18.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда иномарка кешеләр басып торган тукталышка килеп кергән (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл бүген башкаланың Вишневский урамында килеп чыга. Бәхеткә каршы фаҗига булмый калган. Алай да бер кеше зыян күреп, аңа урында ук табиблар ярдәме күрсәтелгән.
Бозлавык юлда машина йөртүче тимер атын туктата алмый һәм халык торган тукталышка килеп керә.
Бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә.
Тулырак: В Казани иномарка вылетела на автобусную остановку с людьми (ФОТО)