поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2018 Әдәбият

Исән булса, Гөлшат Зәйнәшевага бүген 90 яшь тулыр иде

Исән булса, 13 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 90 яшь тулган булыр иде. Ул 2005 елда якты дөньядан китте. Аның иҗаты татар халкына, әдәбият, сәнгать сөючеләргә, бигрәк тә җыр яратучылар яхшы таныш. Кызганыч, шагыйрәнең бу туган көне уңаеннан нинди дә булса чаралар уздырылуы ишетелмде. Без исә олы шәхесебезнең юбилеена багышлап "Казан утлары"нда чыккан язма тәкъдим итәбез.

 2013 елның җәендә, әле «Чын мирас» журналында эшләгәндә, редакциябезгә бер абзый килеп керде. Үзен, Энциклопедия институты галиме, икътисад фәннәре кандидаты Марс Гаитов, дип таныштырды. «Казанның Хөсәен Мәүлетов урамындагы 13 нче китапханәсендә Гөлшат Зәйнашева музее бар. Ул 2006 елда ачылган иде. Биредә шагыйрә язмышы һәм иҗатына багышланган бик күп кызыклы документлар саклана. Мин Гөлшат апаның туганы булам: аның әтисе Хисам әбием Фәрхисрур белән бертуган. Гөлшат Зәйнашева турында җентекле мәкалә әзерлисем килә. Бастырып булыр микән?!» – диде ул.
 
Без шатланып риза булдык. Бер-ике атнадан шагыйрәнең бар фаҗигасен, казаныш-уңышларын ачкан мәкалә әзер һәм минем өстәлдә иде инде. Ул 2013 елның ноябрь санында «Яралы язмышлы шагыйрә» исеме астында басылып чыкты.
 
 Үзе турында тулы мәгълүмат туплаган автобиографик альбом төзүне дә, кемнәрдәндер, биш елдан биш елга килә торган чираттагы юбилейлары уңаеннан, мәкалә язуларны оештыруны да хупламаган Гөлшат Зәйнашеваның тулы биографиясе белән мин әлеге фәнни-популяр, документаль язма аша таныштым.
 
Шулай да Гөлшат Зәйнашева шәхесенә бәйле кызыксынуларым күпкә алданрак башланган иде. Педагогика университетында укыганда һәм эшләгәндә, «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек иттем. Шунда үзебезнең уку йортын тәмамлаган язучы-шагыйрьләрне утырышларга чакыруны матур бер традициягә әйләндердек. Илдар Юзеев, Ренат Харис, Лена Шагыйрьҗан, Мәдинә Маликова, Зиннур Хөснияр белән очрашуларда булган кызыклы вакыйгалар аеруча да хәтергә уелган. Чаллыда инде өеннән чыга алмаучы, олыгайган Энҗе апа Мөэминова белән телефоннан алып барылган онлайн очрашу-трансляция дә – күңелдә якты истәлек.
 
Әлеге очрашу чараларына әзерләнгәндә, һәрвакыт остазым Фоат абый Галимуллин белән киңәшләшә идем. Ул мине сабыр гына тыңлый да, үзе кебек олпат, минем өчен аерым бер сихрилеккә ия, күп серләр саклаучы өстәле тартмасыннан альманахлар тартып чыгара. (Шәкертлек елларында гел шулай бит ул: профессорның портфелендә ниләр бар икән; кабинетына кереп, өстәл тартмаларын бер «тентеп» чыгасы иде, дигән хыяллар ниндидер татлы, хулиганый ләззәт бирә!) Кулдан эшләнгәннәр… Тәмләп төпләнгәннәр… Тышлыгына «Яшьлек тавышы» дип язылган. «Син кемнәрнең юлын дәвам иткәнеңне беләсең инде. «Илһам» берләшмәсенең тарихы нинди бай. Галимә Мәдинә апаң Җәләлиева җитәкли иде аны элек. Бу альманахларда Марс Шабай, Хисам Камалов, Энҗе Мөэминова, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева һәм башка бик күпләрнең тәүге – өйрәнчек әсәрләре басылган. Мә, алып карап чык. Бар сорауларыңа шуннан җавап табарсың», – диде Фоат абый. Чыннан да, альманахлар хәзинә иде минем өчен. Элгәрләребезнең юлын дәвам итеп, дәртләнеп, без дә «Яшьлек тавышы»н чыгара башладык. Ул газета буларак дөнья күреп, Казанның педагогика университеты галәмнән гаип булу язмышына дучар ителгәнче шактый еллар басылып килде. Илдар абый, Гөлшат апалар эше дәвам иттерелде…
 
Ни кызганыч, Гөлшат Зәйнашева белән очрашуга чират җитми калды… Ләкин мин аның тәүге шигъри тәҗрибәләре хакында да, ни өчен Тукай стипендиясе алып укучы студентның безнең уку йортыннан куылуын да, кире кайтарылып, укып бетерү тарихын да, фаҗигале язмышлы шагыйрә булуы турында да мәгълүмат туплаган идем.
 
Тыңлыйсызмы, мин сөйлимен
Үткән гомерем турында.
Үткәннәрем – бер җыр, бәет,
Барысы чагыла җырымда.
 
Барысы, җырларга әверелеп,
Сибелеп калган эзләремдә.
Җырларыма сыеп бетми,
Моңы калган күзләремдә,
 
– дип яза ул «Үзем турында» шигырендә. Әлеге юлларга шагыйрәнең балачак елларында, үсмерлек һәм студентлык чорларында күргән бар авырлыгы тулган. Җыр язуның, моң-аһәңне иң нәзек, тирән катламнарында аңлауның асылы да шул строфаларда ачыла.
 
Фикердәшен шагыйрә Лена Шагыйрьҗан заманында: «Җырлар дәүләтенең башлыгы», – дип атаган иде. Шул дәүләт белән ничек идарә итүе турында сөйләшик әле. Ярдәм рәвешендә, Гөлшат Зәйнашеваның ахирәте Нәсимә Әхмәтҗанова язган истәлекләр игътибарга лаек. Бүген, татар совет җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертеп, сан ягыннан да, сыйфат мәсләгеннән дә алыштыргысыз роль уйнаган Әхмәт Ерикәй, Мостафа Ногман, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Гөлшат Зәйнашевалар буыны китеп баргач, матур әдәбиятка катнашы булмаганнар тарафыннан заман шаукымына иммунитеты бик тә зәгыйфь җыр текстлары язылганда, әлеге фикерләр аеруча да әһәмиятле.
 
«Гөлшат җыр язып йокларга ятты, җыр белән йокыдан уянды. Аларда кунарга калган төннәрдә кәгазь кыштырдаган тавышка уянып китәм дә гаҗәеп бер хәлгә шаһит булам. Кичтән язган шигырь битен бөтәрләп ыргыта да, үҗәтләнеп, яңа вариантын яза башлый. Очына чыкмыйча йокларга ятмый. Катлаулы, югары стильдә дә язмый үзе, гап-гади сүзләр белән гап-гади уйларын сынландыра. Менә шул сәләте аны җыр остасы итеп үстерде дә инде. Җыр аның стихиясе булды, бөтен иҗатын, бөтен вөҗүден биләде. …Һәр шигырендә «җыр» дигән могҗизага мәдхия яңгырый. Яшәешебезнең төрледән-төрле күренешләре җыр образы белән өртелгән. Табигатьнең һәр бизәгендә җыр күргән, кешенең һәр гамәлендә җыр ишеткән Гөлшат. Гомере буе җыр колы булып, яктылыкка, биеклеккә омтылып яшәгән. «Менәргә иде Урал тауларына» дигән җырында шагыйрәнең бу омтылышы бөтен мәгънәсе белән ачыла» (Әхмәтҗанова Н. Сайрар кошы идең халкыңның // Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр / [төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – Б.26), – дип яза ул.
 
Менәргә иде Урал тауларына,
Басарга иде кыя ташына.
Шул кыядан кушылып җырларга иде
Урал бөркетләре таушына.
 
Чыннан да, Мансур Мозаффаров тарафыннан киң диапазонлы көйгә салынган, халык беренче яңгыраштан ук үз иткән, Илһам Шакировны зур артист буларак бар татар дөньясына таныткан әлеге җыр шактый бәхәсләр уята. Шул уңайдан, Ләбибә Ихсанова болай дип белдерә: «Бер төркем яшь язучылар әдәбиятка килгән 50нче еллар шигърияттә лириканың читкә кагылган еллары булды. Кешенең рухи дөньясына, эчке кичерешләренә, уй-хисләренә урын аз бирелде. Җырчы шагыйрьләрне «күбрәк мәхәббәт җырлары язасыз», дип шелтәләделәр…
 
