• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

11.01.2018 Милләт

Телгә карата гамьсезлек, яки Шыңшыдык та шым булдык?

Газиз туган телебезнең бетерелүенә тагын бер алагаем зур адым ясалу сәбәпле, борчылыштык-дулкынланыштык та, 90нчы елларның милли җанлануыннан соң булган кебек, кинәт тынып калдык, төгәлрәге, шым булдык.

Телгә карата гамьсезләр дә соң без, шундый булмасак, үз телебезне җуеп, бүтәннәр теленә кала баруыбыз бераз борчыр иде безне. Җирдә-күктә күпме җәнлек һәм кош-корт үзара аралашып яши, әмма берсе дә, үз «телен» югалтып, бүтәннәрнекенә күчми. Табигатьтә булмаган мондый күчешне кешеләрнең кайбер төрләре генә эшли ала. Инде кемнәрдер, ниндидер тикшеренүләр үткәреп, туган телләренә яңа һөҗүм татарларның 20 процентын гына уйландырды, дип нәтиҗә ясаган. Димәк, әлеге вазгыять биш татарның берсен генә борчыган булып чыга.
 
Моның чынлыгына ышанасы килмәсә дә, бик шәпләп кире кагар урыныбыз да юк бугай. Күпләр татар телен укытудагы яңа чикләүләрне дәресләре азайган яки бөтенләй беткән укытучылар проблемасы дип кенә карады шикелле. Әнә телевидение дә шундый укытучылар өчен бүтән фәннәрне укытуга әзерлек курслары эшли башлауны матурлап күрсәтте. Әмма килеп туган хәлдә телне саклау өчен тагын ниләр эшләнә, бер сыйныфта атнага бер-икегә калган туган тел дәресләрендә балаларның телне өйрәнүе ни дәрәҗәдә «камилләште», болай гына «укытуның» киләчәге ничегрәк булыр, бүгенге мәктәп укучылары арасында татар филологиясе һәм журналистикасы буенча югары белем алырга теләүчеләр табылырмы – болар хакында беркем тын да чыгармый. Ә университетларда өйрәнелмәгән телнең киләчәге якты була алмый.
 
Телләре кысылу татарларны артык борчымый, дигән фикер Россия Президенты Путин әфәнденең әле булган матбугат очрашуыннан соң тагын да ныгыгандыр, бәлки. Чөнки телгә мөнәсәбәтле иң мөһим сорауны аңа татар исем-фамилияле кеше бирмәде. Бу вазифаны, мисалга, ТНВ журналисты, төрле аудиторияләрдән генә түгел, төрле илләрдән дә тапшырулар алып бару осталыгына өйрәнеп килүче талантлы сеңел Ләйсән Сабирова бик матур башкарып чыгар иде, минемчә. Бәлки аның соравы башкачарак та бирелгән булыр иде.
 
Көенечкә, кайберәүләр «милли тел» дигән гап-гади сүзне дә әйләнеп узарлар иде бүген, кая ул аның проблемалары хакында уйлап карау. Прокурор кисәтүләрен һәрберебез ишеттек анысы, белми калып ялгыша күрмәсеннәр диптер, ТНВдан аны берничә тапкыр күрсәттеләр. Шулай кирәк тә идедер, хәвефләр куера барган чорда яшибез. Бүген кайбер хокукларыбызны яклаганда, Татарстанның Төп Законына таяну да безгә ышаныч өстәми икән ләбаса. Ләкин милләтебезгә хас бик ипле алымнар белән дә, мәктәпләрдә азайган татар теле дәресләрен каплау, бүтән чаралар белән алыштыру тиештер бит инде. Туган телне мәктәпләрдә, Төп Законыбызда билгеләнгәнчә, рус теле белән тигезрәк укытырга омтылган елларда да телебез үсә барды дия алмыйбыз әле. Димәк, телебезне исән-сау саклап, бар матурлыгы белән алдагы буыннарга тапшыру өчен, һәрберебездән бишләтә, унлата тырышлык таләп ителә бүген. Күрдек, аңладык, бу юлда беркемнән дә зур ярдәм көтә, беркемгә дә, шул исәптән мәктәпләргә, җимерттерелгән милли мәгарифкә дә салына алмыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, татарлы аудиторияләр каршында үзара татарча сөйләшүдән читенсенмәгез, дип бер дә юкка кабатламыйдыр, ана телләрен сөйләм теле дәрәҗәсендә дә белмәүчеләребез никадәр бит.
 
ТНВ тапшыруларыннан күреп торабыз, вазифалары буенча халык белән, халык арасында эшләүчеләрнең дә байтагы рәттән ике татар сүзе әйтсә, өченчесендә төртелеп кала. Хәлне төзәтү өчен, андыйлар нишли бүген? Яңа шартларда туган телне саклау максатыннан, милләттәшләрнең байтагы татар газета-журналлары тирәсенә тупланса, аларга күпләп язылса, китапларга тартылса, бер уңай күренеш булыр иде дә, андый тартылу да бик сизелми. Менә бүген дә безнең авыл китапханәсендә Зөһрә ханым берүзе эшләп утыра, тагын җыештыручы кереп чыкты. «Кышка кергәч, яңа эшкә тотынам – газет-журналларны укырга», – дип, декламация сөйләгәннәр узган гасырның 30нчы елларында. Инде «уку кышы»ның бер ае шым гына узып китте, язгы эш чорына кадәр ике-өч ай гына калды. Президентыбыз мәдәният йортлары, авыл клублары эшенә карата кискен тәнкыйть сүзләрен дә юкка әйтмәде, туган телебезгә хөрмәт уятырлык мәдәни чараларны нигә алар даими үткәрмәскә, бу юнәлештә 70нче еллар җанлылыгын кире кайтармаска тиеш ди? Шактый өзеклектән соң элекке уңышларны яңарту кыен, әлбәттә. Телне өйрәнүдә шундый өзеклек барлыкка килсә, аны ялгап җибәрү җиңел булырмы соң? Татар теле бетми ул, дип, гел әтәчләнәбез, әмма упкынга болай ук якынлашканыбыз, ана телебезгә бер яктан битарафлыкның, икенче яктан һөҗүмнең бүгенге дәрәҗәгә җиткәне, телнең үзебезнекеләр кулы белән мәктәпләрдән ачыктан-ачык кысрыкланганы юк иде әле, шуңа күрә моның ахыры ни белән тәмамланачагын белмибез. Телне саклау өчен законлы һәр мөмкинлектән файдаланырга тиешлегебез генә ап-ачык. Дөрес, бу юнәлештә Россиянең һәм Татарстанның Төп Законнарына таянып башкарылган эшләребез дә, кайберәүләр тарафыннан законга каршы дип табылган бүгенге вазгыятьтә бик ипле гамәлләребез, урамда авыз күтәреп татарча сөйләшеп йөрүебез дә гаепкә саналырга мөмкин анысы. Шулай да берничә миллионлы башыбыз белән, бетсә бетәр татар теле, аның белән кая барасың дип, берни кылмыйча утыру да акыллылык түгелдер ләбаса.
 
Без җидееллык мәктәптә укыган 50-60нчы елларда чордашларыбызның байтагы, русчага өйрәнү нияте белән, өч чакрымдагы Кече Лызи рус мәктәбенә күчеп укыды. Шулар сөйли, анда да беркадәр татар теле укытылган икән. Татарча дәресләрдән рус һәм удмурт балалары чыгып киткән, бу табигый саналган, беркем беркемне ирексезләмәгән, беркем дәгъва белдермәгән. Конституцияләргә карамыйча, бәлки хәзер дә шулай эшләргә кирәк булгандыр? Конституция һәм аның гаранты хак гамәлләребезне яклый алыр дип уйлаганбыздыр, өстәвенә заманалар үзгәрде, азчылык милләтләр урамына да бәйрәм килде дип ялгышканбыздыр шул. Дөнья андый милләтләрне аңлаудан ерак әле. Ә теге елларда Кече Лызиның рус мәктәбен тәмамлаучылар да әллә кая китмәде, югары урыннарга күтәрелмәде, ә җидееллыкны татарча гына укып тәмамлаган сабакташыбыз Азат Зыятдинов, мәсәлән, нефть химиясе үсешенә зур өлеш керткән фән докторы, Татарстан Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза, милләт җанлы көрәшче булып күтәрелде.
 
Көенечебезгә, ул вафат инде. Татар дип, тел дип җан аткан Туфан Миңнуллин да вафат. Тагын күпләр вафат. Исән булсалар, бүгенге хәлләргә ни диярләр иде икән? Фашистлар тоткынлыгында «Мәскәү килер, безне азат итәр» дип язган Муса Җәлил бүген Мәскәүнең татар мәктәпләренә ни рәвешле «килүен» белсә, ни дияр иде?
 
Искәрмәстән генә, без татарның рухи маяклары, таянычлары азайган чорга килеп кергәнбез, ахры. Бәлки тегеләр нәкъ шундый чорыбызны көтеп алганнардыр. Бер Ходаебыз ярдәменнән калдырмасын инде безне.
«Безнең татар шулай бит ул: аз гына эше рәтләнеп китеп дәрәҗәсе күтәрелсә, беренче эше шул була – үз телен оныта. Аңа карап, русчаны яхшы белсәләр икән. Бер сүз дә әйтмәс идем ул чакта...»

«Көлеп сөйлиләр: өч ел солдат хезмәте узып, төнлә разъездга кайтып төшкән бер егет (ул бераз сакаурак иде), караңгыда авылдашларын танымыйча сорый икән:
– Где эждичь чукмак? Эждичь чукмак должен быйть...

Мин аны аңлыйм: бер телдән икенче телгә кинәт күчеш вакытында ул гадәти сүзләрне тиз генә таба алмаган: «кайда», «булырга тиеш», «монда» һ.б. Ләкин теге, иң газизе, аның баш миендә шул килеш сакланган. Сукмак. Ул аны үзебезнең илнең татарча сөйләшмәгән ерак почмакларында гына түгел, Япониядә, Франциядә яшәсә дә һич кенә дә тәрҗемә итмәс, комити, хосомити (японча: сукмак) яки сантиер (французча) дип мәшәкатьләнмәс, барыбер үзенең Ходай биргән кимчелекле фонетик органы белән:
– Чукмак, – дип әйтер иде.

Чөнки ул – газиз. Кешенең балачактагы сукмагы күчми дә, тәрҗемә дә ителми.» (Мөхәммәт МӘҺДИЕВ, «Бәхилләшү»)
Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2018
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments