поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2010 Җәмгыять

НИ ҖИТМИ СИҢА, УРЫС ТУГАНЫМ?

Личутиннан биш ай аерылып тордым. Үзем белән авылга алып кайтырга ымсынган идем дә, кире уйладым: анда мине бүтән төрлерәк мәшәкатьләр көтә – бакча, тавыклар, җиләк, гөмбә... Шулар өстенә авыру энекәш, аның капризлары. Казанга декабрьдә генә килдем һәм... яңадан Личутинга чумдым.

Әлеге урыс фамилиясен өч җөмләдә ике тапкыр кабатлавыма карап, укучым әллә нәрсә уйламасын тагын. Сүз китап турында бара, Владимир Личутин исемле урыс язучысының китабы турында. Ә "чуму"га килгәндә, моның үз хикмәте бар. Кем нинди китап укымый да, кайсы авторның иҗаты белән мавыкмый – һәркемнең үз эше. Әмма да ләкин минем очрактагы "чуму"ның һәркайсыбызга кагылышы бар дип уйлыйм. Һәм менә ни өчен. Россиянең иң төньягында, Ак диңгез ягындагы урыс авылында туып үскән, поморлар, ягъни салкын диңгез ягы урыслары нәселеннән чыккан бу язучының ике романын, бер-ике повестен укып чыккач, өр-яңадан Американы, дөресрәге, Россияне ачкандай буласың. Менә бит ул – чын урыс кешесе! Бөтен көче һәм көчсезлеге белән, ачыргалану-сыктаулары белән, державасы, православиесе китереп чыгарган чәһел-парәләре, каршылыклары белән күз алдыңда басып тора...

 

Сәер хәлме, парадоксмы – белмим, әмма татарлыгыбыз хакында күбрәк уйланган саен, мин урыслар һәм урыс дөньясы хакында ешрак баш ватам. Бер карасаң, сәер түгел инде бу. Безнең соңгы биш йөз елга якын тарихтагы милли яшәешебез урыслар, урыслык белән төенләнеп бәйләнгән бит! Аһ-зарларыбыз, кыйналу-сугылуларыбыз да, тернәкләнүгә өметләребез дә кичә – Россия империясенә, бүген – Россия Федерациясе дип аталучы дәүләткә тоташкан. Әмма да ләкин империя патшалары арасында да, бүгенге "суверенлы-демократик" Россия җитәкчеләре сафында да кайда ул чын урыслар? Әйтик, язучы Владимир Владимирович Личутин кебек урыслар? (Исем-отчествосы Путинныкына тәп-тәңгәл анысы, ләкин яһүд милләтле шәп журналист Познер да Владимир Владимирович бит әнә...) Хуш. Россияне гомер-гомергә чит-ятлар – немецлар, норманнар, ә соңрак – грузин, яһүд вәкилләре идарә иткәнлеге тарихтан яхшы билгеле. XVII гасыр башына чаклы гына "изге Русь" чын урыс династиясе патшалары кулында булган. Анда да әле Явыз Иванның нәсел тамыры әнисе ягыннан татарларга бәйләнгән, ә Борис Годунов үзе үк килеп чыгышы белән татар диләр.

 

Ә халык? Урыс халкы? Россия тарихының буеннан-буена, Мәскәү, Муром, Рязань, Вологда җирләрендәге фин-угыр халыкларын изеп-бутап ясаудан башланган да ул, Тын Океан ярларына, Татар бугазынача киңлектәге йөзләгән халыкларның җирләрен басып алып, үзләрен урыслаштырган. Бар, табып кара син бүген һичнинди кушылдыксыз канлы чиста урысны... (Алай дисәң, бер генә канлы, бер генә компонентлы бер милләт тә юк инде ул. Үзебез, татарлар да, кырыкмаса-кырык этносның бер дәүләткә – монголлар империясенә кереп, бергә буталуыннан килеп чыккан зур казан шулпасыбыз. Дөрес, төп оеткыбыз – төркиләрдән. Элгәрерәк бер булып, янә таркалган һуннар империясенең XIII гасырда яңа рәвештә туплануыннан оешкан ул төркилегебез.)

 

Инде килеп, чын урыслар бүген юк икән, каян урыс бөеклегенең пар казаны әледән-әле ташып-тулышып тора соң? Нишләп моңарчы Романовлар нәселе алманнары идарәсенә дүрт гасыр буе­на чыдаган, хәтта ки шул нәсел патшаларын үз иткән, яраткан урыс халкы соңгы егерме ел эчендә калкынып, үзенең авангарды сурәтендә тавыш бирүче Никита Михалковлар, патриарх Кирилл-атакайлар, журналистлар Александр Проханов, Максим Шевченколар авызыннан монархияне сагынып сыктый, Сталинның каты кулын юксына, илнең финансларын читкә агызып яталар дип, яһүдләрне каһәрли?

 

Исерекбаш Ельцинның үз варисы В.В.Путин исә "изге Россия"не өр-яңадан җыючы, тезләнгән җиреннән торгызучы пәйгамбәр сурәтендәрәк кабул ителә. Аңламассың. Империядән соңгы чорда яшәүче илдә генә була аладыр шундый буталыш...

 

Үзем куйган сорауга җавап та бар кебек. Хикмәт патшаларның милләтендә түгел, ә өммәтендәдер, ахрысы. Әйтик, Романовлар, кан ягыннан үзләре урыс булмаса да, Россиянең статуслы халкы – урыслар табынган православие динен кабул иткәннәр, урыслыкка – православие һәм самодержавиегә таянып патшалык иткәннәр. Иң мөһиме – илне таратмаганнар вә тарайтмаганнар, ә киңәйтеп, бер үзәк кулына туплый килгәннәр. Петр I яңа башкала төзетә, флот булдыра, Россия чикләрен киңәйтә һәм саклый. Аның килене Екатерина исә, оста фаворитларына таянып, көньякта сугышлар алып бара, Кырымны кулга төшерә, Кара диңгездә татар шәһәрчеге Кизләүне урыслаштырып, Севастопольгә нигез сала, флот булдыра. Ничек яратмыйсың ди мондый патшаларны? Романовларның иң соңгысы Николай патша гына, ихтыярсыз, йомшак буынлы булуы сәбәпле, хакимияттән баш тартып, Россия тарихында беренче тапкыр булса кирәк, илне большевик-яһүдиләр кулына тапшыра. Ленинның гомере кыска булып чыкты, югыйсә кая китереп чыгарыр иде әле ул илне! Үз гасырының ахырында хакимлек итеп алган Ельцин идарәсе юнәлешен алган булыр иде түгелме?

 

Ниһаять, Сталин. Кавказлыларны җене сөйми бүгенге урысларның. Грузинын да, әрмәнен дә, чеченын да, дагыстанлы милләтләрне дә, азәриләрне инде әйткән дә юк – мыскыллы кушаматлар тагып, ничек кенә каһәрләмиләр. Ә менә Сталинны – Иосиф Джугашвилины өзелеп сагыналар! Димәк, хикмәт янә дә аның грузинлыгында түгел, ә урысның үзеннән дә урысрак җанлы булганында. Урыс телен, аның культурасын күтәрер өчен, ил халыкларын тизрәк "советский народ" (нигезе, әлбәттә, урыслык) ясар өчен Сталиннан да ныграк тырышкан тагын кем булды икән тарихта? Гәрчә динне җимереп, чиркәү, мәчет биналарын складлар, клублар итеп үзгәрттерсә дә, бүгенге урыс патриотлары монысына күз йомалар. Гулаглар, Казлагларда миллионнарны череткәнен, Россия интеллигенциясен меңәрләп-меңәрләп аттырганын да гафу итәләр Сталинга. Аның каравы колхозлар төзеткән, илнең индус­триясен күтәргән, ә иң төп дәлилләре – Бөек Ватан сугышында җиңгән! Менә шунда да инде урыслыкның төп асылы: кеше жәл түгел, ил генә исән булсын, держава гына...

 

Язучы Личутин романнарының да төп идеясе әнә шуңа кайтып кала – Россия эчтән җимерелә, державачылык, дәүләтчелек бетә, урыслыкны саклаучы авыллар тарала, илне эчкечелек сөреме агулый.

 

Кирпеч калынлыгы ике романын укып чыктым – "Последний колдун" һәм "Беглец из рая". Әйткәнемчә, мавыгып, яратып, аерыла алмыйча, ә соңгысын – биш айга авылыма кайтып китүем сәбәпле, бүленә-бүленә.

 

Ике романда да төп вакыйгалар авылда бара. Беренчесендә, "Последний колдун"да, язучының Мурманск белән Архангельск арасындагы төньяк ватанында, балыкчылар, аучылар авылында. Личутин – искитмәле талантлы язучы. Ул сурәтләгән кешеләр, төньяк табигате, патриархаль урыс авылының безгә ят гадәтләре үз эченә тәмам суырып ала. Теле дә без мәктәптә, вузда укып өйрәнгән урыс теле түгел аның. Күп сүзләрнең ни аңлатканын контекст буенча гына төшенеп барасың. Мәсәлән, кемгә таныш мондыйрак сүзләр, сүзтезмәләр: "...Насылайте худую оприкосливую запуку", "идолы стомоногие", "взбулгаченный", "наполнившая меня всклень", "не боишься обави и нави"... Кыскасы, урыс укучысының үзе өчен дә (шәһәрнекеләргә – бигрәк тә) таныш түгел әлеге романнардагы тормыш, тел, гадәт-йолалар. Гүя сазлыклы урман уртасында яшәп яткан урыс әкиятләре персонажларына килеп юлыгасың. Личутиндагы урыс авылы интегеп яши, үз-үзе белән һәм шәһәр белән дә көрәшә, эчә, эчә, эчә... Менә соңгысы безгә дә таныш. Тәмугта (личутинча – шәһәр тәмугка тәңгәл) яшәүчесе дә эчә бүген, ә инде оҗмахта, ягъни табигать уртасында – авылда яшәүчеләр бигрәк тә урысча эчәләр. Биш ай өзлексез татар авылында яшәгән арада, эчкечелек афәтенең ачы җимешләрен күрергә генә түгел, хәтта үземә дә татырга туры килде. Егерме ел элек хатыныннан аерылып, әтисе йортына кайтып егылган күрше ире баш ташлап эчә. Җитешле генә яшәп, дүрт бала үстергән сыйныфташым, элек аеклар исемлегендә йөргән тырыш ир-егет хәзер хатыны белән бергәләп эчә. Әлегә эшли дә, мал-туарын да асрый, ләкин кибет белән өе арасына чүп төшерми – баллон-баллон сыра ташый. Җитмеш биш яшенә җитеп намазлыкка басмаган күрше апасы, пенсиясе кулына керде исә, әҗәтләрен дә уйламыйча, кибеткә аракыга йә самогончы Патыйга йөгерә. Мәчеткә мулланың үзеннән башка һичкем йөрми. Татар авылының җаны суырылып чыгып бара. Димәк, татар авылы да, урыс авылы да бердәй, бер үк вакытта бетә, үлә... Икесенең дә сәбәбе, билгеле инде, халыкның үзенә генә бәйле түгел. Сәбәп илнең сәясәтендә һәм икътисадында. Язучы Личутин әлеге хәлдән котылу юлын урыслыкка кайтуда күрә. Аның герое Павел Хромушин – галим кеше, профессор, теге елларда үзе Ельцин командасында эшләгән, аның киңәшчесе булган. Әнисе – гап-гади авыл хатыны белән "патша" хакында сөйләшәләр. Ана кеше улын элек Ельцин өчен җан атып йөргәне өчен битәрли. Павелның җавабы:

 

"– Но я-то Ельцина тянул во власть как русского человека, а он оказался межеумок. Я думал – это русский паровоз, что он вытянет охромевшую страну из интернациональной трясины на русский путь. ...Он обманул всех, оставил с носом. Это тот троянский конь, куда спрятались враги, а мы впустили их спокойно в наши пределы..."

