поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.01.2018 Җәмгыять

Авыл белән нишләргә?

Саумысыз, мөхтәрәм газета хезмәткәрләре! Яраткан басмабызда даими рәвештә милли мәсьәләләргә кагылышлы язмалар басылып тора. Мин, озак җыенгач, моңа карата кайтаваз язарга булдым. Бу, әлбәттә, фәкать үз фикерем генә.

Ана теле
 
Милләтне дин, тел, го¬реф-гадәтләр саклап килә. Шу¬ларның берсе генә җи¬тешмәсә дә милләт югала. Аллаһыга шөкер, яңа мә¬четләр корыла, яшь буын динебез исламга тартыла. Дин¬гә каршы килмәгән гореф-гадәтләребез дә әби-бабайлар дәверендәгечә бара. Ә менә телебезне югалту мәсьәләсе чишелеш таба алмый.
 
Галимнәр фикеренчә, ба¬ла үз ана телен камил белә башлаганнан соң гына башка телләрне дә өйрәнә ала. Ә бүген яшь буын вәкилләре арасында дәүләт теле булган рус телен камил белүчеләр дә бик сирәк. Рус телендә сөйләшүче татар балалары да күбрәк “кухонный русский”ны кулланалар. Шуңа күрә кайберәүләрнең “Балам рус телендә сөйләшсә, укырга ансатрак булыр” дигән фикере бернинди тәнкыйтькә дә чыдый алмый. 
 
Бөек чех галиме Ян Амос Каменский дүрт йөз ел элек әйткән фикерләр хәзерге дә¬вергә дә яраклы. Алты яшенә кадәр бала - ана мәктәбен, унике яшькәчә тел мәктәбен уза, шуннан соң аның профессио¬наль үсеш чоры  башлана, ди ул. Беренче-икенче этап¬ларда бала нинди мохитны үзләштерсә, олыгайгач та шул юлдан барырга тырыша. Ислам тәрбия кануннарында да “баланы җиде яшькә кадәр намазга тарт, әгәр ун яшендә намазга басмаса - суктыр” диелгән бит.
 
Гаилә мохитының әһәмияте ана телендә аралашу дә¬верендә тагын да арта, көчәя. Менә минем якын дустымның гаиләсендә өч кыз үсте. Тормышлары башка милләт халык¬лары арасында узды. Шуңа да карамастан, бу кызларның татарча сөйләшүен ишеткән кеше сокланып туя алмый иде. Олы кызы Саниянең дә улы татарча бик яхшы белә. Ул да руслар арасында яшәгән бала бит. 
 
Тагын бер танышым, хәрби офицерның, гомере горнизоннарда үтте. Хәзер бердәнбер улы ана телен белми. Әтисе моны малаеның рус нянясы тәрбиясендә үсүе белән аңлата. Хәзерге көндә ике оныгы да ана телендә сөйләшми. Шуңа нык үкенә ул.
 
Үз гаиләм тәҗрибәсенә кил¬гәндә, бабам Габделхәмит тә, әнием Әфзалия дә рус теле укытучылары иде. Бабам Богырыслан шәһәрендә укыганда рус телен шулкадәр камил белгән ки, сабакташларына “Анна Каренина” романын күңелдән сөйли булган. Спектакльләр куйганда суфлер вазифасын башкарган. Әнием ягыннан Хаҗи бабам, урманчы буларак, чуваш, мордва, рус халкы яшәгән авылларда эшләгән. Шуңа да безнең әниебез бу халыкларның тел¬ләрен камил белә иде. Әм¬ма гаиләдә һичкайчан рус телендә мөгамәләшмәде. Без ана телендә дөрес сөйлә¬мә-гәндә, төзәтеп, сүзнең дөрес әй¬телешен тәфсирләп бирә иде.
 
Фикеремне йомгаклап, шу¬ны әйтә алам: күп кенә мә¬каләләрнең авторлары ана телен саклау бурычы ата-анага йөкләнгән дип әйтә. Мин бу фикерләр белән, һичшиксез, килешәм. Ата-ана балага тәр¬бия бирү бурычын үзе генә башкарамы, әби-бабаларын да катнаштырамы, яки бу йөкне тетяларга, няняларга тапшырып, үзләре читтән генә карап торамы - һәркемнең үз ихтыярында.
 
Самара шәһәрендә үзен татарга санаган алтмыш-җит¬меш меңләп кеше яши. Ана теле мәсьәләсен бер “Як¬тылык” татар мәктәбе генә хәл итә алмый, әлбәттә. Шуңа күрә һәр микрорайонда татар телен өйрәнү үзәкләрен булдыру зарур. Безне алыштырачак буынның ана теле, мохиты, мәдәнияте, мәгърифәте турында һәркайсыгыз, ата-ана да, әби-бабай да бала дөньяга килгәнче үк уйлый башларга тиеш. Шул вакытта гына татарлар Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм рөхсәте белән милләт булып сак¬ланып калыр. Хәзерге дәвердә көллиятләрдә, югары уку йортларында ана теле белгечләре, әхлаки тәр¬бия¬челәр хәзерләүгә комачаулау¬чы, киртә куючы юк, дип уйлыйм. Әмма анда укырга теләүчеләр бик аз санда. 
 
Мәктәпләрдә рус һәм чит ил телләре буенча имтихан бирү өчен күпчелек ата-ана түләүле укытучы - репетитор хезмәтеннән куллана. Ә үз милләтебезне саклау өстендә көч куйган белгечләребезгә эш хакы түләргә тартынабыз, ул өлешне дә тулаем мәгариф системасына тапшырырга тырышабыз. Ачлык елларында, хөкүмәт укытучыларга эш хакы түли алмаганда, Иске Ярмәк авылы халкы үз исәбеннән укытучыга сигез пот тары түләп торган. Бу карарны минем Гәбделхәмит бабам чыгарган. Ахун-мулла Хөснулла Баһаутдин 1927 елда совет хөкүмәтенең таләбен үтәп, муллалыгымны куям дип гариза биреп, гаиләсе белән Богырысланнан Иске Ярмәккә кайткан. Торак урыны да, эше дә булмаган биредә. Шул хәлдә дә авыл халкы балаларга гыйлем биргән ахун-мулланы тәрбиядә тоткан.  Ата-бабаларыбыз узган тарихны искә алып, авырсынмыйча гына, Аллаһы Тәгалә биргән мөлкәттән балаларыбызга милли тәрбия бирү өчен кирәк кадәр өлеш чыгарыйк. “Бу эшкә мин алынмасам, кем алыныр”, - дип гамәл кылыйк.
 
“Аллаһы Тәгалә сөйгән бән¬дәсенә генә бала бүләк итә, һәркемгә үзе күтәрә алырлык йөк йөкли”, - диләр дин галимнәре. Димәк, татар-мө¬селман гаиләсенә бала бүләк ителгән икән, аңа тәрбия бирерлек мөмкинлек тә тудырылган. Шушы юнәлештә, һичкемгә сылтамыйча, үз бурычыбызны үтәү мәҗбүри. 

Авыл
 
Татар теле, билгеле булганча, авылларда саклана. Ләкин бүген анда да аяныч хәл. Авылларыбыз картая, тарала, яшьләр, эш таба алмыйча, шәһәрләргә күченә. Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә ханым Еремеева “Бердәмлек”кә язган мәкаләсендә бик җитди темага - җирләрне эшкәртү мәсьәләсенә кагыла. Бу ханым кайсы өлкәдә хезмәт иткәндер, миңа мәгълүм түгел. Тик аның бу хәлдән чыга алмыйча көенгәне ачык. ”Чәчелмәгән басуларга карап, күңел сыкрый, үкереп елыйсы килә”, - дигән сүзләре белән кем килешмәс? Ә менә: “Бүген авылда калган яшьләребез җирдә эшләргә теләми, ә карт-корының хәле юк”, - дигән фикере, минемчә, дөрес түгел. Һәр авылның үз мохиты. Похвистнево районының Гали авылы халкына бу сүзләр һич якын килми дияр идем. Гали авылын таркатуда тырышлык күрсәтүчеләр булды булуын. Ләкин күмәк хуҗалык таркалуга карамастан, шәхси хуҗалыклар үсеп китте. Тора-бара аларның тәҗрибәсен Татарстан хөкүмәте башлыклары да килеп өйрәнделәр. Бүгенгесе көндә Татарстан күләмендә ул тәҗрибәнең зур файдасын күрәләр. Димәк, монда да барысы да үзебездән тора.
 
