|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2018 Сәясәт
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров эшеннән китү сәбәбен аңлаттыТатарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров бүген вазифасыннан китү теләген белдерде. Бу хакта ул урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе тәмамланыр алдыннан әйтте. Министр, коллегия үз эшен йомгаклаганнан соң, сүз алып, вазифасыннан китү теләген җиткерде һәм сәбәбен атады. "Мин хәзер күптән уйлап йөргән фикеремне җиткерергә телим. Бала туа, үсә, мәктәпкә керә, училище, техникумда укый, вузда белем ала һәм гомере буе эшли дә, лаеклы ялга китә. Мин тормышның барлык этапларын да үттем. Миңа 62 яшь. 42 ел хезмәт стажым бар. Шуның 30 елын урман хуҗалыгына багышладым. Миңа, мөгаен, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәндер. Алмашка яшь, энергияле, белгечләр килергә тиеш. Алексей Васильевич, мин сездән мине вазифамнан азат итүегезне сорыйм. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да урман хуҗалыгына, урманчыларга күрсәткән ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт әйтүегезне сорыйм”, – диде ул. Назировның сүзләрен "Татар-информ" китерә. Аның сүзеннән соң Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин “43 ел урман хуҗалыгына багышланган хезмәт юлы, 2014 елның сентябреннән бирле министр вазифасы – зур бәягә ия. Алмаз Әминовичка чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, – дигән. "Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булганча, министр китү карарын узган шимбәдә генә кабул иткән.
--- |
Иң күп укылган
|