 

Шундыйрак үкенүләр, сыктаулар романның буеннан-буена дәвам итә. Ельцинны, яһүдләрне сүгү, Путинга ышанмау, өметсезлек һәм үлемнәр, үлемнәр... Роман геройларының күбесе ахырга үлеп бетә. "Оҗмах"ын, ягъни авылын ташлап, тегүче-дизайнерлыкка укыган, Мәскәүдә яшәп, рәхимсез, хисапчыл кешегә кияүгә чыккан авылдашы Татьяна ваннада батып үлә (ире үтереп чыгып китә дип шикләнә Хромушин). Павелны аздырып, кияүгә чыгарга адарынган Марфаны үз фатирында пычак белән чәнчеп чыгып китәләр. Геройның өч авылдашы – Федор Зулус, Артем Баринов һәм Левонтьич та фаҗигале рәвештә һәлак булалар. Икесе – эчкән баштан, берсе үз йортында янып үлә.

 

Һәм әлеге үлемнәрнең берсе дә очраклылык дип кабул ителми. Болар барысы да язучы уйлап тапкан формуланың (система сбоев, ягъни үз асылыңнан китү, ялгышу) нәтиҗәләре. Геройның әнисе Марьянаның яшәеше һәм үлеме бигрәк тә нык тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Павел Хромушин үзе дә авылдан, ягъни оҗмахтан китеп, Мәскәү дигән гыйфрит авызына килеп эләккән бер корбан. Ялгыз әнисе дә шул ук корбаннар рәтендә – шәһәр пәрәвезенә эләккән улы белән бергә, ул да тузанлы китап киштәләре арасында, Мәскәү фатирында яшәп сулырга мәҗбүр ителгән. Марьюшканы моргка озату күренешләре нервысы чыдам укучыны да тетрәтерлек...

 

Язучының таланты, рухи эзләнүләре акыллы һәм хисле укучыны сискәндерми калмый, билгеле. Әмма һәркем дә Личутинның бәяләмәләре белән килешәдер дигән сүз түгел әле бу. Урыс язучысы белән бәхәсләшәсе бик тә килә.

 

Шулай килеп чыкты инде, Владимир Владимирович, мин дә Россиядә яшим. Россия миндә яши, дисәм, дөресрәк булыр, мөгаен. Икенче төрле әйтсәк, Россия урыс җирендә генә түгел, ә гасырлар буена үзе яулап ала килгән киңлекләрдә яши. Шул исәптән минем җиремдә дә, татар җирендә. Мин, әлегә урыслыкка күчеп бетмәгән татар милләтенең бер өлеше, урыслыкка кайту, державаны сагыну хисләрен якын күрергә бер дә әзер түгелмен. Миңа бүтән төрлерәк Россия, Тукайча әйтсәк, хөр милләт, хөр Русия кирәк.

 

