|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2018 Җәмгыять
"Редакция ишегеннән менә Рәсүлә апа Камалова килеп керер кебек"Гомер буе укытучы булып эшләгән мәгариф ветераны. Республикабызның бик күп газета-журналлары хәбәрчесе Рәсүлә Габбас кызы Камалованың югалуы турында "Матбугат.ру" редакциясенә Фирая ханым Ганиуллина хәбәр иткән иде. Кызганыч, һаман табылмаган. Хезмәттәше Фирая Ганиуллина: - Редакция ишегеннән менә Рәсүлә апа Камалова килеп керер кебек. Хәзер, хәзер керәчәк ул: «Хәлләрегез ничек!» – диячәк! Көттерде, икенче айга китте инде ул юк. Шуннан аны эзли башладык. Баксаң, ул бөтенләй югалган икән.
Ишетми дә. Мин аңа нәрсәдер әйтәм – ул ишетми. Кычкырганым юк. Кәгазь битенә язам. Ул укый, шулай аңлаша идек. “Рәнҗемә, Фирая”,- дип рәхмәт әйтеп чыгып китә иде ул.
Рәсүлә Камалова 1944 елның 13нче июлендә Мамадыш районының Шәмәк авылында туган. .
Соңгы елларда Мамадышның Юлчылар поселогында яшәде. Күршеләре сүзләренә караганда, узган елның 6нчы декабрендә иртәнге 6.00 сәгатьтә колак аппараты алырга дип Яр Чаллы шәһәренә киткән. Шуннан бирле хәбәре юк.
Белсәгез, күрсәгез, "Матбугат.ру"га хәбәр итегез, зинһар!
--- |
Иң күп укылган
|