поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2018 Язмыш

Улын мәңгегә югалткан атаның баласына атап язылган ХАТЫ

Вакыт үткән саен кайгы-хәсрәт-югалту ачысы, юксыну сагышы кими диләр, дөрес түгел икән. Син арабыздан киткәнгә 6 ел булды, улым. Ә без синсез яшәүнең авырлыгын, кайгыбызның тирәнлеген көннән-көн ныграк тоябыз, чөнки вакыт узган саен синең инде беркайчан да кире кайтмаячагыңны ныграк аңлыйбыз.

Синең бу якты дөньяда булмавыңа йөрәк көннән-көн ныграк телгәләнә, күңел көннән-көн ныграк әрни... Синең юклыкка барыбер ышанасы килми. Син булмагач, өй сагыш белән тулы, син исән чакта шау-гөр килеп торган бүлмәләр бушап калды. Эчкерсез, саф көлүең бер җирдә дә яңгырамый хәзер...

Бүлмәң һаман да син исән чактагы кебек үк, анда бер нәрсәне дә үзгәртәсебез килми. Йоклаган караватың, эш өстәлләрең – барысы да үз урыннарында. Кигән киемнәрең үтүкләп куелган, документларың да үз урынында. Сине хәтерләткән барлык әйберләрне саклыйбыз, барысы да сине көтә! Ишекне ачып керерсең дә: “Бу – мин!” – диярсең кебек.
 
Башта һаман төрле уйлар: “Тегесен эшләсәм, улым исән булыр иде, монысын эшләсәм исән булыр иде...” Кая гына барсам да синең белән бергә булган җирләрне күрүгә, йөрәкләрем актарыла. “Әле кайчан гына биредә улым белән бергә йөргән идек бит”, – дип өзгәләнәм...
 
Чын дусларың һәм чын туганнарың сине онытмыйлар. Арабыздан киткәнеңә алты ел узса да, дусларың Руслан белән Альберт яныңа еш кайтырга тырышалар. Туган көнеңдә һәм һәлак булган көнеңдә каберең янында булалар.
 
Социаль челтәрдә башта синең 120ләп дустың бар иде, хәзер 90лап кеше калган. Сине онытучылар арасында дусларың да, туганнарың да, танышларың да бар. Мин алар белән бөтенләй аралашмаска тырышам.
 
Улым! Хәтерлисеңме, синең белән туганнан туган сеңлең Мәдинәнең туена кайткан идек. Тәнәфес вакытында арттан килеп җилкәмнән кочып алдың да: “Әтием! Сиңа бу туй ошыймы? Миңа бик ошый!” – дидең. Шул мизгелләрне кире кайтару өчен бу дөньядагы барлык байлыгымны бирер идем.
 
Мәдинә сеңлең дә сине бик сагына, авыр вакытларында: “Фәрит абыем исән булса, мине аңлар иде, миңа булышыр иде”, – дип яза.
 
Әниең белән минем күңелдән бер генә минутка да чыгып тормыйсың. Һәр иртәбез: “Фәритне төштә күрмәдеңме?” – дигән сораудан башлана. “Төшебезгә керсәң иде”, – дип йокларга ятабыз. Син төшкә кергәч, шундый рәхәт була, тик ул мизгелләр бик кыска шул, аннан “улым юк бит инде” дип сискәнеп уянып китәм.
 
Исеңдәме, улым, синең белән бәйрәм саен кызыл балык ала идек, икебез еш кына пешерелгән креветка, кипкән балык ашарга ярата идек. Сине югалтканнан бирле минем инде аларны алганым юк. “Их, Фәрит исән булса, бергә ашар идек”, – дип, диңгез ризыклары сатыла торган рәтләрне әйләнеп үтәм.
 
Апаңның улы Руслан безнең яндагы мәктәптә укый. Хәзер бишенче сыйныфта инде. Атна буе бездә торып укый, ул күңелгә бераз юаныч бирә. Апаң эшеннән бик соң кайта, шуңа күрә Русланны карау, дәресләрен тикшерү күбрәк безнең өстә. “Абыем иң яраткан кешем иде”, – дип һаман сине сагына.
 
Бераз буш вакыт булуга, Казаннан Кукмарага – синең янга ашыгабыз. Казанда булсак, син безне Кукмарада көтәсеңдер кебек тоела. Кукмарага кайтып сине күрә алмагач, Казанда көтәсеңдер кебек... Әниең: “Казанда вакытта – Кукмарага, Кукмарага кайтсаң, Казанга ашкынасың”, – ди. Йөрәк һаман да сине эзли, күңелемнән һәрвакыт синең белән сөйләшеп йөрим. Каберең янында сиңа барысын да сөйлим, исән чагыңда синең белән сөйләшкән кебек, хәзер дә синең белән сөйләшәм. Сине ничек яратуымны, сагынуымны белсәң иде, балам! Әйткән сүзләрең, ихлас көлүләрең колагымда һаман яңгырый. Синең кебек эчкерсез, саф көлү белән берәү дә көлми кебек. Синең кебек озын, туры, коеп куелгандай гәүдә берәүдә дә юк кебек.
 
Хәтерлисеңме, улым, матур гәүдәле булгач, сине “Модельлек агентлыгы”на эшкә чакырганнар иде. Син, шуңа ачуың килеп: “Нәрсә, мин аларга зәңгәрме әллә?!” – дип, тузгып кайткан идең.
 
Күңелдә тирән сагыш, әрнү хисләре... Үзем дә сизми калам, иреннәрем: “Нишләп болай булды соң, улым, син безгә бик кирәк идең бит, синнән башка ничек яшәргә соң?” – дип пышылдыйлар.
 
Кукмарадан Казанга кайткач, синең бүлмә тәрәзәсендә ут янадыр кебек, күтәрелеп шунда карыйм.
 
Синең якын дустың, Казан дәүләт университетындагы курсташың Альфред та юк инде. Синең белән университетны тәмамлаганнан соң аспирантурада укыган, аннан тагын бер югары белем алган иде. Суга төшкән кебек юк булды... Шундый тырыш, акыллы егет иде, урыны җәннәттә булсын инде.
 
Дустың Русланның балалары туды, һаман да шул эшендә эшли. Альберт дустың һаман да өйләнмәде әле.
 
Улың Равил белән һәрвакыт аралашып торабыз. Ул да гел сине сагынып искә ала. Беркөнне әниеңә: “Әби, мин әтинең тавышын оныттым, шуны ишетәсем килә”, – дигәч, әниең аңа синең тавышың язылган дискны бирде. Ул: “Бабай, быел авылда озаграк торырбыз әле”, – дип, җәй җиткәнне көтә. Синең яныңа кайткач үзе генә калып, сиңа хәлләрен сөйли. Аннан: “Мин әти белән сөйләштем”, – ди.
 
Икеләнеп торган чакларында: “Бабай, минем урында булса әти нишләр иде икән?” – дип сорый. Аңа 13 яшь, 7нче сыйныфта укый бит инде, барысын да аңлый.
 
Улым, быел Кәркәвеч белән Салтык-Ерыклы арасына асфальт юл салдылар, шундый әйбәт булды, магистраль юл кебек. Алла боерса синең янга кайтып йөрергә уңайлырак булыр.
 
Улым, син шундый киң күңелле, юмарт бала идең, хәтереңдәме, Казанга күчеп кайткач: “Нишләп без ике генә бала булдык икән? Күбрәк булсак нинди күңелле булыр иде!” – дип офтана идең. “Күп булсагыз барыгызны да укытып, кеше итеп булмас иде”, – дигәнемә: “Булганы барыбызга да җитәр иде әле”, – дигән идең...
 
Нишләп күбрәк бала булмады икән дип үзем дә хәзер бик үкенәм, балам. Бәлки язмыш икенче төрле булыр иде, бәлки син исән булыр идең... яратсам да, саклый алмадым.
 
Басылмасмы сагышым дип,
 
Көтеп алам язларны.
 
Бирә алмадым сиңа, балам,
 
Йөрәктәге назларны...
 
 
Балам, син һәрвакыт
 
күз алдымда,
 
Китмисең һич уйлардан.
 
Эзлим сине урамнардан,
 
Эзлим сине юллардан...
 
Улым-бәгърем, син безгә бик кирәк идең. Сине ничек тә сакларга, якларга тырыштым, әмма, кичер мине, ничек кенә яратсам да, саклый алмадым... Исән булсаң, бу елның 24 мартында сиңа 35 яшь тулган булыр иде.
 
Әти кеше буларак сиңа эчкерсез, риясыз мәхәббәтемне аңлатып бетерә алмадым. Әлеге язган юлларым сиңа изге дога булып барсын иде.
 
Сине өзелеп сагынып, әтиең КАМИЛ.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.01.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»