Личутинның, әлбәттә инде, урыс кешесе буларак, дөньяны урысча күрергә хакы бар. Мин дә, шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, татарча елыйм һәм татарча көләм. Мин дә югалып, бетеп баручы әкияти татарлыгымны сагынам. Ләкин үткәнне сагынып сыктау – бер нәрсә, бүгенге чынбарлыкны күрергә-танырга теләмәү – бөтенләй икенче. Ә Россиянең бүгенге чынбарлыгы урыслыкта түгел, ә күп төрле милләтләрнең бер киңлектә яшәвендә. "Ведь прежде населяли Россию солнечные люди, ... поклонялись солнцу, и волосы у женщин стекали водопадом до лодыжек", – дип, үткәнне идеаллаштырып утырудан ни файда? Татар кызлары да, озын чәчләрен толымлап үреп, чулпыларын чылтыратып йөргәннәр, ирләр алдында авызларын яулык чите белән каплап кына сөйләшкәннәр. Ә бүген, әнә кендекләрен күрсәтеп, сыланып торган чалбар киеп, нәзек бармакларына сигарет кыстырып йөриләр. Күбрәк урысча сөйләшәләр. Татарны урыстан аерып ала алмыйсың. Ахыр чиктә, барыбыз да урыслашып барабыз. Хәтта телебез татарча калган хәлдә дә, гадәт-холкыбыз, инде күптән татарча түгел. Бер җырдагы кебек, урыс язучысына: "Җанкисәгем, ни кирәк тагын?" – дияр идем дә Владимир абыйга ни кирәген дә, үземә ни җитмәвен дә бик яхшы беләм шул мин. Аңа да, миңа да Россия дигән илнең рухи яктан терелүе, замана чирләреннән арынуы, таш джунглиларны түгел, ә табигатьне – җир-суны, кояшны, тереклекне изгеләштерүе кирәк. Табыш артыннан куудан туктап, үзең лаек булмаган рәхәтлекләр эзләүдән арынып, нәфсеңне тыеп яшәү чорына керү кирәк һәммәбезгә дә. Югыйсә, Россияне бары тик урыслар җире, православный ил дип тәкрарлау, шуңа кайтуны таләп итү, хәтта бу урыслар өчен бик гадәти һәм табигый кебек тоелса да, хәлне коткара алмаячак, фаҗигагә генә китерәчәк. Россиядә яшәүче урыс булмаган милләтләр өчен – беренче чиратта, ә аннан килеп – урысларның үзләре өчен дә. Чөнки телибезме-юкмы, бу – фашизм юлы. Личутинның үз романында скинхедларны аңларга һәм акларга тырышуы да шул юлга илтүче бер сукмак түгелмени? Илне "кара"лар, "чурка"лар, "җид"лар басып алды янәсе. Чыннан да шулай кебек, бер карасаң. Мәскәүдә бүген кая карама таҗиклар урам себерә, азәриләр базар тота, кытайлар товар ташып, йә тегеп сата, яһүдләр банклар тота, матбугат чараларын һәм сәнгатьне үз кулларына күчереп бетереп килә. Әйе, урыслыкның яшәү даирәсе тарайганнан-тарая бара. Илдә аларның милли җыр-биюләре дә күптән күренми, телевидениедән-радиодан яңгырамый. Гүяки, хәзер "Березка" ансамбле дә, Пятницкий хоры да юк. Бары тик яһүд юмористларының чыгышлары арасында аяк тибеп җырлаучы Надя Бабкина ансамбле белән Бөгелмә мукшысы Надежда Кадышеваның "Золотое кольцо"сы гына телевидениедә чын урыслыкны гәүдәләндерәләр. Ләкин ил әлегә кадәр Россия дип атала. Рослар, урыслар иле, ягъни мәсәлән. Әмма "рос"ларга үз илләренә үзләре хуҗа булырга ни-нәрсә комачаулый соң? Һәм урыс җанлы кешеләр нишләп әле илне игә китерү вазифасын бер скинхедларга гына кайтарып калдыралар?

 

Мәскәүдә, Питерда дистәләгән азиатның, африканлының, хәтта бер татар егетенең дә башына җитте скинхедлар. "Россия – урыслар өчен генә!" дигән шигарьне дога иткән әлеге такырбашларны ачыктан-ачык мактамаса да, язучымның аларга симпатиясе сизелеп тора: "... эти бритоголовые парни с упрямыми лбами, с холодным отстраненным взглядом ... похожие на угрюмых волков – оны ужасны для обывателя, вышедшего по случаю на улицу, но так любезны его сердцу, когда тот же самый обыватель притулился к телевизору... и уличные волки кажутся ему "робингудами"... Ә Робин Гудның (гуд – яхшы дигән сүз) кем икәнен без беләбез – байларны талап, фәкыйрьләрне яклап йөргән юлбасар. Кыскасы, Владимир дәдәйнең Россияне чит-ят кавемнәрдән аралар өчен юлы да, көче дә юк. Һич югы, шул скинхедларга таянасы кала ахры. Бу ни дигән сүз? Урыс патриотлыгы шундый экстремистик чарага таянырга калган икән, урыс милләтенең, Гумилевча әйтсәк, пассионарлыгы сүнеп бетеп бара дигән сүз түгелме? Дөньяның алтыдан бере ди идек СССР биләмәсен. Бүгенге Россия дә кечкенә түгел, сигездән бере булыр. Һәм кая карама, урыслар яши торган ил.

 

Әллә ни еракка йөрисе юк: гомер-бакый татар авылы булган Иске Шахымда, туган авылымда гына да инде өч-дүрт урыс гаиләсе яшәп ята. Урыслык ишектән дә, тәрәзәдән дә, түшәм ярыгыннан да керә, бер карасаң. Ә Личутинны укысаң, кино остасы Никита Михалковны йә булмаса журналист Александр Прохановны тыңласаң, урысларны чын күңелдән кызганып куясың! Һичбер ирониясез әйтәм: Россиядә урыс милләтенең хәле, чынлап та, бик мөшкел. Үз телен илдәге барлык халыкларга көчләп таккан хәлдә дә, урыслар бүген асыл мәдәниятләрен, фольклорын, классикасын җуеп баралар. Эчкечелек, наркомания, фахишәлек, порнография таралуы әле бер афәт булса, эшсезлек, җирдән-авылдан ерагаю, урысча яшәү рәвешенең бетә баруы бөек туганыбызны да милләтсезләндерә, күрәмсең. Инде алар да шундый хәлдә, соң безгә ни сан, дисәк тә, урыслар бүген бездән – татардан, башкорттан, чуаштан һәм республикалы бүтән халыклардан көнләшеп тә куялар. Янәсе, сезнең, ичмаса, үз милли җирлегегез бар, диләр. Югыйсә, бөтен Россия – урысныкы кебек тә инде... Алай гына түгел икән шул. Империяләр таркалган чорда кичәге статуслы милләт иң беренчеләрдән булып көпшәкләнә, асыл сыйфатын җуя бара икән. Бүтән көчлерәк милләтләр, империя милләте киеменә төренеп, аның исеменнән сөйли башлыйлар, үзләренең яшәү даирәсен киңәйтәләр. Хамелеонлык – урысның яңа тарихындагы иң көчле корал, аның үзенә каршы эшләүче хәйләкәр алым...

 

...Йотлыгып, исем китеп укысам да, Владимир Личутин китаплары миндә әнә шундый каршылыклы фикерләр уятты. Әгәр дә, буш сүз сөйләп, ышандырмый торган сюжет һәм көпшәк персонажлар уйлап чыгарып язган булса, ике-өч бит уку белән селкеп атар идем мин китапны. Юк шул: урысларның бүгенге фаҗигасен бөтен зурлыгында күрсәткән талант иясе ул – Личутин... Фаҗигадән чыгар юлын гына белми.

 

Урыс милләтенең бүгенге аяныч хәленә үчле көлемсерәп тә карап булыр иде. "Әһә, үз башыгызга төшкәч, безнең хәлне аңладыгызмы инде", – дигән кебегрәк итеп, ягъни мәсәлән. Чөнки, алда әйткәнемчә, һәр империянең җимерелү стадиясендәге котылгысыз көпшәкләнүе генә бу дәү милләтнең. Бүтән империяләрдән, әйтик, Бөекбританиядән төп аермасы шунда әле, өстәвенә: Россия үзе яулый килгән халыкларның җирендә утыра. Тегеләрдәге кебек, әйтик, Англия бер кыйтгада, Һиндстан икенче кыйтгада түгел. Шуңа да, урыс милләте, бүтәннәрне үз казанында кайнатып эретә-эретә һәм үзенә куша-куша, үз асыл сыйфатларын югалта бара. Шәһәрләрдәге халыкның төп массасы әнә шул "эремә"дән хасил булган "урыслар". Билгеле инде, гасырлар буена генетик хәтерендә дә, аңлы хәтерендә дә чын урыс традицияләре сакланмаган кичәге татар, кичәге чуаш, мари, удмуртның урыслыкны җуюдан җаннары тетрәнми. Ә тетрәнүчеләре аның, Личутин кебек, төпкелдә сакланып калган урыс авылларыннан чыккан кешеләр йә булмаса, шәһәрдә туып үсеп тә, нәсел тамырларының кадерле суты тәмен онытмаган затлы токым вәкилләре генә. Алар, әлбәттә инде, азчылыкта. Ә күпчелек, Раштуада һәм Пасха бәйрәмендә чиркәүләргә агылучы халык дәрьясы рәвешендә бик зур һәм көчле агым кебек тоелса да, чиркәүдән чыгуга ук, кабаттан соры космополитик массага әверелә дә куя. Үз татарыбыз да шундыйрак бит безнең: мөселманлыгыбыз Корбан бәйрәмендә һәм җеназа йоласын башкарганда гына искә төшә. Ә миллилекне нигездә туган телебез, җырларыбыз, театрыбыз, милли матбугат кына саклап тора. Әле өстәвенә, үзебезнеке белән беррәттән, телевидениедән урысча (урыс телендә дигән сүз генә!) тапшырулар, кинолар карап, урамга чыгу белән урысча сөйләшергә мәҗбүр ителеп, мәктәптә башлыча урысча укып, без дә теге соры, милләтсез массага сан өстибез. Сыйфаты турында инде әйтелде. Шулай итеп, ничек асылыбызга кайтырга соң, Владимир Владимирович – сезгә урыслыкка, ә безгә – татарлыкка? Бервакыт, моннан егерме еллар элегрәк, Россиядә, кем әйтмешли, суверенитетлар парады башлангач (кеше көлдереп, хәтта Россия дә үзенең суверенлыгын тәкъдим иткәч), урыс зыялылары арасында бер шаукым күтәрелеп алган иде. Янәсе, Россиянең үз эчендәге милләтләр – татарлар, башкортлар, чуашлар, чеченнәр, ингушлар һәм башкалар һәркайсы үз республикасын суверен дәүләт дип игълан итте, ә урысларга нишләргә? Край вә өлкәләрдә дә гел урыслар гына яшәми бит. Бәлки тарихи урыс җирләрендә Урыс республикасы игълан итәргәдер, дигән кебек сүзләр ишетелә башлады. Ләкин тиз айныдылар. Чөнки шулай эшләгән тәкъдирдә, урыс милләте суверен Урыс республикасыннан читтәге күпләгән өлкәләрне үз җире, урыс җире дип танудан колак кагачак иде. Соңгы 450 елда, сугыша-сугыша, көнчыгышка да, көньякка таба да урыс авылларын күчереп утырта-утырта, ни фәләнемә дәүләтен киңәйтте соң алай булса изге Рәсәй?! Кыскасы, кая карама, шунда бумеранг законы эшләп ята. Дөнья куласа, кыскасы.

