поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2010 Сәясәт

“КАНАТЛЫ БАРС – ТАТАРСТАННЫҢ БӘЙСЕЗЛЕК СИМВОЛЫ”

18 ел элек, 1992 елның 7 февралендә Татарстанның дәүләт гербы кабул ителде. Башта 1991 елда ТР Дәүләт Советы байракны раслады, аннары Татарстанның туграсы барлыкка килде, ә 1993 елның 14 июлендә республика гимнлы булды. Герб авторының җиңел кулы беләнме, башка сәбәпме, ләкин барс тиз арада татарлар арасында популярлашты. Чемпион булган “Ак Барс” хоккей командасы өчен җан атабыз, “Татар җыры” фестивалендә канатлы барс сыннарын өләшәбез, 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың да символы – факел тоткан барс баласы, “Ак барс” холдингы һ.б. Төрки-татар символының көнкүрешкә кереп китүе яхшы күренеш, татарлыкның уңай PR ысулы.

Интернетта герб турында бирелгән мәгълүматларга караганда, аның ике авторы күрсәтелә. Идея бирүче итеп филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров һәм гербны башкаручы, идеяне тормышка ашыручы – рәссам Риф Фәхретдинов. Риф әфәнде әйтүенчә, бу – ялгышлык, һәм туграны тәкъдим иткәндә аңа күп киртәләр аша үтәргә туры килгән.

 

– Туграның ике авторы була алмый. Мин аны аңлатып арыдым. Тема идеясе дә, эскизы да минеке. Монда беркемнең дә катнашы булмады, – дип сөйләде рәссам. – Дәүләт символларына бәйге игълан ителгәч, рәсемнәремне тәкъдим иттем. Байракны да ясап карадым, ләкин минекен үткәрттермәделәр, комачаулаучылар булды. Мәрхүм Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган байрак сайланды.

 

Бәйгедә 170 рәссам герб эскизын тәкъдим итте. Үзем дә берничә вариант эшләдем, аларның өчесе конкурска сайлап алынды. Бу рәсемнәр ул вакытта ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт символлары буенча комиссия рәисе вазыйфасында булган Ренат Хариска бирелде, ләкин ул аны Дәүләт Советы киңәшмәсенә чыгармады. Икенче җыелышта үземә чыгып проектларымны аңлатырга, якларга, дәлилләргә туры килде.

 

Сайлап алынган тугралар өчен яшерен тавыш бирү оештырылды. Кемдер 8, 18, 20 тавыш җыйды. Ләкин мин тәкъдим иткән өч вариант та күпчелек тарафыннан хуплау тапты. Бер вариант 98 тавыш җыйды, икенчесе – 120, ә өченчесе 156 тавыш белән җиңеп чыкты.

 

ТР Дәүләт Советында ясаган чыгышымның төп фикере – ул яңа дәүләт төзү түгел, ә булган борынгы дәүләтчелегебезне торгызу. Болгар дәүләтенең туграсында барс сурәте була. Конкурска тәкъдим ителгән гербларның берсендә дә бу җанвар сурәте юк иде.

 

Туграның эскизын ясауга бер ел вакыт китте. Бу бик аз, кем ничек өлгерде, шулай эшләде. Дәүләт символларын тирән уйлап ясауга берничә ел кирәк. Үземнең эшемне мактамыйм, чөнки камиллеккә чик юк. Шулай да уңышсыз килеп чыкты дип әйтмим.

 

Гербтагы һәр рәсем, төс, бизәк ниндидер мәгънәгә ия. Барсның уң аягы күтәрелгән – ул дәүләтчелек, законның өстен булу символы. Койрыгы күтәрелеп тору аның куркак булмавын аңлата. Хайван өрексә, койрыгын төшерә, поса. Ә бу курыкмыйча алга бара. Җанварның тешләре дә бар, ул дәүләттә яшәгән кешеләрне сакларга, якларга әзер булуын күрсәтә. Барс канатына 7 каурый төшерелгән, аның изге хайван икәнен, татарларның Аллаһы Тәгаләгә, җиде кат күккә омтылуын аңлата. Җиде – татарларда уңай сан булып исәпләнә.

 

Безнең герб Татарстанның бәйсезлек өчен көчле көрәш алып барган чагында кабул ителде. Чигенешләр булса да, актуальлеге югалмады. Тормыш бүгенгесе белән генә бетми. Дәүләт туграсын үсеш һәм ирек билгесе дип кабул итәргә кирәк. Татарстанның киләчәге бар! Бүген Русия эчендә яшибез, ләкин иртәгәсе көнебезне бер Аллаһ кына белә. СССРның таркалачагын берсе дә күз алдына китерә алмады. Кайда ул дәүләт?! Юк. Русия дә гомерлек түгел. Нострадамус та XXI гасырда Идел буенда көчле дәүләт төзеләчәк дип әйтеп калдырган. Татарстанның бәйсез киләчәге булачагына өметләнәм.

 

Татарстанның дәүләт символы итеп хезмәтемне сайлап алгач, балаларымның бик куанганы хәтердә калган. “Без – барслар!” дип озак горурланып йөрделәр. Туганнар, дуслар да “татарлар бар җирдә үрнәк булырга тиеш” дигән хисләр кичерде.

 

Риф Зәгъретдин улы иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул тарихи тематикага картиналар яза. Болгар дәүләте триптихы, Сөембикә, Атилла портретларын ясаган. Кечкенә чактан ук татар тарихы белән кызыксынган, бүген дә аның картиналарының төп тематикасы – татар дөньясы.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 05.02.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»