поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2010 Экология

КАЗАННЫ ДА СЕЛКЕТЕРГӘ МӨМКИН

Әлбәттә, әле яңа гына Гаитида булып узган фаҗиганең бездә, ягъни Татарстанда кабатлану ихтималы гаять дәрәҗәдә аз. Чөнки андый җир тетрәүләр, гадәттә, планетаның тауга якын төбәкләрендә күзәтелә. Мәсәлән, 1966 елда Үзбәкстанның Тянь-Шань таулары итәгенә сыенган гүзәл башкаласы Ташкентны хәрабәгә әйләндергән җир тетрәү, 1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанның Спитак шәһәрен һәм 58 авылны 30 секунд вакыт эчендә тулысынча юк иткән коточкыч катастрофа нәкъ менә тауларның тектоник катламнарга басымы нәтиҗәсе. Ә Татарстан, мәгълүм ки, географик яктан кыр-дала зонасына урнашкан. Димәк, аның биләмәсендә классик җир тетрәү булырга мөмкин түгел. Анысы шулай, ләкин чынлыкта безнең республика да сейсмик яктан тотрыксыз төбәкләр рәтенә керә икән бит.

Моннан биш-алты ел элек Россия Фәннәр академиясенең җир физикасы институты илнең яңа сейсмик картасын төзеде. Әлеге карта буенча хәзер Татарстан 6-7 баллы җир тетрәүләргә әзер булырга тиеш. Ә элегрәк ул 4-5 баллы шкалага гына карый иде. Гаитидагы җир тетрәүнең нәкъ менә 7 баллы булуын истә тотсак, әлеге саннарның ни аңлатканын күз алдына китерү кыен түгел. Мәсәлән, Әрмәнстандагы Спитакны юк иткән һәм 25 меңнән артык кешенең гомерен өзгән җир тетрәү Рихтер шкаласы буенча 10 балл белән билгеләнгән иде.

 

Татарстанның сейсмик рейтингы җир астыннан күпләп нефть чыгару аркасында гына түгел, ә сейсмологларның тектоник катламдагы ярыкларны исәпкә алуы аркасында да үсә. Яңа картадан күренгәнчә, Яшел Үзән, Чаллы, Бөгелмә һәм республиканың кайбер бүтән шәһәрләре 6 баллы сейсмик зонага урнашкан. Ә «Ромашкино» ятмасы 7 баллы зонага туры килә.

 

Шулай ук безнең Казанны да кайчан да булса 7 баллы җир тетрәү селкетергә мөмкин. Чөнки шәһәр Идел һәм Казансу ярларын тәшкил итүче «көчсез» грунт өстендә утыра. Татарстан георазведка идарәсенең «Геодинамика» үзәге белгечләре әйтүенчә, андый җир тетрәүләрнең якындагы 50 елга фаразы ким дигәндә 10 процент тәшкил итә. Гомумән, Татарстан биләмәсендә сейсмик киеренкелек даими сизелә. Дөрес, әлегә ул чагыштырмача көчсез. Җир асты тибрәнүләренең күпчелеге «Ромашкино» ятмалары тирәсенә туры килә. Бераз өлеше Чулман тектоник җир ярыгы зонасында. Соңгы 25 ел эчендә аеруча көчле 6 баллы җир тетрәүләр 1986, 1990, 1991 елларда Әлмәт, Чаллы, Алабуга шәһәрләре тирәсендә күзәтелгән.

 

Ә Казанга килгәндә, аның үзенчәлеге – ул карст катламнары өстендә утыра. «Геодинамика» үзәге белгечләре фикеренчә, киләсе 50-60 ел эчендә аның ландшафты танымаслык булып үзгәрергә мөмкин. Шәһәр даими рәвештә аска иңә. Монда төп проблема – андый урыннарга салынган корылмалар җир аз гына селкенсә дә җимерелергә мөмкин. Мәсәлән, карст катламы өстендәге йорт ишелсен өчен 4 баллы селкенү дә җитә. Шуңа да торакларны хәзер андый бәла-казаларга каршы торырлык яңа ысул белән төзергә туры киләчәк. Ә бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Әлбәттә, иң беренче чиратта, Казанның сейсмик хәлен җитди өйрәнү һәм бәяләү сорала. Дөресен әйтергә кирәк, ул шәһәрдәге фатир бәяләрендә дә һичшиксез чагылыш табачак. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Шаляпин һәм Астрономия урамнары чатында җир убылганнан соң биредәге йортларда фатир бәяләре шунда ук аска тәгәрәде. Әлбәттә, кемнең инде андый урында яшисе килсен. Шулай ук Кызыл Позиция урамындагы тирән чокыр янәшәсендә яңа салынган күпкатлы йортларны да куркынычсыз дип әйтеп булмый. Гомумән, шәһәрнең карст катламнары тирәнтен өйрәнүне сорый. Һәм әлбәттә, моның өчен акча кирәк. Мәсәлән, С.-Петербург урамы, «Органик синтез» заводы һәм Дәрвишләр бистәсе урнашкан урыннарда җир астында сульфит һәм доломитлар хәрәкәте көчле. Белгечләрнең исә бүген шәһәрнең кайсы төшендә җир убыласын алдан фаразларлык мөмкинлекләре юк. Дөрес, шәһәрнең геодезик челтәрен булдыру буенча инде ничә еллар эш алып барыла анысы. Казанның үз сейсмостанцияләрен төзү турында да күп сөйләнде. Ләкин Татарстан геология разведкасы идарәсенең «Геодинамика» үзәге башлыгы Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, бу мәсьәләдә эш әле һаман да шул сөйләшүдән ары китә алмый. Әлеге дә баягы, хикмәт тагын акчага килеп терәлә. Казанның сейсмик хәлен даими күзәтеп тору өчен шәһәрдә, ким дигәндә, биш сейсмостанция төзү кирәк. Аларның берсен Журналистлар урамында, ә калганнарын шәһәр әйләнәсенә урнаштыру каралган иде. Ләкин боларның барысы да әлегә хыял булып кына кала.

 

Ә бәлки, кем әйтмешли, ул станцияләрнең кирәкләре дә шул кадәрле генәдер. Чөнки әлегә җир тетрәүләрне кыска вакыт эчендә барыбер фаразлый алмыйбыз бит. Шулай булгач, аның өчен акча түгү дә, бер караганда, урынсыз кебек. Ләкин Рамил Гатиятуллин фикеренчә, сейсмик зоналарда хәлне даими күзәтми торып, җир тетрәү турында алдан кисәтү, гомумән, мөһим түгел. Шунысы кызык, мәсәлән, без, ерак йолдызларны, галәмне өйрәнү өчен, кирәкме дип тормыйча, миллиардлар түгәбез, ә менә җир астыннан үзебезнең иминлеккә даими янаган куркынычны кисәтү өчен акча кызганыч. Моны исбатлау өчен бер генә мисал – Казанда соңгы тапкыр көчле җир селкенү 1865 елда күзәтелә. Ул чакта хәзерге «Тукай» мәйданындагы «Балалар дөньясы» кибете урнашкан урында тулы бер ат сарае җир астына убыла. Соңыннан аны күпме эзләп тә таба алмыйлар. Ә бит кайчан да булса шәһәрдә мондый хәл кабатланмас дип бүген кем гарантия бирә?!


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»