 

Личутинның үзе белән шәхсән танышырга да насыйп булды. Ул Казанга, Дом книги дигән затлы кибеткә китап укучылары белән очрашуга килгән иде. Әлеге салон-кибет хезмәткәрләренең "йоласы" шундый: алар Мәскәү йә Питердан килгән һәр язучыны "Эхо Москвы" радиосының Казан студиясенә, туры эфирга алып баралар. Әлеге станциянең даими тыңлаучысы буларак, мин ВВ (озын исем-отчествосын шулай кыскартып торыйм әле) белән әңгәмәне ишетеп калдым һәм башыма китереп суккандай булды: безгә үз китапларын рекламалауга килүче Дарья Донцова, Александра Маринина, Сорокин һәм шундый күп беллетристларга бөтенләй дә охшамаган язучы ич бу! Җитмәсә, әдәбият институтында Туфан Миңнуллин белән бергә укыганнар, яхшы танышлар да икән. Кичке якта Спартак урамына, Китап йортына чаптым. Бер китабын сатып алып, 20-30 битен укып чыгарга да өлгердем. Очрашу башлангач, Личутинның бик гади, чып-чын урыс кешесе икәнен күргәч, Россия язмышын алга таба ничегрәк фаразлыйсыз, дип сорау да бирдем. Язучы тәгаен генә фараз әйтмәде, бары тик илне талаучы чит-ятлар өерен сүгү белән чикләнде. Татарларга беркадәр комплимент эләкте. Әмма Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең дә, сугыштан соңгы илне торгызуның да, аны туендыру-ашатуның да төп авырлыгы урыс солдаты, урыс халкы җилкәсенә төште, дип, үз милләтенең урынын бүтәннәрнекеннән аерып куйды В.В. Китапларын укыгач, төп героеның, ике романда да, нигездә үзенә тәңгәл икәне аерымачык сиземләнде. Ә ул герой ниндиме? Физик яктан көчсез интеллигент. Урыс тормышының сүнеп баруын күреп, һәрдаим сыктаучы, чит-ятларга нәфрәтләнүче, үз-үзен эчтән ашап яшәүче буйдак ир. Хатыны да, баласы да, мал-мөлкәте дә юк. Эче тулы хәсрәт һәм көчсезлек. Махсус уйлап чыгарылган, символик образ дияр идең дә, алай түгеллеге күренеп тора: бу – автор үзе, вакыйгаларны күзәтеп һәм сөйләп баручы "мин"е. Бүгенге Россия иленең тормыш агымын скинхедлардан һәм тәре йөрешләреннән (крестовой ход) башка үзгәртергә көчләре юк икән, урыс милләтенең җыелма портретын В.В.Личутин романы героеныкы белән тәңгәл дияргә мөмкин, минемчә.

 

Бүгенге Россиядә кемнең хәле мөшкелрәк соң һәм кем үзен ничек итеп мөшкеллектән коткара ала? Личутин абый безне күрми дә, ишетми дә, билгеле. Урыс милләте кайгысы башыннан ашкан аның. Ләкин без дә бар әле монда. Без, татарлар (һәм бүтән милләтләр дә), күбрәк күрәбез һәм ишетәбез түгелме икән бүген? Менә, мисалга, мин әле урысларның хәл-әхвәле хакында уйланып утырам. Россиянең киләчәге дә нәкъ әнә шуңа – бер-беребезне ишетүгә, аңлауга һәм кадерләүгә барып тоташа түгелме? Ә бу киңлектә алга таба кайсыбыз лидерлык итәр (ансыз да булмый, чөнки идеаль тигезлек оҗмахта гына ул), бусы инде теге яки бу милләтнең йә булмаса милләтара яңа берләшмәнең көченнән, акылыннан тора. Кем белә, бәлки язмыш андый вазифаны нәкъ менә безгә – татарга йөкләргә җыенадыр? Һәрхәлдә, янә бер талант иясе Рашат Сафин "Татар юлы" һәм "Татар миссиясе" китапларында нәкъ шулай дип ышана һәм ышандыра. Ә Личутин абый, Сез карганасыз, әмма ышанмыйсыз. Ышанычсызга Алла да ярдәм итмәс шул.


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 27-28 | 12.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»