поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.01.2018 Әдәбият

Мамадышта Шәйхи Маннурга багышланган зур чара узды (ФОТО)

Быел да кышның кыл уртасында – 15нче гыйнвар көнне Мамадыш районында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреатлары игълан ителде.

Туксанынчы елларда, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, күпсанлы әдәби премияләр булдырылган, акчаларын шәһәр һәм район хакимиятләре бирә иде. Аларның күбесе хәзер тарихта гына калды инде. 1982нче елда, Шәйхи аганың үз васыяте буенча булдырылган премияне бирү исә, сәнгатькарь җанлы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның ярдәме белән бүген дә дәвам итә. Һәм без, җирле иҗатчылар, әдәбиятка игътибар һаман югары дәрәҗәдә, дип горурланып әйтә алабыз. Быел да Кышкы шигърият бәйрәменә Казаннан Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин, шагыйрь һәм галим Рифат Җамал; Яр Чаллыдан Язучылар оешмасы җитәкчесе, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, бүлек мөхәррире Гайфиулла Газизов, язучылар Мансур Сафин, Роза Хәмидуллина, Рәкить Әбделманов, Рушания Гыйләҗева килгәннәр иде. Кышкы шигъри сабантуй Мамадыштагы һәйкәле янында әдипне искә алу, чәчәкләр салу белән башланып китте. Әдипләрнең мәктәп укучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр белән очрашуы, Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатларын бүләкләү композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Яңа лауреатларга Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимияте дипломнарын район башлыгы Анатолий Иванов белән Шаһинур Мостафин тапшырдылар.
 
 
Мамадыш районы традицияләренә, гореф-гадәтләренә һәм исемнәренә багышланган фәнни хезмәте өчен, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиева-Демирбаш; 2015-2016нчы елларда дөнья күргән “Я вам пишу“, Родина моя“, “Счастливое детство“, “Карусель“, ““Радуга“, “Мама“, “Стихи детям“ һәм башка балаларга атап чыгарылган китаплары өчен Юлия Сергеевна Аполонова; “Иң зур бәхет – хезмәттә“, “Туган авылым Акманым“, “Комазан башы – чишмә башы“, “Дүсмәтем – гомер бишегем“, “Чал тарихлы Комазаным“ тарихи-публицистик китаплары өчен Гөлйфинур Зәйнулла кызы Дувалова; яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен туган якны өйрәнү музее коллективы (директоры Светлана Ишпахтина) Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары булдылар.
 
 
Казан һәм Яр Чаллы кунаклары Шәйхи Маннур турынды истәлекләре белән уртаклаштылар, әдипнең рухына тугры булган өчен район җитәкчелегенә, бу очрашуларны үткәрүдә бик зур көчләрен куйган район үзәк китапханләр системасы хезмәткәрләрен рәхмәтләрен җиткерделәр.
 
 
 
Күңелле очрашулар, шагыйрьнең каберен зират кылганнан соң, Тулбайда үз акчасына салдырган музей-китапхпанәдә дәвам итте.
 
                                                                  Минневәрис Мингалиев, Мамадыш  
 
  
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»