поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.01.2018 Ана теле

Ана теле: Профессионализм, жаргон, арго нәрсә ул?

Сөйләм оештырганда мәгънәгә тәңгәл сүз табу өчен тел гыйлемендә куллану максатын күздә тоткан төркемләүләр дә бар. Мәсәлән, Флера Сафиуллинаның “Лексикология” дәреслегендә “Кулланыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы” дигән бүлек аерып чыгарылган. Анда күрсәтелгән төркемнәрдән термин, алынма, неологизм, архаизм, диалектизмнарга без язмалар багышладык инде.

Чиратта һөнәрчелек лексикасы (профессионализм), жаргон һәм арго сүзләр. Бу төр лексик берәмлекләр, гомумкулланыш берәмлекләреннән аермалы буларак, билгеле бер кешеләр төркемендә яисә коллективта, билгеле бер сөйләмдә (стильдә) генә, билгеле бер иҗтимагый катлам яисә аерым бер шәхес сөйләмендә генә кулланыла. Шушы үзенчәлеге белән бер-берсенә охшаш, кардәш булсалар да, куллану ягыннан алар бер-берсеннән аерыла. Заманында без шушы кыйблада Миргазыян Юнысның “Теләп алган давыл” дигән повестен күзәткән идек. “Кулыма ике тәлинкә солы боткасы тотып камбуздан чыктым да буфет аркылы ашханәгә юнәлдем. Диңгез дулкынлана иде. Палуба янтаеп киткәндә бер аягым бушлыкта асылынып кала. Икенче мизгелдә палуба турая башлый...”.

Менә бу өзектә сүзләрне кулланыш өлкәсенә карап җентекли башласак, кул, ике, тәлинкә, солы боткасы, чыктым, юнәлдем кебек сүзләр гомумкулланыш яисә битараф сүзләр булыр, ә буфет, ашханә, камбуз, диңгез, дулкын, палуба һәм башкалар термин. Термин турындагы язманы искә төшерсәгез, без ул төр лексик берәмлекләрне ике төркемгә аерган идек: киң кулланышлы терминнар, ягъни махсус белгечлек, һөнәрчелек, фән тармагыннан чыгып, башка өлкә, стильләргә дә керә башлаган, ягъни битараф сүзләргә якынайган терминнар (бу очракта алар: буфет, ашханә, диңгез, дулкын һ.б.) һәм әлегә үз терминология кысаларында, таррак кулланыштагылар (бу очракта: камбуз, палуба ягъни диңгезчелек терминологиясе лексикасы).

Текстны укуны дәвам иттерик: “Кок миннән рәхәтләнеп көлде, Көлүеннән туктагач, аңлатырга кереште: – Колагыңа киртеп куй – пароходта бусага юк, комингс кына бар. Идәнне монда палуба дип йөртәләр. Стена урынына – переборка, түшәм – подволок. Син үзең диңгезчеләр телендә – гарсон. Мине дә монда кандей дип кенә йөртәләр...”. Биредә инде терминнарның өченче төренә юлыгабыз: комингс, переборка, подволок – болар инде диңгез белгечләре генә, шушы даирәдә генә кулланыла торган берәмлекләр, ягъни һөнәрчелек лексикасы, фәнчә әйтсәк, профессионализмнар.

Әлеге китапта алга таба иллюминатор, шкертик, кильватер, баркентина, лаг, форштевень, ватерлиния, клотик, киль, брашпиль, кнехт һәм башка дистәдән дә ишле сүз–профессионализмга юлыгырбыз. Аларның ни-нәрсә аңлатканын төшендерер өчен автор бит асты искәрмәсе биреп барырга мәҗбүр.

Шул ук контекстта гарсон, кандей дигән сүзләр әйтелде. Болары һөнәрчелек сүзләре түгел. Профессионализмнардан башка диңгезчеләр аралаша-аңлаша да, үз һөнәр-эшләрен башкара да алмаслар иде, ә менә гарсон, кандейлар андый ихтыяҗлы түгел, аларны кулланмаска да була. Болары – жаргонизм дип аталган берәмлекләр. Бу әсәрдә алга таба да дракон (боцман), бабай (өлкән механик), лайба (зур кораб) кебек жаргонизмнарга юлыгабыз.

Бу төр лексика шәхсән үземә бик якын, күңелгә ятыш – елга техникумын тәмамлап, штурман һөнәре алып, бераз елгаларда эшләргә туры килде; укыганда ук әле канапатчы һөнәренә өйрәттеләр, салчылар белән аралаштым, пристаньнәрдә йөкчеләр белән эшләдем. Ул елларда авылда кирпеч сугучы, мич чыгаручы осталарга кулдаш булырга туры килде. Һәр эштә үз сөйләме, үз сүз-гыйбарәләре. Күпчелегендә төрки-татар нигезле терминнар да аз түгел.

Аңлашыла да: татар милләте хезмәт яратучан, кызыксынучан, белемле һәм белдекле, дөньяның төрле кыйтгаларына таралып, төрле һөнәргә җәлеп ителгәнлектән, ул күп һөнәрле дә; шуңа күрә аның һөнәрчелек лексикасы да телендә бик борыңгыдан тупланып килеп, бай хәзинәгә әверелгән. Җир эшкәртеп иген игү, урман кисеп, сал агызу; шахтада күмер чабу; нефть чыгару; туку, чыпта, палас сугу, кием кисү-тегү; мех эшкәртү, күн ясау; балта эше; слесарьлек, тимер-чуен кою, аны эшкәртү, очкычлар, кораблар, автомобиль ясау һәм башка бихисап хезмәт-һөнәрчелек өлкәсендәге тәҗрибә катлам-катлам булып телебез хәзинәсендә дә саклана. Телебез фәнендә аларны өйрәнгән махсус хезмәтләр бар.

Мәсәлән, Резеда Рәхимованың “Татар теленең һөнәрчелек лексикасы”, Тәнзилә Хәйретдиневаның “Татар теленең көнкүреш лексикасы” дигән китаплары һ.б. Яңа гасыр башында гына да өч дистәдән күбрәк һөнәр һәм белгечлек өлкәсенә кагылган урысча-татарча сүзлекчәләр әзерләнеп-бастырылып чыгарылды; аларда да бу төр сүз һәм гыйбарәләр мулдан тупланган. Шулай да бүгенге максатыбыз аларны барлаудан бигрәк, сөйләмебездә куллану мәсьәләсе. Үзенчәлек шунда ки, аларның барлыкка килү, формалашу кысалары тар булган кебек, – аерым бер һөнәр, белгечлек кысалары бит, – куллану чикләре дә тар – шушы белгечлек, шушы һөнәр кешеләре, шушы һөнәрчелек гамәлгә ашырылган урын гына. Әйтик, газет редакциясеннән яисә нәшрияттән эш бетереп кайткан журналистка бүтән урында, бүтән даирәдә авантитул, шмуцтитул, шрифт, саф баш, шпон, дубляж, башлам, очлам һ.б. профессионализмнар кирәк булмас.

Шулай да алар, әйтик, шәхсән үземә, тулаем яшәештә ят түгел, теләп кулланыла. Бөтен гомер диярлек шушы газет, нәшрият эшендә үтте, радио, телевидение һөнәрләре дә якын. Шул һөнәрчелек белән бәйле тел хәзинәсе белән фәнни юнәлештә дә кызыксынылган, шуларга караган сүзлекләр туплау, бастырып чыгару белән дә мәшгуль идек. Мондый эзләнүләрнең кирәге тагын шунда: матбугат, нәшрият эшчәнлеге белән шактый киң даирә мәшгуль – бу лексик хәзинәне (күпчелеге газетизмнар) барчабыз да ишетеп, укып торабыз бит: башмәкалә, башисем, бит, тәрәзә, чардак, подвал, сәхифә, репортаж, интервью, мәкалә, хәбәр, тасвирнамә, очерк, фельетон, алмаш бит, махсус хәбәрче, үзхәбәрче, мөхәррир, редактор, хезмәткәр, редакция, типография, әңгәмә. Журналистлар даирәсендә алар да профессионализм яисә жаргонизм булып китә ала.

Архивымны барлап утырганда “Ватаным Татарстан” газетының 60 еллыгы уңаеннан аның ,Журналист” дигән стенгазетына юлыккан идем. Шунда бер язма бар.”Кем ничек аңлый?” Редакциягә әнисе белән килгән баланың анда эшләүчеләрнең кайбер сүзләренә сәерсенүе: “Подвал” юк, шунсыз макет төзеп булмый...; Бу материалның суын сыгып бирегез әле...; Шәфигулла, “баш”ың кайда? Машбюрода, хәзер кертәм...; Мәрьям апа, сезнең ике “багана” керә: берсе – “Партоешмаларда”га, икенчесе – “Үзәк матбугатта”га...; “Чардактагы башыңны ике багана арасына кыстыр, ә дилбегәне кыскарт”, ди өлкән сәркәтип яшьрәгенә. Сабыйга, чыннан да, аптырарлык, ә безгә мәгълүмәт, белем чыганагы, сөйләмебезне баету чарасы. Урыс теле галиме Т.Винокурның “Һөнәр ул наданнарга башваткыч сер” дигән гыйбарәсе истә калган. Ә бит һөнәрнең хәсиятен сүз дә ачып бирә ала.

