поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.01.2018 Авыл

Җиде авыл башлыгы

Яңа елның беренче көннәрендә үк Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Наил улы Садретдинов белән очрашып, 2017 ел йомгаклары һәм быелга планнары турында сөйләштек. Әлбәттә, эшләнгән эшләр дә, планлаштырылганнары да байтак – бер мәкаләдә язып бетергесез. Шуңа да бу язмада иң мөһимнәрен генә әйтеп үтәрбез.

- Уразавыл администрациясенә 7  авыл  керә,  шуларның  берсен –  Кадымавылны  дачалар  поселогы  дияргә  була.  Шуңа  күрә күбесе  очракта  анда  җәй  айларында  гына  эшчәнлек  алып барабыз  -  территорияне  янгын  куркынычы  тудырган  коры үләннәрдән арытабыз, юлларны тиешле  сыйфатка  китерәбез. Бу  авылда  каты  түшәмле  юл юк,  шунлыктан  язгы  ташкын вакытында  аңа  зыян  килә,  һәр ел  диярлек  Кадымавылда  юлларны  төзекләндерү  сорала. 

Гомумән  алганда,  быел  безнең администрациягә  кергән  авылларда  планлаштырылган күләмдә  юллар  төзелде  һәм ремонтланды:  “Җирле  ини-циативаларга  ярдәм  күрсәтү” программасы  кысаларында Кызьмавылда  500  метр,  ә  Куйсуында  300  метр  юл  салынды.  Башка  проектларны  үз көчебез һәм спонсорлар ярдәме белән  тормышка  ашырдык. Куйсуында  ук  250  метр  юлга, Атяравылның  Кооперативная урамына бер километр вак таш  салынды.  Соңгы  очракта җирле аграр хуҗалыклар ярдәм итте, рәхмәт үзләренә. Кызыл Ярның  Набережная  урамына 250  метр  вак  таш  түшәлде, Уразавылда  инвалидлар  йор-тына  һәм  федераль  янгынчылар  хезмәтенә  илтә  торган юлларны  төзекләндердек.  Халык  телендә  “Поле  чудес”  дип йөртелгән  микрорайонда  да берникадәр  эшләр  алып  барылды.  Милли  район  үзәгенең  башка  почмакларында  да  юллар  ре-монтланды. Авыл  советы  карамагында катламы  каты  булмаган  (проселочный)  юллар  да  бар.  Бюджет  сайлыгы  безгә  аларның барысына  да  асфальт  яки вак  таш  түшәргә  мөмкинлек бирми.  Гомумән,  бу  проблеманы,  минемчә,  өлкә  яки  дәүләт хөкүмәте  тарафыннан  финансланган  берәр  максус  максатчан  программа  гына  чишәргә сәләтле. Шушы фикерем белән башка авыл башлыклары да килешер,  дип  уйлым, -  ди  Илдар Наил улы.   

Милли  район  үзәгендә  дә төзекләндерү эшләре актив бара. Юллар белән бергә, тротуарлар да  төзелә,  парк  яңартылды,  күл тирәнәйтелә.                                                     

 -  Әйе,  парк  артындагы  күлне тирәнәйттек,  киләсе  елга  ярларын  ныгытырбыз.  Анда  балык үрчетү дә планда бар. Алла бирсә, сулык тирәсендә ял урыны да булдырырбыз,  -  ди ул. Кичләрен һәр авылда диярлек урамнарны  яктырту  проблема-сы  бар.  Узган  елларда   Уразавыл  администрациясенә  кергән авылларда  урам  лампаларын яңарта,  арттыра  килгәннәр.  Ә быел  аларны  энергия  саклагыч лампаларга алмаштыралар.       

-  Подрядчик  белән  килешү төзедек,  алар  апрель  аена кадәр  безнең  администрациягәкергән  авылларда  841  яңа  яктырткыч  куярга  тиеш  һәм  бу лампаларга  биш  ел  тиешле хезмәт  күрсәтерләр.  Яңарыш безгә  экономияләнгән  акчаны төзекләндерү яки башка сферага юнәлтергә мөмкинлек бирер, - ди глава.

Тәҗрибәле  белгеч  яңа,  2018 елга  да  зур  планнар  төзи. Шуларның  берсе  укучылар  куркынычсызлыгына  юнәлтелгән. Озакламый  Уразавыл  урта мәктәбе  алдына  сфетофор  һәм тиешле юл билгеләре куелыр.
 
-  Бу  мөһим  эшкә  акча  бүленеп бирелде  һәм  январь-февраль айларында  юл  куркынычсызлыгы билгеләре эшли башлар дип беләм. Киләсе елга Парковый тыкры-гын  киңәйтергә  җыенабыз.  Ко-оперативная  урамын  әйләнеш юл  (объездной)  белән  тоташ-тырганга  күрә,  бу  тыкрык  бу-енча  бик  күп  машиналар  йөри. Финанс  мөмкинлекләр  таба алсак,  тыкрык  юлы  чатыннан тротуар  да  төзербез, -  ди  Ил-дар Наилевич.
Бүгенге  заманда  һәр  авылда диярлек  коры  үлән  янгын  куркынычы тудыра. Алла сакласын, җәйнең эссе көннәрендә кечкенә генә ут чыганагы бөтен авылны яндырырга мөмкин.
 
- Яңа елда һәр авылда диярлек янгынга  каршы  чараларны  ны-гытырга  җыенабыз:  өстәмә резервуарлар,  пирслар,  аларга керү  юллары  төзергә  кирәк. Әлбәттә, коры үләннәрне чабу эшен дә даими алып барырбыз. Бу бик зур проблема, авылларда халык азая, димәк, ябык, каралмаган  йортлар  күбәя.  Гадәти буларак,  шушы  өй  азбарлары, бакчалары  коры  үлән  белән тула,  а  аларны  бу  йортларга кереп  рөхсәтсез  чаптырырга хокукыбыз юк, - ди глава. Соңгы  елларда  чүп-чарны үтильләштерү  мәсьәләсе  районда  чишелде  дияргә  дә  ярый, көнкүреш  калдыкларын  махсус оешма җыя, ләкин шул очракта да  тыелган  урыннарга  чүп  ташлаучылар табыла икән. Әлбәттә, авыл  администрациясе  барлыкка  килгән  чүплекләрне  юк  итә бара  һәм  быел  да  бу  мөһим эшне дәвам итәргә җыена. 
 
-   Безнең  беренче  максатыбыз  -   торак  пунктларны төзекләндерү,  тәртиптә,  чи-сталыкта тоту. Гомумән,  эшләр  күп,  бюджет мөмкинлек  бирсә,  барысын  да эшләрбез. Форсаттан файдаланып, барыбызны  да  сөендергән  Яңа ел  бәйрәме  белән  котлыйм! Быел  да  шулай  бергәләшеп туган  авылларыбызның үсешен кайгыртып эшләрбез, яңа үрләр яуларбыз, дип ышанам. 2018  елның  да  һәр  көне  без-не алга илтеп, бәхет-шатлык кына  китерсен.  Ил-көннәребез тыныч,  гаиләләребез  имин, саулыгыбыз  нык  булсын, -  дип сөйләде  Уразавыл  администра-циясе башлыгы.
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 12.01.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»