|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2010 Шоу-бизнес
ИЛНАЗ БАҺНЫҢ “ИГЕЗӘГЕ” КОНЦЕРТЛАР БИРЕП ЙӨРИТатар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ исеменнән чыгыш ясаучы аферист барлыкка килгән. Бу хакта Илназ үзе сөйләде. “Дусларым кайбер шәһәрләрдә концертларым уздырылуы турында хәбәр итте. Бер көнне “Татар радиосы”на Тольяттидан да шундый шалтырату булды,” – ди ул. Тәүге альбомын әзерләү белән бәйле ул үзенең “дублер”ын эзләргә өлгермәгән әле. Инде альбомы чыкты һәм якын арада бу мәсьәләгә ачыклык кертергә уйлый. Тамашачыларыннан игътибарлырак булырга сорый. “Алдагы елда сольный концертлар бирергә исәп юк, “Татарча солянка” концертларында катнашам. Февраль аенда Башкортстанда булабыз. Афишаларыбыз фотолы, төсле. Бер үк алданмагыз”, – дип кисәтә җырчы.
Акча эшләү максатыннан кеше исеменнән җырлап йөрү очраклары моңа кадәр рус эстрадасында гына булган иде. СССР заманында “Ласковый май” төркеменең бервакытта берничә җирдә концертлар биреп йөргәне билгеле. Ә татар эстрадасы өчен бу ят күренеш. Татар егете бу тәҗрибәне үз максатында кулланыр дип кем уйлаган?
|
Иң күп укылган
|