Барыбыз да диярлек – төрледән-төрле һөнәр ияләре; кайберләребезнең бу кыйблада күзәтүләре дә бардыр; уртаклашасыгыз килеп йөрмиме? Менә үзем, “кирәге чыгар” дип, шундый “сәер”лекләрне газетлардан күчереп куйганмын: Авыл егете – комбайнчы белән интервьюдән: “Комбайннарның ургычларын алдан өч метрлы бармаклар белән үстерделәр. Әвернәсен алып куйдылар, ә кабул итү шнекларын һәм күчергечләрен эшләтүдән туктаттылар...”. Яисә музыкант газетка яза: “Баянчы егет көйләр язуда да сәләтен сынап карый. Татарстан радиосын тыңлаучылар аның “Шаяру” юморескасын, баян өчен скерцосын, баян өчен концерт пьесасын ишетеп беләләр...”; Дөрес аңлашылсын: һәр профессионализмны, кызыксынып, кызыгып китеп, сөйләмеңдә куллана башларга димибез, әйтик, бүген компьютер ифрат киң таралып, аны куллануда бик күп яңа сүз хәрәкәткә килсә дә, аларның (мәсәлән, сумматор, актив өслек, ачык файл, адаптор, антивирус, санак, басак, утлы каләм һәм башка дистәләрчә неологизм-профессионализмнарның) “үз мәйданыннан” тиз генә чыгуына исәп тотарга ярамыйдыр. Кирәк тә түгел!

Шуңа күрә дә ул кулланылуы ягыннан чикле лексика дип атала да. Дөрес, алар үз кысаларында мәңгегә бәйләп-чылбырлап куелмаган, тел белгечләре билгеләп үткәнчә, профессионализмнар гомумкулланыш сүз составын баету чыганагы булып та санала. Моңа бер генә мисал, әлеге дә баягы, сүзебезнең башы – диңгез терминологиясеннән аврал сүзен китерү дә җитәдер. Заманында үзем дә яңа терминнарны ясау, камилләштерү өчен чыганакларны тәкъдим иткәндә элекке һөнәрчелек лексикасының (беренче чиратта игенчелек, тегермәнчелек, туку-эрләү һөнәре) профессионализмнарын үзләрен һәм аларны ясауның грамматик чараларын актив кулланырга мөмкин дип, моны күп санлы мисаллар белән исбатлаган идем. Мәсәлән, нефть терминологиясендә борау, измә, торба ише күп кенә профессионализм актив кулланышлы терминнар булып китте.

Тик бу һәр профессионализмны шундый киләчәк көтә дигән сүз түгел. Сәбәбе: аларга сөйләм мотивларының чикләнгән булуы. Әйтик, медицина термины бер караганда бик гомуми, барыбызга да кагыла кебек. шулай булгач, бу өлкә лексикасы барысына да аңлашылырга тиеш, дип уйлау дөрес түгел. Бу теманың да сөйләм адресаты бик чикле. Шуңа күрә матбугатта, радио, телевидениенең популяр тапшыруларында, реклам текстларында медицина терминнары–профессионализмнары белән мавыгу сөйләмнең үтемлелеген, нәтиҗәлелеген бик нык киметә. Моның өчен махсус газет–журналлар, кушымталар, тапшырулар бар.

Бу таләп массакүләм мәгълүмат чараларында, рекламда чыгыш ясарга алынган һәр белгечкә (хуҗалык җитәкчеләренә, сәнәгать һәм сәнгать, мәгариф-мәдәният, банк-икътисад, спорт һәм башка белгечлек вәкилләренә) кагыла. Аларга сөйләм оештырганда аның мотивларын, ягъни кемгә нинди максатта бәян итүен төп-төгәл күз алдында тотарга кирәк. Мисалларны матур әдәбият әсәреннән башлап җибәргән идек, шуңа бәйләп төгәллик тә. Күрдек, әдәби әсәрдә профессионализмнар гади укучыга мәгълүм һөнәр ияләрен якыннан аңларга булышты; өстәмә мәгълүмат та бирде; шул ук вакытта әсәрне тиз укырга комачаулады, укудан бүленергә мәҗбүр булудан ризасызлык тудырды. Һәрхәлдә һөнәрчелек сүзләре һәр төр сөйләмдә, беренче чиратта, матур әдәбият әсәрләрендә, публицистикада стиль чарасы, өстәмә мәгълүмат, белем чыганагы буларак урын ала алсалар да, монда һичшиксез чама белү сорала; урынсыз әйтелгән (язылган) бер генә сүзнең дә әллә күпме зарар китерүе ихтимал. Бер кисмәк балга төшкән бер кашык дегет шул булыр.

Ә мондый хәлгә юл куймаска кирәк дип киңәш бирүе генә җиңел, үтәве бер дә үзеннән-үзе генә башкарыла алмый, чөнки һәркайсыбызның үз һөнәре, үз белгечлеге; һәр белгечлек үзенең сөйләм рәвешләре, үз сүз-гыйбарәләре белән үзенчәлекле. Аларның бүтәннәргә аңлашылмавы табигый хәлдер. Димәк, һәркайсыбызга шушы каршылыкны җиңү өчен өстәмә тырышлык салырга, белем һәм күнегүләр алу юлыннан барырга ләземдер.

Киләсе язмабызда, Аллаһы боерса, шундый ук кызыклы лексик берәмлек – жаргонизмнар турында гәп корырбыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»