Дин
 
Камышлы районының Ис¬ке Ярмәк авылы халкы үз җәмгыятенең абруен саклауда “соңгы сыныгын” шул җәмгыять файдасына фидая кылып килә дисәң дә, дөрес булыр. Бу авылда күмәк көч белән җыелып зур күләмле Коръән мәҗлесләре уздырыла. Мәҗлес уздыруга авылда катнашмый калган кеше юктыр кебек. Монда корбан чалган кешеләр, гошер, зәкят чыгаручылар, бүләк, аш-су  әзерләүчеләр һәм башкалар үз өлешләрен кертәләр. Заманында Хөснулла ахун Ба¬һаутдин имамлык иткән мәчетнең бүрәнәләрен хәзерге мәчет йортына күчереп салынган мәдрәсә бинасында узган һәр табынга йөзгә якын кеше җыела. 
 
1992 елда төзелгән мәчет бинасына 25 ел тулу һәм Ырынбур белән Самара өлкәләренә караган җирлекләрдә бе¬рен¬челәрдән булып мәдрәсә оештырылып, яңа җәдид ысулы белән укытучы-мәгърифәтче Хөснулла ахун Баһаутдинның тууына 160 ел тулу уңаеннан биредә хәтер кичәсе уздырылды. Таһир әфәнде Рәхимов мәчет исеменнән Мәҗит һәм Минсәлих Зариповлар, Фәрит Әхмәдиев, Илшат Каюмов, Илфат Шагиев, Марсель Йосыпов, Тәлгать Әхмәтҗанов, Тәбрис Вәлиәхмәтовлар гаиләләренә рәхмәт сүзләрен әйтте. Барлык өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен тулаем китерсәң, бәлки газета битләрендә урын да җитмәс иде. Тәкъвалык кылып ярдәм итүчеләр белән Аллаһы Тәгалә разый булсын иде. Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мө¬хәммәткәрим әйтүенчә, халык үз ихтыяры белән ярдәмләшә, үзләре тапкан хәләл малдан өлеш чыгарып, мәчет чыгымнарын каплап, мәхәллә йомышларын башкарып тора. Шушындый күмәк, яхшы гамәлләр үтәп яшәүче шәхесләрне уянуга чакырып рәнҗетмибезне икән?
 
Сәләй Вагыйзов музее
 
Татар Байтуганы авылында Әлифба китабын төзүче Сәләй Вагыйзовка һәм аның җәмәгате Рәмзия Вәлитовага музей ачылуы турында ишетеп, җәмәгатем һәм балдызым белән аларның әниләре туып-үскән авылга юл тоттык. Үзем күргәч, халкым өчен горурлыгым күккә кадәр күтәрелгәндәй булды.
 
Бу музей хәйран калдыра. Авыл өе чынбарлыкны хә¬терләтеп, һәр экспонат күз карашын үзенә җәлеп итә, анда кабат киләсең килә. Бу, әлбәттә, хуҗабикәләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Апалы-сеңелле Гөлфия һәм Нурания Зәкиевалар (кыз фамилияләре) аңлаешлы итеп музейны күр-сәтәләр. Экспонатмы, дәф¬¬тәр кәгаземе, барысы да алар¬ның маңгай тире белән табылган тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр. 
Нурания һәм Фәрхәт Абзаловлар, Гөлфия һәм Мәсхүт Ибәтовлар гаиләләре музей ачуда кылган тырышлыкларны бергә өйгәндә тау кадәр булыр иде. Шундый ук татар җанлы кешеләр “Байком” хуҗалыгын булдырып, авылны җанландырып җибәргәннәр. “Күтәрегез башыгызны, уяныгыз йокыгыздан!” - дип нотык әйтсәк, алар да рәнҗемәсләрме икән?
 
Тәскирә ханым! Кырлар чәчелми торуның төп сәбәбе авыл халкының гәфеллеккә би¬релүендә генә түгел, иле¬бездәге тотрыксыз икътисад күренешендә, ялгыш юлга басуы¬быздадыр, дип уйлыйм.
 
Нишләргә?
 
“Үзгәртеп корылышка” кадәр бер Америка доллары 66 тиен тора иде. Ә бер гектар җир сөрү өчен егерме биш литр чамасы ягулык кирәк. Элгәреге елларда аның 1 литрының бәясе 1 сум булып, бер тонна бодайның бәясе 108 сум иде. Ягъни, ягулык бәясе бодай бәясенең йөздән бер өлешен тәшкил итә. Бүгенге көнне бодайның тоннасы дүрт-биш мең сум тора. Ягулыкның литры кырык сумга җитешеп килә. Димәк, бер гектар җирне эшкәртү өчен бер мең сумга якын акча түләргә кирәк. Бу инде сатылачак бодай хакының 20 - 25 процентын тәшкил итә. Әгәр монда техника амортизациясен, кредит түләүләрен, игенчеләрнең хезмәт хакын да өстәсәң, бушка эшләп, бурычка батасың. Менә шуңа күрә илебездә җитештерелгән ризыклар кибет киштәләрендәге продукциянең бик аз микдарен генә тәшкил итә. “Барысын да үзебез булдырырга тырышыйк!” дигән нотык белән генә хәл ителә торган эш түгел бу. Җиде кат үлчәп эшләү зарур.
 
Нишләргә соң? Зарланып кына хәлебезне яхшырта алмыйбыз, әлбәттә. Бу һәлакәтне төзәтү эшендә бердәмлек кирәктер, минемчә. Без, олылар, мәсәлән, тупланган тәҗ¬рибәбез, гыйлемебез белән уртаклаша алабыз.
 
Шул нисбәттән Иске Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Ра¬сих Әхмәтзыя улы Габидул¬лин бе¬лән киңәштек тә, эшкәртелмә¬гән җирләрне барлап, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка “Җир торгызу” проектын тәкъ¬дим итәргә булдык. Бу проектның нигезендә элеккеге чәчү әйләнешләрен (севооборотларны) торгызып, “Агронаука” җәмгыятендә рас¬ланган җир эшкәртү техно¬логиясен кулланып эшләү планы ята. Бу технологияне өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү ми¬нистрлыгында “алдынгы, бү¬ген¬ге дәвер шартларына ярак¬лы” дип таптылар. Ягулык күләмен киметү нәтиҗәсендә ик¬мәкнең үзкыйммәте бәясе (себестоимость) ике тапкыр арзанлашачак, техникадан куллану дә¬рәҗәсе дә (коэффициент исполь¬зования) күп¬кә югары булачак. Эш хакын арттыру җае да бар.
Башка хакимиятләрне дә, шулай ук файдалы киңәшләре булган шәхесләрне дә шушы проектка кушылырга чакырам.
 
Булат ХӘМИТОВ,
авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны.
Похвистнево шәһәре.
 
РЕДАКЦИЯДӘН: Хөрмәт¬ле газета укучыларыбыз! Сез бу язмада күтәрелгән мәсьә¬ләләр, аларны чишү юллары ту¬рында ничегрәк уйлыйсыз? Бәлки башка тәкъдимнәрегез дә бардыр. Җавап көтеп калабыз.
 

 


Булат ХӘМИТОВ
Бердәмлек
№ --- | 12.01.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»