• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла.тел.8-987-414-88-75
  • Сдается на аренду 2-х комнатная квартира на ул. Чуйкова - Казань на семью из 3-ч человек или 2-м девушкам. Собственник.Цена договорная. тел.89376270107
  • Казан, Киров районы, Салават куперендэ 1 булмэле фатирга бергэ яшэргэ кыз эзлим.Начар гадәтләре булмаган, вакыттында туләп баручы, чиста, пөхтә, уз артыннан җыя белуче, тәрбияле булсын. Риелторлар борчымагыз!89534828288
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.

 

 

 
Архив
 
19.01.2018 Милләт

«Татарстанга авыр сүз әйттермәячәкмен!»

Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә озак тормый, ди грузин халкы. Егерме ел элек Грузиядән Казанга килеп төпләнгән Нугзар Цхондия һәм Нана Белкания гаиләсе дә эчкерсез мәхәббәт ярдәмендә сәгадәткә күмелеп яши. Алар өчен бу хис ир-хатын арасындагы гыйшыклык кына түгел, ә тормышны, туган җирне, телне, кешеләрне һ.б. ярату һәм хөрмәт итү дә.

          Беренче карашка ук Нугзар әфән­денең зыялылыгы, хатын-кыз­га булган хөрмәте игътибарны җәлеп итсә, Нана ханымның, Кавказ халыклары хатын-кызла­рына хас чибәрлегеннән бигрәк, мөлаемлыгы һәм ачыклыгына со­кланасың. Әйтерсең, аның тәнендә­ге һәр күзәнәктән яшәү энергиясе, тирә-юньне ярату хисе ташый. Әллә шуңа, үзләре турында да күбрәк ул сөйләде. Алар Казанга, бирегә укыр­га килеп, төпләнеп калган туганнары чакыруы буенча күченә. Бу Абхазия белән Грузия арасында сугыш дөр­ләгән чор була. Дөнья тынычлангач, кайтып китәчәкбез дигән ният белән аяк басалар безнең якларга. Ләкин күпме генә талпынсалар да, мәркә­зебездән һич аерыла алмыйлар әле. «Баштагы мәлне кая килеп эләктем дип, төннәр буе елап чыга идем, – дип хәтер йомгагын сүтә Нана ха­ным. – Туганнарда яшибез, урысча юньле-рәтле белмибез. Соңрак биш елдан артык бер фатирдан икен­чесенә күченеп йөрдек. Мондагы грузиннарга рәхмәт, ярдәмнәрен­нән ташламадылар». Ул авырлы­клар күптән артта калган, граждан­лык та алынган, торак, эш мәсьәләсе дә хәл ителгән. Нана ханым Татар­стан халыклары «Дуслык» йортын­да якшәмбе мәктәбендә грузин теле укыта, ире – эшкуар. Кызлары Нино белән уллары Георги икесе дә Русия гадел хөкем (правосудие) академия­сен тәмамлаган. Диплом алгач, Нино яшәргә Тбилисига күченсә, Георги биредә хезмәт куя. Кызларының Ва­таннарына кайтып китүе әти-әнисе­нең дә, үзенең дә теләге булган. Үз ишләре арасында насыйбын очра­ту җиңелрәк дип уйлаганнар. Ә гру­зиннар өчен гаилә кыйммәтләре һәрвакыт беренче урында тора.
 
          Биш кыз бала арасында уртан­чысы булып дөньяга килгән Нана ханым үзе дә әтисе Резо һәм әни­се Светлана турында зур ихтирам белән сөйли. Ни кызганыч, әти­се мәрхүм, әнисе туган районнары Цаленджихада гомер кичерә икән. «Грузиннарда иң кадерле зат – әни, – ди әңгәмәдәшем хатирәләрендә балачагына кайтып. – Аллага шөкер, әнием бернинди мохтаҗлык кичер­ми яши. Апа-сеңелләрем, оныклары хәл-әхвәл сорашып кына тора. Мин еракта булгач, кызым Нино да әби­сенә аеруча игътибарлы. Аңа матди яктан да ярдәм итә, теләгәндә шыл­тырата алсын дип, телефонына да гел акча сала». Нана ханымның барлык туганнары да Грузиядә яши һәм бө­тенесе дә, шул исәптән үзе дә, югары белемле укытучылар, Сухум педаго­гия университетын тәмамлаганнар. Белемле кыз – бирнәле кәләш, дип белми әйтмиләр. Әтиләре, үзе дә укымышлы, районда абруйлы кеше буларак (озак еллар колхоз рәисе бу­лып эшли), кызларының югары бе­лем алуын шарт итеп куя. «Әти һәр­кайсыбызны яратты, – ди героем. – Безнең өчен йөрәген ярып бирер­гә дә әзер иде. Башлы-күзле булыр чак җиткәч тә, «балаларымны ка­дерләп яшәрлек бәндә генә очраса ярар иде, ә калган яктан үзем ярдәм итәчәкмен» дип теләде. Шөкер, һәм­мәбезнең дә тормышы җитеш».

           Булачак ире Нугзар белән алар туйда таныша. Бер мәктәптә укысалар да, аңарчы бер-берсен белмиләр. Егет унынчы сыйныфтан соң Тбили­сига психолог һөнәрен үзләштере­ргә китә, шунда эшкә урнаша, туган районында сирәк күренә. Чираттагы кайтуы дустының туена туры килә. Ә кәләш – Нананың ахирәте. Мәҗлестә бертуктаусыз рәхәтләнеп биегән кызга Нугзарның шундук күзе төшә. Күп тә үтми, әти-әнисен ияртеп, алар кызның кулын сорарга килә.
 
          Нана ханым әйтүенчә, грузин гаиләсендә хатын-кыз – өйнең фәрештәсе, гаилә башлыгы исә, чын ир икән, аның инде ипие булырга тиеш, ягъни ризык табу – аның ва­зифасы. «Бездә хатын-кыз теләмәсә, эшләми, ире гаиләне тәэмин итәргә бурычлы, – дип дәвам итә әңгәмәдә­шем. – Хатын-кыз, иң элек, әни, аның гаиләдәге урыны гаять зур. Әлбәт­тә, кыз баланың бәхете ирдән килә. Ул синең кадереңне белсә, хөрмәт итсә, канатланып, күңел үсеп яшисең, бөтен нәрсәне җан җылысы белән башкарасың. Бу яктан мин бик бәхет­ле. Иремнең авызыннан сүгенү сүзе чыкканын ишеткәнем юк. Базарга да үзе йөри. Кирәк азык-төлекне кә­газьгә язам да, барысын да алып кай­та. Ә мин аш-суга остамын, бигрәк тә грузин ашларын яратып, тәмле итеп пешерәм. Гаилә учагының җылысын саклау өчен бар көчемне куям. Ба­лаларны да мәхәббәт белән тәрби­яләдек». Нана ханым Нугзар әфәнде­нең шактый яшькә олырак икәнен дә яшерми. Аның фикеренчә, кеше бе­лемле, зыялы, ышанычлы икән, яшь аермасы сизелми, киресенчә, андый хатынга яшәргә җиңелрәк тә әле, ди. Аның сөйләвенчә, грузиннарда кыз бала, беренче чиратта, әни бу­ларак тәрбияләнә. Ул сабыйларына халкының милли гореф-гадәтләрен түкми-чәчми тапшырырга, туганнар­га, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрби­яләргә бурычлы. Дөрес, сугыштан соң Грузиядә дә тормыш авырайган, анда да хәзер хатын-кызлар йорт мәшәка­те белән генә чикләнми, гаилә йөген тарту өчен эшләргә дә мәҗбүрләр.
 
 
          Хәер, нинди генә шартларда яшәсәк тә, кош – канаты, ә гаилә татулыгы белән көчле. Ә инде ике йөрәктә бер булып яшәгән мәхәб­бәт барда, бернинди авырлыклар куркыныч түгел. «Кызыбыз да, улы­быз да җитмеш бишенче гимназиядә укыды, – ди Нана. – Урысча юньләп белмәгәч, аларны кыерсытмаслар­мы, үртәмәсләрме дип борчылдык. Укытучыларга чиксез рәхмәтлебез, безнең балалар белән иренмичә шөгыльләнделәр. Икесе дә мәктәп­не яхшы билгеләргә генә тәмамлады, татарча да аңлыйлар. Егерме елдан артык Татарстанда яшәп татар телен белмәүне оятка саныйм. Киләчәктә, Грузиягә китсәк тә, соңгы сулышы­ма кадәр бу җирлеккә рәхмәт укы­ячакмын. Татарстанга берәүдән дә авыр сүз әйттермәячәкмен. Монда балаларым үсеп кеше булды. Биредә яшәү дәверендә татар, урыс һ.б. мил­ләтләргә карата хөрмәтебез артты». Шунысы да соклану хисе уята: җиде ят арасында яшәсәләр дә, балала­рына белем генә биреп калмаган­нар, төрле яклап сәләтләрен ачарга да җай тапканнар: спорт секциясенә дә, биюгә дә, чит телләр курсларына да йөрткәннәр, Казанга килгән бер генә концерт-театрны да карамый калмаганнар. Грузиннарның Казан­дагы «СИОНИ» милли-мәдәни авто­номиясе җитәкчесе Маринэ Хухуна­швили белән дә шундый чараларның берсендә танышалар. Ул, Нана ха­нымның укытучы икәнен белгәч, Як­шәмбе мәктәбенә эшкә чакыра. То­ра-бара «Дуслык» йортына балалары да тартыла. Биредә милли биюләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр, иҗти­магый эшләргә кушылалар. «Улыбыз бик матур итеп бии, урысча, грузин­ча, хәтта татарча шигырьләр сөй­ли иде. Аның төрле чыгышларда, республика җитәкчеләре, зур-зур кешеләр белән төшкән сурәтләре бер кочак. Ике меңенче еллар башы булдымы икән, яшәү урынын теркәү өчен документлар җыеп тапшырдык, ә Мәскәү мәсьәләне хәл итүне суз­ды да сузды. Җитмәсә, шул чагын­да ниндидер сәяси каршылык туып, грузиннарны тикшерә башладылар. Балаларны җитәкләп туганнардан кайтып килгәндә хокук сакчылары безне дә туктатты. Документларны Мәскәүгә җибәрү турындагы белеш­мә үзем белән түгел, өйдә иде. Әй­дәгез, керәбез, күрсәтәм, дим, кур­ка-курка. Өйгә кергәч, белешмәне эзләгәндә, каушаудан кулдагы аль­бомны төшереп җибәрдем, фото­лар идәнгә чәчелде. Анда улымның, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәм­мәтшин һ.б. белән төшкән сурәтләре бар иде. Хокук сакчылары шуларны күрде дә, безгә уңышлар теләп, чы­гып киттеләр».
 
