

Укучы, тагын мин әле бу. Матбугат ру.га җибәргән хатымны тикшереп караган идем, анда да "киеүенә" дип, мин теләгәнчә язылган. Ялгыш миннән соң киткән... бәлкем төзәтерләр. Матбугат ру.га рәхмәтән башка сүзем юк.

Шөпшә, туган, (дип әйтимме инде), игътибарың өчен рәхмәт - "«тарих фонды» өчен аерым счет ачаргадыр бәлки?!" - дигәннән - Бездә Болгар фонды төзелгән иде..., заманында акча туплау өчен лоторей уйнаткан чаклар да булды...
Бездә акча күп, әмма шул акчаны кирәк җиргә (татарның абруен күтәрү, милли үсешенә ярдәм итү өчен) тота белүчеләре генә булмады... Шул исәптән югары катлам түрәләре тарафыннан да!
Соң булса да, уң булсын да, ахыры хәерле булсын инде!

№4 (35862) / 14.02.2010 19:02:21

Укучы, гафу... ничек шулай килеп чыккан, аңламый калдым "килүенә" түгел - "киюүенә" дип укырга кирәк...

№3 (35861) / 14.02.2010 18:40:18

Бу язма бик вакытлы - тарихыбыз аяк астында, хәлләре мөшкел.
Тәкъдим – «тарих фонды» өчен аерым счет ачаргадыр бәлки?!
Тарихыбызга битараф булмаган һәркем аз-маз ярдәм күрсәтә
алыр иде минемчә. Эшне тарихи урыннарны билгеләгән
күрсәткеч такталардан башласак, кем белә…тора-бара җитди
эшләргә күчәрлек сумма туплануы ихтимал. Ни диярсез, Нурулла
әфәнде? Бәлки, счет ачып, Сезнең күзәтү астында әлеге изге эшкә
керешергәдер? Счет ачып, игълан итәргәдер? Эшләнгән эшләр
хакында елга 1 тапкыр булса да, СМИда мәгълүмат бирергәдер?

№2 (35853) / 14.02.2010 17:26:54

Да малай чынлап та.

Шәймиев кушмыйча бер нәрсәгә тотынмадылар дияргә генәдер?

№1 (35851) / 14.02.2010 17:20:39

\"Бүгенге көнгә чаклы Татарстан президенты Шәймиевнең абруе, аның башына нәрсә килүенә бәйле, башкаларның да шуны мода итеп алуларына чаклы үлчәнде.\"

Чыннан да Н.Гариф язганмы бу жомлэне? Бигрэк унышсыз чыккан.

Аннан килеп район гылавалары китэргэ бик атлыгып тормыйлар эле.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR