|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2018 Мәдәният
Казанда аншлаг белән «Шаян Гөлшаян» премьерасы узды (ФОТО)5 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын сәхнәгә чыгарды. Бу көнне тамашачыларга Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле тәкъдим ителде. Премьера аншлаг белән узды. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша. Премьера 27 гыйнварда, шулай ук 10 һәм 24 февраль көннәрендә күрсәтеләчәк. Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була...
Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка, җыр-бию һәм комедияне берләштерә.
--- |
Иң күп укылган
|