 
          Бу гаилә хәзер инде тормышла­рын «Дуслык» йортыннан башка күз алдына китерә алмый. Нана ха­ным балаларга грузин телен өйрәтү белән генә чикләнми, үзләренең йолалары, бәйрәмнәре турында да теләп сөйли, төрле тематик концерт­лар әзерли. Күрәсең, шул рәвешле сагыну-сагышларын баса, үз миллә­тенә тары бөртеге кадәр генә файда китерергә омтыла. «Олыгайган саен туган җир үзенә ныграк тарта, – ди ул. – Бервакыт авырып табибка бар­дым. Бернинди дә дару язмыйм, сез­гә Грузиягә кайтып ял итеп килергә кирәк, диде. Дөрестән дә, анда мин шифаланам да, яшәрәм дә, илһам­ланам да. Шул ук вакытта Казанны сагынам. Әйе, хәзерге мобиль заман араларны якынайта, билгеле. Кызы­быз бөтен кирәк нәрсәне җибәрә. Яңа елны билгеләп узганда да, Ни­нодан котлау сүзләре язылган туп, әләм, чичилаки (Грузиядә Яңа ел һәм Раштуада куела торган агач) кебек әйберләр соратып алдым. Балалар­га шуларны күрсәтәсем, аңлатасым килде. Май ахырында Грузиянең бәйсезлеге көнен билгеләп узган­да да иң кечкенә укучыбызга туган җиребез турында шигырь өйрәт­тем. Грузия – кечкенә ил. Ә шигырь­нең эчтәлегенә киткәндә һәркем үзе белән туфрак алган һәм дәүләтебез шуңа бәләкәйләнеп калган дигән мә­гънә салынган. Сабый учында туфрак тотып шушы шигырьне сөйләгәндә күңелем тулып еладым. Аларда ва­танпәрвәрлек хисе тәрбияләү – төп максатларымның берсе. Кеше сусыз, кояшсыз, һавасыз яши алмаган ке­бек, гореф-гадәтләрне сакламыйча, телне, динне белмичә зәгыйфьләнә, авыруга сабыша», – ди героем.
 
 
          …Агач тамыры белән, ә адәм ба­ласы керсез калебе белән көчле. Нана ханымның йөрәгенә гаиләсе дә, туганнары да, ватаны да, егер­ме елдан артык гомере узган ре­спубликабыз да сыйган һәм ул ва­кланмыйча, яшәүдән тәм тоеп яши. Ел да, җәй җитүгә, Грузиягә ашыга. Кайтуның икенче көнендә үк зи­ратка барып, мәрхүм әтисенең ка­берен чистарта, чәчәк сала, күңе­леннән аның белән сөйләшә, эчен бушатып елап ала. Аннары каена­насының каберен тәртипкә китерә. Иренең туган йорты бикле торса да, анда сугылып чыга. Шуннан соң гына туган-тумача арасында кунак­ка йөрешү китә. Алай гына да түгел, Грузиядәге кардәшләрен өчпоч­мак, пәрәмәч, кыстыбый кебек та­тар ашлары белән дә сыйлый әле ул.

 
 

Энҗе БАСЫЙРОВА
Идел
№ --- | 18.01.2018
Идел печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments