|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Казан халкын коткыга салып “Сувар Плаза”га мина куелу турында кем һәм ни өчен шалтыратуы билгеле булдыПолицейскийлар “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дип ялган хәбәр тараткан 27 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Кичә билгесез кеше “Сувар Плаза” сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы турында хәбәр иткән дидек.
Сәүдә үзәгенә барлык ашыгыч хезмәт экипажлары җибәрелгән, бина әйләндереп алынган, аны кинологлар тикшергән.
Комплекстан кибетләргә килүчеләр һәм 129 оешма хезмәткәрләре - 600ләп кеше чыгарылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе оператив хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә телефон аша мина куелу турында хәбәр иткән кешене тоткарлаган.
Ачыкланганча, “Сувар Плаза” сәүдә үзәгенең беренче катында урнашкан автосервиста ир-ат автомобиленең пыяласын алыштырган. Аның аңлатуынча, автосервиста эшне озак башкарганнар һәм ул шушы юл белән аларга үч итәргә уйлаган.
--- |
Иң күп укылган
|