Ә Сибгат Хәким Гөлшатны Язучылар берлегенә тәкъдим иткән рекомендациясендә: «Зәйнашева җырларының халыкка ничек хезмәт итүен белү өчен, берәр атна авылларда булу да җитә. Авылларга чыга алмасаң, радиога колак салу да җитә», – дип язды» (Ихсанова Л. «Җырны тиккә җырламыйлар…» // Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр / [төз.: Ә.Хөсәенов, Р.Шакирова]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – Б.45).
Әйе, авыл кешесенә, гомумән, безнең татар халкына лирик нечкәлек бервакытта да ят булмады. Халык җәүһәрләре мисалында тәрбияләнгән биниһая күп профессиональ композиторлар, бу үзенчәлекне тирәнтен аңлап, Гөлшат Зәйнашеваның күңел лирикасы төренә кергән җыр текстларын бик теләп, ярыша-ярыша көйгә салдылар. Аеруча да туган якка, аның табигатенә мәхәббәт хисе белән өртелгән ихлас поэзия җәлеп итте аларны. Шагыйрә дә, үз чиратында, туган як образын типиклаштыра белде. Идел буйлары да, Урал таулары да, Кукмара юллары һәм Ык агышлары да, Керкәле таулары һәм туган Минзәләсе дә, гомере узган Казаны, Казансу буйлары да, Яңа Әтнәсе, әле тагын халкыбыз гомер кичергән бик күп төбәкләр – һәммәсе аның туган ягына әверелгән иде. Бу күзәтүчәнлек, кендек каны таммаган, бала чагы гөрләп узмаган җирләрнең дә сихри гәүһәрләрен табу Гөлшат Зәйнашеваның гомере буе сөйгән халкы арасында туктаусыз очрашуларда йөрүдән киләдер.
 
Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Яктыра матур уйлардан.
Нинди серләр бардыр офыкта, –
Чакыра әллә кайлардан.
 
Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә…
(«Бәхет юллары». Луиза Батыр-Болгари көе)
 
«Бәхет юллары» җыры тексты – шуның мисалы. Гомумән, юл, туган якка кайту юлы, урман юлы, су юлы һ.б. юллар белән бәйле символлар шагыйрә иҗатында әһәмиятле урын били.
Туган як төшенчәсенә тоташкан тагын бер калып – тау символы. Инде алдарак Урал тауларын телгә алган идек. Кукмараның тауларын да бер «ярсытып» тетрәндерә шагыйрә:
 
Ярсып поездлар узганда,
Тетрәп кала таулары…
 
Эх, Кукмара, Кукмара!
Ерагаймасын ара…
(«Кукмара». Мәсгуд Имашев көе)
 
«Сәяхәтче җыры» (Зиннур Гыйбадуллин көе) да таусыз язылмый («Таныш түгел юллар буйлап / Мин озак йөрдем. / Туган ягым күрнерме дип, / Тауларга мендем»), Керкәленең исә таулары биек (Илгиз Закиров көе; «Керкәле таулары биек, / Биек булса да меник…»), «Туган ягымда» (Илгиз Закиров көе) җырында да бер тау бар («Туган ягымда бер тау бар, / Түбәсе күккә тигән…). Һаман үсештә булу, биеклеккә менеп, туган як гүзәллеген күзәтү әнә шулай гәүдәләндерелә. «…бу шагыйрә – татар сәнгате, мәдәнияте белән шигъриятне тоташтыручы рухи бер ялганыш ул: каядыр югарыда, сәхнәдә йә күңелләр мөнбәрендә мөлаем итеп сөйли, җырлый, каядыр чакыра кебек», – дип яза аның таланты турында Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ (Гаташ Р. Моңнар бәйрәме // Казан утлары. – 1998. – №1. – Б.115).
 
Шунысы бар: һәр ике очракта – юллар-илләр гизгәндә дә, текә тауларга менгәндә дә, лирик герой төп образ булып кала, аның янәшәсендәге кошлар, урман-күлләр, поезд-машиналар, хәтта сөйгән яры икенчел планда сурәтләнә – төп басым лирик геройның психологиясен, хис-кичереш-халәтен әлеге ярдәмчел образ-символлар аша сюжетчыл җыр текстына салу кыйммәтенә ирешүгә ясала.
 
«Радио, телевидение, концертларда аның сүзләренә язылган җырлар бик еш яңгырый иде, алар халыкның мәхәббәтен тиз яулады. Чөнки күренекле композиторлар иҗат иткән моңлы көйләр, Гөлшат апа язган тирән фикерле сүзләр халыкчан, аңлаешлы, җырчылар да аларны бик теләп, яратып, оста башкаралар, тыңлаучының күңел кылларын тибрәндереп, җырга гашыйк итәләр. Ул җырларда чын мәхәббәт, дуслык, туган илгә тугрылык, аны ярату хисләре яңгырый, алар тыңлаучыны уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, яшәргә көч бирә» (Гаитов М. Җырга багышланган гомер // Казан утлары. – 2008. – №1. – Б.119-128), – дип яза галим Марс Гаитов. <…>
 
Мәкаләнең ахырын «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укырга мөмкин.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»