• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 
Архив
 

               

09.01.2018 Җәмгыять

Кукмара егете Булат шөгыле белән кешеләрне елмаерга мәҗбүр итә (ФОТО)

Кукмарада яшәүче Булат Мөбарәкшинның яраткан шөгыльләре бик күп. Шуларның берсе — шарж ясау. Шарж — карикатураның бер төре, сатира яки юморга бәйле портрет. Ул көләргә түгел, киресенчә, яратып елмаерга мәҗбүр итә.

Күпчелек рәссамнар аны картинага ясый. Ә Булат шаржларны балчыктан әвәләп, сын хәленә китерә. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров, диджейлар Әбри Хәбри, Алмаз Гыйльметдинов һәм эстрада йолдызы Элвин Грейга да шарж ясап бүләк иткән.

— Булат, бу эштә иң беренче нәрсә кирәк? 

— Күзәтә белү мөһим. Һәр кешенең йөз яки гәүдә төзелешендә үзенә хас үзенчәлек бар. Менә шуны күреп, тоеп алып, үпкәләтмәслек һәм кызык итеп ясау өчен, күзәтүчәнлек кирәк. Зур иякле, кысык күзле яки дәү колаклы, көдрә чәчле кешеләрне ясарга җайлырак. Андый булмаса да аптырамыйм. Заказ бирүченең хоббие белән кызыксынам. Аннары, әйдәгез, тегеләй яки болай ясыйк, дип тәкъдим итәм. Балык тотарга, футбол уйнарга, тәмәке тартырга яратучыларны да ясарга туры килде. 
 
— Кул эшенә кызыксыну пластилин әвәләүдән башландымы? 
 
— Урамдагы язгы балчыктан трансформер әвәләүдән башланды. Ә пластилиннан иң беренче Пушкин бюстын ясадым. Эшемдә тәнкыйтьче — әни. Башта аңа күрсәтәм, ул теге яки бу җирен төзәтә. Барлыгы йөзләп шарж ясадым. Дизайнер буларак үземне күрсәтәсем килде. Шушы хыялымны тормышка ашыру өчен, Казан федераль университетының дизайн һәм сынлы сәнгать кафедрасына укырга кердем. Белемемне хәзер дә камилләштерәм. Кукмарада сәнгать мәктәбендә балалар укытам. Социаль челтәрдә үз төркемемне булдырдым. Акрынлап хыялымны тормышка ашырам...
 
 
 
 
 
 
 
 

Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.01.2018
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments