|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2018 Фаҗига
Татарстанда балалар бакчасы янып күмергә әйләнгәнРайон янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 гыйнвар көнне 23 сәгать тулып китүгә Түбән Комар авылының Нагорная урамында урнашкан балалар бакчасы бинасының януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җиткәндә, бина эчке яктан янып, ялкын түбәгә күчкән була. Нәтиҗәдә 158 квадрат метрлы бина кара күмергә әйләнә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Әлеге бина башка корылмалардан аерым тору сәбәпле, ут таралу куркынычы янамаган.
Әлеге очрак буенча экспертиза билгеләнеп, тикшерү эшләре бара, дип яза Хезмәт даны.
--- |
Иң күп укылган
|