поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.01.2018 Хатлар

Кичә һич кылынмас гамәлләрнең бүген кылынуы, кичә һич сөйләнмәс сүзләрнең бүген сөйләнүе шомга сала

И-и хафачыллар да инде без, торып-торып исләрең китәрлек! Кыш башланыр-башланмастан, ник кар яумый инде дип көяләнергә тотындык. Декабрьнең карсыз килүе фәлән елга беренче тапкыр күзәтелә дип, бу елны аерата хәвефле итеп күрсәтергә теләүчеләр, шулай язып чыгучылар да булды.

Соң, Яңа елга кар фигуралары ясау өчен “чимал”ны зур машиналар белән читтән ташыган еллар әле генә бит. Шундый кышларны да исән-имин кичтек, Аллага шөкер. Менә, яуды ул кар, 3 декабрь иртәсендә ишә башлаган иде, көн уртасына бөтен җирне ап-ак итте, теләсәң, бакчаңдагы кишер, сарымсак, җиләк түтәлләре өстендә кар таптап кинән, теләсәң, рәтең булса, чаңгы-чана шуарга чык. Авылыбызның бер пенсионеры, ичмасам көрәргә кар да яумый, эшсез үләм инде дип тилмерә иде, рәхәтләнсен менә көрәп, кичкә кадәр өй тирәләрендә тездән батарлык көртләр барлыкка килде. Сөбханалла дип кенә карарлык матур көн булды ул. Элекке көнне, һава үзгәрер алдыннан, бераз җилләгән иде, иртәгесен ул да тынып калды. 4 декабрьдә авыл юлларын кардан чистартырга “Игенче” күмәк хуҗалыгының ДТ-75 тракторы чыккан иде. 5 декабрь иртәсе дә җепшек буран белән башланды. Әйе, буранның монысы дәвамлырак булыр ахрысы. Кыш җитмәстән кар соранып теңкәгә тигән идегез, менә рәхәтләнегез инде, бүтән чакта сабыррак булырсыз диделәр бугай күктәгеләр.

 
Кайбер елларның декабрь башы кары ай азагына эреп, ясаган фигуралар җебеп тә бераз күңелсезлек ясый, бәлки быел да шулай булыр, тик мондый очракларны да әллә ниләргә юрарга кирәкми. Соңгы елларда кышларын һава торышы тиз-тиз үзгәрә, элекке кебек атналарга сузылган бураннар да, коры суыклар да сирәк була. Җир шарыбыз да бик кечерәйдеме шунда, Котыпның суыгы да, Африканың эссесе дә безгә кадәр бик тиз килеп җитә, Мәскәү җибәргән тикшерүчеләр диярсең.
 
Карсыз гына җиңелчә салкын көннәр кирәк тә иде, кар явар алдыннан нәкъ шундый көннәр торды. Кар, нәкъ кирәгенчә, бераз туңган җир өстенә яуды. Безгә бит алай да ошамый: карсыз туңган җирдә уҗымнар өшергә мөмкин дип сөйләүчеләр күренгәли башлады. Ноябрь азагының дүрт-биш градус салкынында өшисе булгач, кышның утыз-кырык градуслы суыкларына ничек чыдар соң ул уҗымнар? Хафалы сүзләрне авыл хуҗалыгында зур тәҗрибәсе булган, инде төрлесен күргән кешеләр сөйли бит әле. Уҗымны ничек өшетмәскә дип бер-бер киңәш тә бирми үзе, хәвефләндерергә генә ашыга. Татар юрап китерә дигән сүзләрне кайсы милләт кешесе башлап әйткәндер, әмма һәр нәрсәне яманга юрарга яратучыларыбыз чынлап та бар бугай. Кайчак юк кына сәбәпләр белән дә үз-үзебезне хәвефләндерәбез. Мондый талкынуның зыяны да үзебезгә генә инде ул. Һава торышы үзгәрешләреннән тыш, бу көздә туган мәктәпләребездән туган телебезне кысрыклап та байтакларны борчуга салдылар.
 
Ноябрь азагының гадәттәгедән җылы көннәрендә дә матбугатны һава торышына бәйле борчылу дулкыны каплап алды. Янәсе, кыш алды булуга карамастан, кайдадыр нәрсәдер чәчәк аткан, ниләрдер бөре чыгарган, тал “песиләре” уянган, янәсе, тикмәгә түгел инде бу, азагы фәлән-төгән булмагае. Әйтерсең, дөньяда быел гына яшибез. Соңгы елларның көзе гел диярлек җылы килә яисә озак корылыктан соң җылы яңгырлар явып үтә дә, шул сәбәпле карлыган куакларының бөреләре бүртә башлау хәтта Татарстанның Котып почмагында, ягъни безнең якларда да алай ук гадәттән тыш күренеш түгел инде. Үткән ел кар иртә төшү аркасында гына аларның бөресе бүртми калды, әмма аңа карап быел карлыган мактанырлык мул булмады. Көздән бөреләре бүрткән куаклар алдагы җәйдә уңышны аз да, мул да биреп күрсәттеләр, димәк, көздән бөреләре бүртү – җәйгә һичшиксез уңышсыз калдың дигән сүз түгел әле. Уңышка тәэсир итүче факторлар күп төрле бит, берсе зыян китерсә, бүтәне файдалы булырга мөмкин. Ходай ничек хәл итә инде. Быел безнең карлыганнарда артык зур җанлану сизелмәде, “песиле” таллар да уянмады. Агач яфраклары да коелмыйча калмады, димәк, Аллага шөкер, табигатьтә гадәттән тыш хәлләр күзәтелми. Андый хәлләр – безнең күңелләребездә. Караңгы уйларыбыз кара эшләргә, явызлыкка гына әверелә күрмәсен берүк, чөнки явызлыкның Иваннарга гына хас түгеллеген беләбез инде.
 
Яңа елдан соң бөтен нәрсәнең бәясе нык күтәреләчәк икән дип, кирәген-кирәкмәгәнен дә күпләп алырга тырышу вакыты да әле ул – декабрь ае. Сәүдә ияләре махсус та таратадыр төрле имеш-мимешләрне, аларга калдык-постыкларын күбрәк сатып калу кирәк бит. Һәй ул тоз белән шырпыга тилмергән еллар! Шул газапларны кичергән буын кешеләре, кабат шундый хәлләргә калмас өчен, әлеге ике товарны булса да күбрәк туплап калырга ашыга. Өлкәнрәкләрнең гамәлен аңлап та булсын ди, тик менә яшьрәкләр ни сәбәпле мондый шаукымга кушыла? Алар тозсыз изалануларны белми дә бит. Яңа еллар бер-бер артлы килә тора, үтә тора, ә бәяләр, Аллага шөкер, безне хәвефләндергән чикләрдә күтәрелми. Ләкин безгә гел хафаланырга булсын. Чөнки җәмгыятьтә ниндидер шом бар: кичә генә һич кылынмас кебек тоелган гамәлләрнең бүген кылынуын, кичә генә беркайчан сөйләнмәс кебек сүзләрнең бүген “рәхәтләнеп” сөйләнүен күреп-ишетеп торабыз. Бер Аллабыз гына чит итмәсә иде безне.
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.01.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»