поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.01.2018 Милләт

Туган телебездә «әти, әни» сүзен ишетәсебез килә

«Сөембикә» журналының октябрь санын бер сулышта укып чыктым да кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. Беренче битендә укучыны каршы алучы «Ни хәлең бар, кеше туганым?» рубрикасында нәкъ мин әйтергә теләгән фикер ярылып ята.

Димәк, мин генә шулай уйламыйм икән. «Туган тел безгә кирәкми», — дип чаң сугуда ата-аналар гына гаепле түгеллеген Казанда яшәүче Лилия Зәйнуллина бик дөрес билгеләп үткән. Мин үзем 25 ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучы буларак аның һәм ата-аналарның борчуын бик яхшы аңлыйм.
 
Татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнү өчен, шул тел өстендә генә кимендә 10 ел утырырга кирәк. Шундый тәҗрибәң булмыйча балаларга аның грамматикасын тиешле дәрәҗәдә өйрәтү дә мөмкин түгел. Имтихан фәне булгач, без үз вакытында бу фәнне җиренә җиткереп укыттык, фән олимпиадаларында алдынгы урыннарны бирмәдек. Ә хәзер заман таләпләре башкачарак, укучылар шуның нәтиҗәсендә башка фәннәрне сайларга мәҗбүр. Ә татар теленнән таләпләр көннән-көн арта. Мәктәптә үк югары уку йорты программасын кертәләр.
Башлангыч сыйныфларга элек 7-8 классларда өйрәнгән катлаулы биремнәр өй эше итеп бирелә. Күп вакытын бала шуңа сарыф итә, күбесен эшли алмый, ата-аналар булышыр хәлдә түгел. Алар укыганда андый катлаулылык юк иде.
 
Ата-ана: «Безгә бу тел кирәкми”, — дигән сүзне теленнән ычкындырганын сизми дә кала. Ә бит «Бу катлаулы мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, чыгу юлларын эзләргә кирәк» дигән сүздән дә башларга була иде. Телнең тамырына кисәк кенә балта белән чабу — бөек халкыбызның, әби-бабай, ата-аналарыбызның, үткәнебезнең дәрәҗәсен төшерү дип аңлыйм мин. Киләчәкне югалтып, үзебездән көлдерү, дип.
 
Татар халкы беркайчан да кыенлыктан курыкмады. Әниләребез һәрвакыт сабыр булдылар. Без, аналар, хәзер аталар хезмәтен үз җилкәбездә күтәреп, бала тәрбияләү вазифасыннан кача, курка башладык. Ә югыйсә, безнең балаларыбыз үзебездән дә акыллырак. Үзләре үк безне киләчәктә гаеплеләр рәтендә калдырсалар, безгә ни дип җавап бирергә кала. Акыллы илләрдә акчаны әти таба, әни нәкъ менә үз теленә, гореф-гадәткә мәхәббәт тәрбияли, нәтиҗәдә баланың психикасы йомшак, әхлагы күркәм була. Үз милләте өчен көрәшчеләр әзерләү урынына хатын-кыз бүген руль артына утыра, өенә кайтып керә алмый, хәле беткәнче җәмгыять проблемаларын хәл итә. Нигә аңа арыган килеш баласы белән дәрес әзерләп утырырга? Мәсьәләнең бу ягына да игътибар итәр вакыт җиткәндер.
 
Икенчедән, уртага салып сөйләшүдән башларга кирәк, дидек. Программаларны җиңелләштерү ягын, әлбәттә, карарга кирәк бүген. Хәзерге заман таләпләренә карап яраклаштырырга. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда телгә мәхәббәт тәрбияләү өчен халык авыз иҗатыннан оста файдаланырга була. Әкиятләрне генә алсак та, тәрбиянең асылы, халкыбызның гүзәл үрнәкләре аша баланы хыял дөньясыннан чынбарлыкка, бүгенгегә алып чыгарга була. Аралашуга мохтаҗ өлкәннәребезне әледән-әле дәрес-бәйрәмнәргә чакырып, табын артында балаларга гореф-гадәтләрнең үрнәкләрен күрсәтергә була. Бала үзе укыган әкиятләрне сөйләү аша, сөйләшергә дә, тәрбияләргә дә өйрәнә түгелме соң?
 
Әдәбият дәресләрендә матур әсәрләрнең өзекләре, язучыларның, күренекле шәхесләребезнең акыллы сүзләрен күб­рәк куллану аша әңгәмә дәресләр яр­дәмендә балага милләтебезнең асыл сыйфатларын, күренекле шәхесләрнең хезмәтләрен җиткерә белергә кирәк. Бүген безнең югары зәвыклы яшьләребез бик күп. Гореф-гадәтләребезне, телебезне, шәҗәрәләребезне өйрәнү, үткәндә калган матур йолаларыбызны кире кайтару өстендә санап бетергесез күркәм эшләр эшләнә. Без аларны сөенеп дәвам итәргә, дәвамчылар әзерләргә генә тиеш. Ул эшләр турында даими танышып барырга газета-журналларны, дини календарьларны укып барырга, балаларыбыз белән җанлы әңгәмәләр үткәреп барырга бурычлыбыз.
 
Әнә «Сөембикә» журналында «Татар кызы — 2017»нең йомгак­лау этабы турында нинди матур язма чыккан. «Бу бәйгедә төрле төбәкләрдән татар кызлары катнаша, җиңүләр яулый, горурланып, күп әйбергә өйрәнеп китә. Үз асылын аңларга теләгән бала өчен милләтенең һәр гамәле кызыклы, кирәкле. Бәйгеләрнең максаты — кызларны үзара ярыштыру түгел, ул — тәҗрибә алмашу, милли үзаңны уяту, ныгыту мәйданы. Яшьләр иярергә тырышалар, аларның беләсе килә. Кайбер кызлар «тәүфыйк», «сабырлык», «затлылык» кебек сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр. Моңа аларны гаепләп булмый. Бу безнең гаеп, бу безне сагайтырга тиеш, тамырлар өзелүгә юл куймау — безнең бурыч.
 
Халкыбызның бөек шәхесләрен күрсәтү аша башкарыл­ган бу эшләрдән соң кызларыбызның телгә карашы үзгәрә, татар кызы булырга омтылышлары көчәя. Ул монда беренче адымнарын ясаса, берничә елдан бу орлыклар аның гаиләсендә үзенең җимешләрен бирәчәк», — ди татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
 
Сарман районында «Сөлге туе» йоласы да яңартылган. Гомер-гомергә чиккән сөлге халкыбызның йөз аклыгы булган. Онытыл­ган йолалар бу төбәктә кире кайтарылган. Мәктәп, бакча балаларын, яшьләрне төрле түгәрәкләрдә милли ашлар пешерергә, калфак, кулъяулык, сөлге чигәргә өйрәтәләр икән. Кайберләрен инвалид балаларга, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә бүләк итү традициягә әйләнгән. «Яшьләр безне тыңларга әзер, күп вакытта без үзебез аңлата белмибез. Шул рәвешле асылыбызны, үзебезне югалтабыз. Милли гореф-гадәтне көнкүрешебезгә кертү юнәлешендә аңлашылмаучылык та шуннан килеп чыга», — ди «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Дания Зиннәтуллина.
 
Телне, ягъни үз анаңны бетердең дә рәхәт­кә чыктың түгел. Рәхәтнең, гадәттә, ахыры авыр була. Балаларыбызның өйләнәсе, кияүгә чыгасылары бар. Шул вакыт җитсә, беребезнең дә башка милләт вәкиленә җаннан өзелеп төшкән бәгырь җимешләребезне бирәсебез килми. Үз телебездә «әти, әни» сүзен ишетәсебез, үзебезчә никах үткәрәсебез, исем куштырасыбыз килә. Заман ахыры җитте дип зарланасы юк, нәсел тамырларына балта чабып, үз телеңнән читләшеп, балаңны телсез калдыру — бу инде ахырыңа килеп җиттең дигән сүз.
 
Нәсимә Сипова, Иж-Бубый авылы.

---
Яңарыш
№ --- | 11.01.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»