• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

13.01.2018 Язмыш

Бу фаҗига бөтен Татарстанны елатты

Теләче районында яшәүче Дәүләтшиннар һәм Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Лилия Шаһиева балаларының җидесен уздыра. Моннан бер атна элек – 4 гыйнвар көнне Казан –Шәмәрдән юлында килеп чыккан фаҗига Дәүләтшиннарның улы һәм килене, Лилия ханымның ике газиз баласының гомерен өзде. 12, 9, 4 яшьлек өч бала тома ятим калды, 2 яшьлек тагын бер сабый әнисез үсәчәк.

Ике гаиләнең Казанга ял итәр­гә барулары була. Теләчедән юлга чыккан “ундүртле” машинасына Гөлчәчәк һәм Рамил Дәү­ләтшин­нар, аларның гаилә дуслары Али­нә һәм Нияз Мортазиннар, Али­нәнең Лениногорскидан кунакка килгән энесе Руслан утыра. Казан белән Теләче арасы ерак түгел, әмма яшьләр башкалага барып җитә алмый. Ярты юлда фаҗигагә тарыйлар. Казан ягыннан килүче чит ил машинасы башкаларны узып  китәргә теләп, “ундүрт­ле”нең каршысына килеп чыга. Бер мизгелдә дүрт кеше – Гөл­чәчәк, Рамил, Алинә һәм Рус­ланның гомере өзелә. Нияз әле дә авыр хәлдә хас­таханәдә ята. “Хендэ Крето” машинасында утырган ир белән хатынның биш яшьлек улларын ияртеп Киров өлкә­сендәге Нократ Аланы шә­һәренә барышлары була. Алар өчесе дә исән калган. Әмма әниләре карынындагы баласын югалткан, ире белән улы исә табиблар кулында тормыш өчен көрәшә.  

“Дөньяның кадерен белик!”
 
Теләчедә гомер иткән Рамил белән Гөлчәчәкне бөтен район белән сагынып сөйлиләр. “Гөл­чәчәк  иремнең апасы иде. Иске Җөригә кияүгә чыкты. Үзләренең кибетләре дә бар иде. Ире дә шунда эшләде. Балалар исә гел әниләрдә булды, – дип сөйли Гөлчәчәкләрнең килене Рәдифә. – Икесе дә чибәр иде алар. Рамил белән Гөлчәчәк төсле тату гаилә күргәнем юк иде. Апа бик тә уңган хатын булды. Чит кеше тормышы читтән караганда яхшырак күренә бит ул. Аш-суга бик оста булды. Ашлар уздырганда да бар эшне үзе эшләде. Бәрәңге чүп­ләгәндә дә аның җитезлегенә шакката идем. Исән булсалар, быел май аенда апага – 35 яшь, җизнигә көзен 40 тула иде. 10 ел буе йорт җиткерделәр. Күпме тырышып эшләп, әле дә шул йортка күчә алмый калдылар. Ул көнне юлга чыгуга, Гөлчәчәк апа әнидән шалтыратып балаларның хәлен белешкән. “Зәринә борчымыймы?” – дип сораган. Ә дүрт яшьлек кызлары бик тыныч бала аларның. Әби-бабасын борчыганы юк иде. Әллә апаның күңеле берәр нәрсә сизгән инде? Ни дип әйтергә дә белмим. Малай­ла­рының акыллылыгына шаккатам. Рамил алар­ны чын егетләр итеп үс­тергән.  Малайлар барысын да белә, әмма еламаска тырыша. 9 яшьлеге генә кычкырып-кыч­кырып елап ала да туктый. Аларга карап йөрәк сыкрый. Ничек тә шул сабыйларны үстерергә булышасы иде инде. Беребез дә аларга әти-әни була алмаячак. Әмма ничек тә барыбыз бергә аларга наз бирергә тырышачакбыз. Елап утырып булмый. Әнә шулай сабыйлар янында көчле булырга тырышып, еламаска өйрәнәбез”.
 
 
 
“Башта моның кадәр каты дип уйламадык”
 
Куркыныч хәбәрне Гөлчә­чәкнең энесе Булатка шалтыратып әйтәләр. “Башта мондый зур фаҗига булгандыр дип уйламадык та. Җизни белән апа гел Казанга йөреп торды. Кибетләре булгач, товар ташыдылар. Янәсе, берәрсе төртелгәндер генә дип уйладык. Юлда төрле хәл була бит. Ә бу авария якынна­ры­быз­ның гомерен өзде. Җизни каршы яктан килүче машинага юл да биреп караган, диләр. Тик икенче машина йөртүче дә шул якка чыгарга тырышкан. Ичмасам, теге машина читкәрәк борылса, без­некеләр басуга гына килеп керер иде. Үлем үкенечсез булмый инде ул. Гомерләре әнә шулай бетәсе булгандыр. Апа белән җизнине Иске Җөри зиратында икесен бер чардуган эченә янәшә җир­лә­де­ләр”, – дип сөйли Рәдифә.
 
Рамилнең апасы Зөлфия дә күз яшьләрен тыя алмый. “Без бик тату яшәдек. Киленнәр, кияү­ләр дигән аерма юк иде. Гөлчәчәк белән апалы-сеңелле кебек яшә­дек. Башта икебез дә бер-бер артлы малайлар тапты. Аннан соң өченчегә кыз алып кайттык. Бер үк көнне берничә сәгать аерма белән бер үк балалар тудыру йортында кызларыбыз туды. Бу балалар минем өчен бик якын. Аларны үзем­неке кебек яратам”, – ди Зөлфия ханым.
 
“Андый матур парлар башка булмас”
 
Фаҗигадә һәлак булган Али­нә Мортазина Теләчегә Лениногорскидан килен булып төшкән. Нияз белән Казанда таныша алар. Егет­нең туташ эшләгән оешмага йомы­шы еш төшә. “Нияз Әхәтович белән бер өлкәдә эшләдек. Бервакыт килеп керде дә: “Мин Алинәне Теләчегә алып кайтам. Сездә эш булмасмы?” – ди. “Мин эшләгән бүлектә бер буш урын бар иде. Шулай итеп Алинә белән танышып киттек. Өч ел элек Яңа ел ялларыннан соң эшкә чыкты ул. Әле дә хәтерлим ул көнне. Баштарак татар телен белмәгән кызга җиңел булмады. Эшләп китә алса ярар иде, дип тә уйлый башладым. Эшебез әби-бабайларның гозерен үтәп, үтенечен тыңлап уза. Алинә еш кына: “Эшләп китә алмыйча, сезне уңайсыз хәлгә куймаммы? Мин бит кешеләрнең әйткән сүзләрен дә аңламыйм”, – дип борчыла иде. Тырышты һәм үз дигәненә иреште, татарча да өйрәнде.  Күңеле әйбәт иде аның. Ник бер кешене кире борсын. Барысын да җайлап, әкрен генә аңлата иде. Районда матди ярдәм күрсәтү буенча җаваплы иде ул. Булдыра алганча, ярдәм итәргә тырышты. Ел ахырында булган акча беткәч, ярдәм сорап ки­лүчеләргә: “Алла боерса, Яңа елдан соң эшләрбез”, –  дип өмет биргән. Үзе дә гел өмет белән яшәде. Гел яңа планнар корды. Нияз Әхәтович белән бер-берсен бик яраталар иде. Аларның бер-берсен хөрмәт итүен барыбыз да белә. Инде хәзер Нияз Әхәто­вичның савыгуын көтәбез. Кызы хакына терелеп аякка бассын иде дип телибез. Бу фаҗига бөтен районны елатты”, – дип сөйли бергә эшләгән дуслары Фәридә.
 
 
 
Нияз  Саба районының Өч­на­рат авылында туып үсә. Теләчедә эшли һәм яши. Аның апасы Наилә кешеләрнең шулкадәр ярдәмчел булганына шакката. “Ниязны һәм аның гаиләсен хөрмәт иткәннәр икән. Тикмәгә генә, дуслык авыр чакта беленә, димиләр шул. Мин барлык ярдәм итүчеләргә, гаи­ләбезнең хәлен сораучыларга, авыр кайгыбызны уртаклашучыларга чиксез рәхмәтле”, – ди апасы Наилә.
 
 
 
Бу фаҗигадә якыннарын югалткан һәркемгә авыр. Ә менә берьюлы ике газизен салкын җир куенына салган Лилия ханым Шаһиеваның ниләр киче­рүен күз алдына да китерү кыен. 19 яшьлек Руслан апасы Алинә белән җизнәсе Нияз янына кунакка киткән җиреннән кире әйләнеп кайта алмый. “Хәлләрем бик авыр. Әлегә оныгым минем белән калды. Шул балага карап юанам. Алинә Казанда министрлыкта эшләде. Аннан кияү белән танышкач, Теләчегә кайтып китте. Бик бәхетле иде алар. Үз баласын бәхетле күрү әни кешегә зур сөенеч инде ул. Тик гомерләре генә булмады бала­ларымның. Инде киявебез генә савыга күрсен. Мондый хәсрәт­ләрне дошманыңа да күрсәт­мәсен”, – ди Лилия ханым.

Матурга күз тия
 
Туган туганның хәлен белми, аралашмый, йөрешми, дигән сүзләр күп ишетелә. Ә менә бу гаиләләр белән аралашкач, аларның бердәмлегенә, татулыгына сокландык. Барысы да бер учка җыйналган алар. Әти-әнине хөрмәт итәләр, туганнарның кадерен беләләр бу гаиләләрдә. Фаҗигадә һәлак булган парлар, бертуганнар Алинә белән Руслан турында гел матур сүзләр генә ишеттек. Якыннарын югалтканнарга бик авыр. Йөрәк алар белән бергә елый. Ятим калган сабыйлар кызганыч... Үзләрен зур егетләрчә тотучы малайларга, әнисен сорап аптыратучы Зәринәгә әти-әнисен кем алмаштыра алыр? Ә кечкенә Розалина әлегә әнисенең кайда икәнен белми, инде сабыйның әтисенә сәламәтлек һәм сабырлык телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments