• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

11.01.2018 Язмыш

Кеше ничек шул кадәр матур була икән (Зур хәрефтән Апа турында)

Газетаның былтыргы 3 октябрь санында басылган “Үзең­нән соң кем кала?” дип исемләнгән язмамда ге­ро­емның исемен куймаган идем. Белгәннәр таныр, белмәгәннәр гый­б­рәт алыр, дип язган идем. Шул ук көнне телефоннан шылтырата башладылар. Берәүләре: “Бу бит шул”, – ди­ләр, икенчеләре: “Ничек яр­дәм итеп була?”, өченчеләре: “Китапларын кайдан табарга, китапханәләрдә бармы икән?” – диләр.

Кешеләр төр­ле булган кебек, фикерләре дә төрледән-төрле. Шунысы рәхәт: кешеләр бөтенләй үк битараф түгел икән әле.
 
Икенче көнне шылтыраткан ханым ярыйсы ук дулкынлана иде, тавышы да калтырый, үзе белән: “Роза апаң булам, миңа инде 76 яшь”, – дип таныштырды.
 
– Мин апаның үтенече буенча шылтыратам, сорарга кушты: ул (исем-фамилиясен язмыйм – Ф.Х.) Фәлән Фәлә­нев түгелме икән?
 
– Йә әйе, йә юк, – дим. Ул тагын шылтырата:
 
– Апа әйтә: “Дүрт кат укыдым, тетрәндем, шул үзе инде”, – ди. Бераздан гафу со­рый-сорый:
 
– Апа Диләрә Зөбәеро­ва­ны да белә, – ди. – Ул Сез яз­ган­нарны җыеп бара, сак­лый.
 
Яратканны кем яратмый инде.
 
– Ярар, ярар, берәр көнне апагызны күреп китәрмен әле, – дим.
 
Әй сөенүләре, “Апага җиткерәм”, – ди. Апасына гына түгел, апасының килененә дә җиткергән. Анысы – Ак­таныш­ның Пучы кызы Альбина ханым, җомга көнне иң якыннарын гына чакырып, Коръән укытырга булган. Матур сә­бәбе дә чыгып тора, каенанасы, татар теле укытучысы Фатыйма апа Ильясовага 91 яшь тула. Кырык эшне кырык якка куеп, алданрак барып керим әле дип барсам, барысы да килеп җиткән. Өй эче бәлеш исе белән тулган, барысы да ачык йөзле, ягымлы һәм гомер буе танышлар кебек. Кайсы кочаклый, кайсы кул биреп күрешә, мин генә як-ягыма каранам. “Үзе кайда соң?” – дим.
 
– Мин инде ул, – ди көлә-көлә, – Фатыйма апаң.
 
Менә бу миңа башлап шылтыраткан укытучы Хәй­рова-Ширязданова Роза, хал­кыбызга билгеле “Мунча та­шы”ның алыштыргысыз оеш­тыручысы, Шәмсимө­хәм­мәт Закиров та аның укучысы икән. Алар “апа” сүзен баш хәреф белән языла торган, якын, ягымлы итеп, бик матур әйтәләр. Шәмсинең хатыны Галия Коръәнне бик матур дөрес итеп укый; ул да, кодачасы Әлфия дә, дуслары Әлфия дә – барысы да Апа дип дәшә. Кызыктым да, көнләштем дә. Мондый Апаң булса, рәхәттер ул. Өч сәгать буена сөйләшмәгән, искә алмаган бер генә әдәбият, сән­гать әһеле дә калмады бугай. Минем шундый хәтерле, күп белүче кешене күптән күр­гәнем юк иде инде. Бакый ага, Флора апа, Кояш апалар белән сөйләшү шулай рәхәт була торган иде. Ә бит Фатыйма Апа – бары тик укытучы гына. Хәер, аның да ниндие – татар теле укытучысы. Аллаһ аны шагыйрь, прозаик, тарихчы, галимә итеп яраткан булгандыр. Ә ул укытучы булып киткән дә шул үзе сайлап алган һөнәренә мәңге туг­рылыклы булып калган. Фатыйма Апа – Вафирә Гыйз­зә­тул­лина туып үскән Бондюг яклары кызы. Ә аның турында Сибгат Хәким: “Ва­фирәне Камай чишмәләре­нең суы җырлата”, – дип язды. Фатыйма Апа аларны таныган, укып, тыңлап белгән. Әгәр вакытың бар икән, ул алар турында һич туйдырмыйча, рәхәтлән­дереп сөйли ала. Хәтерле! Хәтере сакланган кешеләр була ул. Ә Апа икенче төрле, ул беркайчан да көндәлек матбугат һәм матур әдәбият укудан туктамаган. Син фә­лән елны фәлән газетада шул турыда язган идең, дип га­җәпләндерә, үзем онытканмын инде. Ул сугышка кадәр үк татар теле укытучысы булып Буа якларына килә. Унынчы классларда Шәриф Хөсәенов, Барлас Камалов кебек укучыларны укыта. Ә инде үзенә тиң булырлык укытучы Сабит Ильясов бе­лән танышкач, Мама­дыш­ның бер авылына килен булып төшә. Өч каенанага хез­мәт итү ай-һай җиңел булмагандыр. Каенана, каенапа, каен­сеңел. Хис һәм акыл кешесе булгандыр ул. Берсе дә шылт та итми. Фатыйма еш кына дәресләренә кычкырып әзер­ләнә, шигырь, хи­кәя­ләрне кычкырып укый, аны тыңлыйлар. Кич утырырга, Фатыйма дәресләрен тың­ларга аларга йөриләр.
 
Ул елларда шулай бит инде, үзләре – агитатор, үзләре –артист, пропагандист. Ир белән хатын икесе бер көнне коммунистлар партиясенә керә. Ул бүген дә сүз әйттер­ми, партия билетын җыеп куйган. “Без чын күңел­дән, инанып, яратып, тырышып халыкка хезмәт иттек”, – ди. Ире дә гел укы гына дип тора, хәтта үзе белергә тиеш хез­мәтләрне дә аннан укытып, сөйләтә. Ул елларда укытучыларны бер авылдан икенче авылга күчереп йө­рт­кән­нәр. Башта Арбаш авылына, аннары Олыязга, аннан Мама­дышның Шәдче авылына күчәләр. Шунысы кызык: апа-абыйларыннан аерылып калырга теләмәгән укучылар да күченә. Радик, Рөстәм, Рашатны карашалар. Фәридә тугач, больницага класслары белән баралар. Апалары янына керәләр: “Апа, күрсәт әле, матурмы?” – дип бөтен шәфкать туташларын, табибны шаккатыралар.
 
Соңыннан бу вакыйганы авылда бик озак мәзәк итеп сөйлиләр. Сабит абый мәктәп директоры була, балалар да ипле генә. Әле тагын тәр­бия­гә алган туганнары Нурия дә бар. Шулай да авылга килгән иҗат әһелен кунарга аларга төше­рәләр. Бервакыт җыр­чы­лар килә, ир-атларны алар­га кер­тәләр, хатын-кыз­ларны – те­ген­дәрәк Җыр­чы Хәдичә Гыйниятова хәл­ләрен белер­гә килсә, өйдәге 4-5 баланы күреп, урысчалатып: “И-и Раббым” (О Боже мой), – дип авыр сулаганын сиз­ми дә кала. Башка өйгә күчерү хәс­тәрен күрә, ә музыкант­лар­ның бу авылда беренче булулары түгел, Фатыйма апаларга үзләре сорап керәләр.
 
Бер булып киткән кеше­ләр эзне суытмый. Диләрә апа Зөбәерова үзенең бик матур радиода сакланган “Куш өянке шаһит” повестен аларда атналар буена яза. Сабит абый (ул инде – партоешма рәисе) Диләрә апага бакчадагы өянке астына җайлы өстәл дә ясап бирә. Менә кайда, кемнәр янында туган икән бу әсәр. Авыл хатыннары фан­тазиягә бай, Фатыйма турында китап яза, диләр. Ә китап чыккач, әй укыйлар, әй укыйлар, кат-кат укыйлар. Аптырыйлар, Фатыйма үзе дә минем турыда да, ди. Чыннан да әсәрдә Фатыйма исеме кергән бер җөмлә була.
 
Ә чынлыкта Фатыйма Апа турында, аның киң күңеле, кызыклы язмышы, кешелек­леге турында соклангыч китап язып булыр иде. Югалтулары да, коточкыч хәсрәткә төшкән чаклары да күп аның. Үзләренең эшен дәвам иткән 27 яшьлек уллары кинәт вафат була. Өйләнергә, нәселне дәвам итәргә дә өлгерми. Ә инде физик, доктор уллары Рөстәм дә 60 яшькә дә җитми китеп баргач, ярый әле балалары калды дип үз-үзләрен тынычландыралар. Хәсрәт ялгыз йөрми шул...
 
Фатыйма Апа әйләндерә дә, бигрәк тә Альбина аш-су арасында йөргәндә (ул бүген беренче тапкыр борай бә­ле­ше пешергән, дулкынлана), ки­леннәрен мактый. Ул ел­лар­да Фатыйма Ильясова бөтен Татарстанга билгеле, мактаулы укытучы була. Бу турыда Язучылар берлеге­нең рәисе Гомәр Бәширов та ишетә. Укытучылар институтын яңа тәмамлаган Казан кызы Дилияне Мамадыш райо­нының Шәдче авылы мәктә­бенә кайтара. Ул биология укыта, Сабит ага белән Фатыйма апаның шәкерте, өй­рәнчеге булып китә. Гомер буе хәл белешеп торалар. Югыйсә Гомәр ага кызын Казан шәһәренең иң яхшы мәк­тәбенә урнаштыра алган булыр иде... һәм андый укытырга, өйрәнергә, тормыш мәк­тәбе үтәргә Ильясовлар янына килүчеләр бик күп була.
 
Вафат булган улы Рөстәм­нең гаиләсе – килене, онык­лары белән дә гел аралашып тора, оныклары, оныклары­ның балаларын саный. Хәер, Фатыйма апаның эштән, кеше көйләүдән яңа туктаган чагы, аңа әле үзе өчен яшәргә дә яшәргә. Гомере буена каенанасын карый, аннары иренең апасын. Ул аны Чиләбе ягында аерылып, ялгыз, ятим калмасын дип, үзе алып кайттырган була. Бергә бик тату гомер итәләр. Ә инде Сабит абый вафат булгач, ветеран хатыны дип, фатир бирәләр. Балалары Фатыйма Апаны туганы белән Казанга алып китмәкчеләр. Мәймүнә апа Казанга бармыйм, авылда үләм, ди.
 
Фатыйманың инде бит үзенә дә 85 тулып килә, шәһәрдә яшәп карыйсы ки­ләдер. Мәймүнә апага иптәш­кә Нурияне китерүен ките­рә­ләр. Мәймүнә апага Нурия тү­гел, Фатыйма кирәк. Әйтер­сең, баласы, туганы, Фатыйма ташлап китте, ди. Гомер буена дус, тату булып яшә-яшә дә, гомер азагына җиткәндә генә... 85 яшькә җиткән Апа җаным иренең апасын карар өчен, аның күңелен күрер өчен, Казан белән Мамадыш арасын буйлый башлый. Шундый ке­шенең укучылары, килен­нә­ре начар була аламы? һич юк. Апаның сабырлыгын да, матурлыгын да, хәтерле булуын да, рәхим-шәфкатьле, ярдәм­чел булуын да яздым. Тыйнаклыгын әйтми кала алмыйм. Бервакыт ул авырып китә, бу очрашуны оештырган Роза ханым бер минутка да аны калдырмый. Юк инде, замана чире бит, табибларның игътибары җитми. Роза баш табибка керә, Апасына әйтеп тормый гына, ярдәм сорый. Ул бит шундый-шундый кеше, Партия өлкә комитеты әгъзасы, мактаулы коммунист, ди, мактау­лы исемнәрен саный. Теләк­тәшлек күрмә­гәч, аның бит малае – Дәүләт Думасы депутаты, ди. Врач: “Әкият сөйләп йөрмә әле, аларны Кремль больницасында дәвалый­лар”, – ди.
 
Ә Апа: “Радикка әйтмәгез, болай да эшләре күп”, – ди. Югыйсә Түбән Кама ”Шин” заводының генераль директоры икәнлеген әйтсәләр дә, йөгереп йөрерләр иде.
 
Бүген инде Апаның өч малае урынына калган зур улы, түбәтәен кыңгыр салып, түр башында утыра. Әнисе белән гел элемтәдә. Оныгын баянга, көрәшкә, тагын әллә кайларга йөртә. Инде менә икенче ел әтиләренең, баба­ла­рының портретын күтәреп, ”Үлемсез батальон” хәрәкә­тенә чыгалар.
 
Альбина ханым белән бер спектаклен дә калдырмый татар театрына йөриләр. Анализлыйлар, фикерләшә­ләр. Кыс­касы, театр белән яшиләр, башкаларны да үгет­лиләр, бусы да Апаның хезмәт нәтиҗәсе.
 
Апаны, аның тирә­сен­дәге кешеләрне күргәч, кеше ничек шул кадәр матур була икән, дигән сорау туды. Бер күрүдә җавап таба алмадым, минем әле аны кабат-кабат күрәсем, алдагы туган көн­нәрендә, Коръән мәҗ­лес­ләрендә утырасым килә.

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.01.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments