|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2018 Дин
Мулла һәрбер мәет өчен өч мең сум акча ала -мондый хәл дөресме?Былтыр газета укучыларыбыздан милли-дини яшәешебезнең төрле өлкәләренә кагылышлы йөзләрчә хат алдык. Дингә кагылышлы сорауларга ачыклык кертәсе булганда, табигый, без әүвәл Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать итәбез. Бу юлы да ул тәфсилле, тәгаен җавап бирде. Сурәт куймагыз
– Җәй көне әти-әниебезнең кабер ташларын алыштырдык. Фотосурәтләрен алып күмеп куйдык. Зиярәт кылырга барганда елмаеп каршы алалар, озатып калалар кебек иде. Ә хәзер нидер җитми сыман. Үземә тынычлык таба алмыйм. Фотоларны күмеп куеп дөрес эшләдекме икән?
– Дөрес, саваплы эш эшләгәнсез. Бик борчылсагыз, җиде тапкыр “Нәс” догасын укыгыз. Чөнки кабер ташында сурәт торганда әлеге кабер янында укылган догалар кабул булмый, кабергә фәрештәләр килми. Фәрештәләр килмәгәч, догаларның кабул ителүе шикле. Әлеге шөбһә, шикләнүләр шайтаннан гына.
– Кайберәүләр “Фатиха” сүрәсен укыганда “мәлики” дип түгел, калын итеп “малики” дип әйтә. Йомшак итеп укырга кирәклеген белмиләр микәнни?
– Газетага яза торган сорау түгел инде бу. Мим авазы нечкә, йомшак булгач, билгеле, “мәлики” рәвешле укылырга тиеш. Тәҗвид, уку кагыйдәләре бар. Нечкә аваздан соң – “ә”, калын аваздан соң “а” укыла. Ләкин мондый ачыклаулар йөзгә бәреп әйтү өчен кулланылмаска тиеш.
Башкаларны ялыктырмагыз
– Мәҗлесләрдә Коръән сүрәләре укыганнан соң, еш кына 15-20 минут дога кылалар. Кулны күтәреп торып, арып бетәбез. Бу – нинди гадәт соң? Болай озаклап дога кылу дөресме?
– Бу очракта дөрес түгел дип булмый. Төрле кеше доганы төрлечә кыла. Кыска гына укыса, дога кылмады, дип дәгъва белдерүчеләр дә бар. Кеше шундый бит. Билгеле, чаманы югалтмаска, уртача кылынырга тиеш. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм дога кылганда түгел, намазда, башкаларны ялыктырмас өчен, имам торучы кешегә кыска сүрәләр укырга кушкан. Шул ук халык, сәдакасын алды, юньләп дога кылмады, дип әйтергә дә мөмкин.
Акча бирү дөресме икән?
– Без Кече Әтнәдә туып үсеп, хәзерге вакытта Олы һәм Яңа Әтнәдә яшибез, мәетләребезне туган авылыбыз зиратына җирлибез. Ата-бабадан калган зират дип, һәр елны аны чистартуда катнашабыз. Коймасын яңартканда акча бирдек. Шуңа карамастан Кече Әтнә мулласы һәрбер мәет өчен өч мең сум акча ала. Мондый хәл дөресме? Зират җирен сату булып чыкмыймы бу?
– Зират җирен сату дип аңламаска кирәк моны. Чынлап та, кайбер авыл Cоветлары читтән кеше алып кайтып күмсәләр, шул кадәр акча бирелергә тиеш, дигән карар чыгара. Андый карарны кайчагында мәхәллә дә кабул итә. Карар чыккан икән, үтәлергә тиеш. Барыбер икенче авылдан китереп күмгән булып чыгалар бит инде. Койма яңартканда акча биргәннәр икән, ул бер савап алган дип әйтергә кирәк. Карап, җыештырып тору бер дә ансат түгел.
Казаннан яки башка бер шәһәрдән алып кайталар, авыл халкы каберен казый, озата. Тегендә кыйммәтсенәләр яки күмәселәре килми. Әле тагын акча сорыйлар дип, тавыш чыгаралар. Сәдака бирмәсәгез күмдермибез дип, әле бер генә мәетне дә җир өстендә калдырганнары юк. Бер имам да мәет өчен акча сорамый. Кемдер шушы рәвешле акча җыеп баеп була дип уйлый икән, авылга кайтсын да мулла булып эшләп карасын. Бик күп авылларга мулла җитми. Зират өчен җаваплы өлкән кеше бар, акчаны ул сорап ала да, җыештыру, чистарту ихтыяҗлары өчен тота. Мәхәлләләребезнең яртысында мулла юк, һаман шул имамнарны “төрләндерәләр”. Йә никах укыган, йә мәет җирләгән өчен акча ала, дип әйтүләре, шул җөмләдән. Менә без мәчетне җылыткан, яктырткан өчен, салымын да түлибез. Имам кайдан акча алырга тиеш? Мәчеттә салкын дип, шәхси йортларда җомга укытучы авыллар да бар. Кечкенә авылларда сәдака бик аз керә бит.
Зурлап үткәрүгә генә кагыла бу
– Әнә Дагстанда өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрмәү турында нәзарәт карар чыгарган, дип ишеттек. Хәзрәтләребез моны ничек аңлатыр икән?
Югыйсә, тәңречелек заманында да мондый гадәт киң таралган булган.
– Дагстаннарның ниятен дөрес аңламаган алар. Анда үгезләр суеп, күп кеше чакырып, искә алуны туйдан да зур итеп уздыралар. Менә шушылай күп чыгымнар түгүгә киртә кую өчен генә кабул ителгән чара бу. Әнә заманында зур калым бирмәскә дип карар чыгарганнар. Чөнки күп кенә егетләр өйләнә алмаган. Менә минем “Җәлил хәзрәт дәресләре” дигән китабыма гына күз салыгыз. Әҗәткә кереп, мәҗлес җыю ярамый, дип язылган анда. Шул аңлату җитмимени инде?! Болай да гаиләгә кайгы килгән. Әҗәткә керү ул – үз өстеңә бер зур мәшәкать-кыенлык алу. Үткәрмәсен – кем гаепли аны?! Җеназасы укылган, мәет күмелгән, эше беткән. Якыннарын гына чакырып, тыйнак кына өчесен, җидесен, кырыгын уздыра икән, аның эше. Үткәрәсеңме, юкмы, дип сорарга беркемнең дә хакы юк. Дагстанда фәкать зурлап, киң итеп уздыруның кирәкмәслеге хакында гына сүз бара.
Багучыга барма, башыңа бәла алма
– Соңгы елларда газеталар, радио-телевидение йолдызнамә-гороскоп бирү белән мавыга. Мөселманнар бу мавыгуга ничек карарга тиеш?
– Без – мөселманнар, йолдызнамәгә тискәре мөнәсәбәттә. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләм: “Киләчәкне фараз итмәгез, мөнәҗҗимнәр (астрологлар) сүзенә ышанмагыз”, – дип әйтеп калдырган. Шәригатебез моны катгый тыя. Дөрес, кайбер кешеләр астрология белән астрономияне бутый. Тик аларның икесе – ике нәрсә. Әлбәттә, мөселманнар астрономияне өйрәнергә тиеш. Йолдыз төзелеше, планеталарның урнашу тәртибенең кеше язмышына кагылышы юк. Ай туа, ай бата. Кояш чыга, кояш бата. Күп нәрсә шуңа бәйле. Астрологияне сихер, ырым-шырым, тыелган әйбер дип карарга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|