|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2018 Җәмгыять
Газета-журналлардагы мәкаләләре белән таныш Рәсүлә Камалова югалган - табарга ярдәм итегез!"Матбугат.ру" редакциясенә Фирая ханым Ганиуллина мөрәҗәгать итте. Рәсүлә Габбас кызы Камалованы эзлибез, диде ул. Рәсүлә апа күпләргә таныш. Аның язмалары республика матбугатында еш күренә иде. Рәсүлә Габбас кызы Камалова 1944 елның 13нче июлендә Мамадыш районының Шәмәк авылында туган. Гомер буе укытучы булып эшләгән мәгариф ветераны. Республикабызның бик күп газета-журналлары хәбәрчесе. Соңгы елларда Мамадышның Юлчылар поселогында яшәде. Күршеләре сүзләренә караганда, узган елның 6нчы декабрендә иртәнге 6.00 сәгатьтә колак аппараты алырга дип Яр Чаллы шәһәренә киткән. Шуннан бирле хәбәре юк. Белсәгез, күрсәгез, "Матбугат.ру"га хәбәр итегез, зинһар!
--- |
Иң күп укылган
|