|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2018 Спорт
Татарстанның абсолют батырлары “Пирамида”да: җырчылар бил алышырмы? (ФОТО)20 нче гыйнварда “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы үтәчәк. Көрәш һәм татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр үткәрелүче масштаблы проект үзенә яхшыларның яхшысын җыя. Республиканың район һәм шәһәр Сабантуе батырлары бер келәмгә үзара бил алышу өчен тәүге тапкыр җыелачак. “Манзара” спорт премиясендә җиңү яулау–чемпион күн билбавы өчен келәмгә Татарстанның данлыклы көрәшчеләре чыгачак. Раил Нургалиев,Фирдүс Зәйнуллин, Рәсүл Гыйззәтуллин, Фәрхәт Фәйзуллин, Данис Закиров һәм милли бәйрәмебезнең баш батыры булып калган тагын бик күп көрәшчеләр “Манзара” турниры белән яңа сезонны башлап җибәрә. Ә сәхнәдә 2017 нче елгы “Манзара” премиясе номинатлары - Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар иң яхшы җырлары белән чыгыш ясый һәм әлеге җырларга төшерелгән клипларын да тәкъдим итәчәк. Яңа форматтагы заманча мәдәни-күңел ачу чарасы - “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасына билетлар барлык билет операторларында сатуда.
--- |
Иң күп укылган
|