• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
29.12.2017 Авыл

Йорты мамыкка уралган

Бүген татар авылларында иң матур, иң борынгы йолаларыбызның берсе – каз өмәләре гөрли. Кемдер унлап, ә кемдер күбрәк тә каз асрап, кышкылыкка каклап куялар, туңдыргычларга тутыралар, туганнарына тараталар, шәһәрдәге балаларына озаталар...

Ә менә Камышлыда яшәүче Әсгать һәм Әлфия Фәләховларда каз¬ларны дистәләп түгел, йөз¬ләп саныйлар. Менә кем¬нең йорты мамыкка уралган, дияргә була!  

Үткән гасырның 70 - 90нчы елларында Камышлы, Кләүле районнарында Әсгать Фәләхов бик тә абруйлы кеше иде. Кинель-Черкасс авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт биографиясен туган авылы Камышлыда “Сельхозтехника” оешмасында инженер-дефектовщик вазифасыннан башлап җибәрә. Аннары, Камышлы районын Кләү¬легә кушкач, механикалаштырылган отряд җитәкчесе буларак, кырларны органик ашламалар белән туенды¬рып тора, соңрак Наил Тахаутдинов җитәкчелегендәге авто¬ху¬җалыкның эксплуатация бү¬леге мөдире булып эшли. Әс¬гать Мөгыйстин улы 80нче еллар башында җитәкче буларак та таныла - Камышлыдагы Промкомбинат директоры булып 19 ел буе эшли. Туксанынчы еллар ахырында бу предприятие  акционерлар оешмасына әверелеп, тәмам ябылгач, ул күңеле тарткан эшенә башы белән чума. Әтисе өйрәтеп калдырган казлар үрчетүне Әсгать бала чагыннан ук ярата, белә, шуңа да аның йорты беркайчан да кош-кортсыз һәм малсыз тормый. 

Әсгать әфәндене селекционер дип атарга да була. Ул кеше сүзенә карап йөрми, һәр нәрсәдә үз юлын табарга тырыша. 1973 елда укуын тәмамлап кайткан  яшь белгеч үз йортында тәҗрибәләр ясый башлый. Гадәттә ничек: ана каз йомырканы җылыда сала, шунда ук бәбкәләре чыкканчы утыра да. Ә Әсгать аларны җылыга кертмичә, киртәләп куелган ачык урында күзәтүләр алып бара башлый. Чыннан да, табигатьтә башкача икән. Эксперимент өчен сайлап алынган ана каз күкәй салып оядан төшүгә, аның урынына ата каз менеп утыра һәм күкәйләрне кайгыртучанлык белән чорнап ала - вакытында җылыта, әйләндерә, чистарта, суыта. Шулай, берсен берсе алмаштырып  унбиш көн утыргач, ана каз күкәйләрне әйләндерүдән туктый. Ул су буена төшеп юынып кайта да юеш көенә ояга утырып, йомыркаларны суыта, томшыгы белән чистарта башлый. 26 көн үтүгә күкәйләр юылган кебек чиста булып кала. Ә 29 - 30 көннән соң күзәтү астындагы ояларда бөтен күкәйләрдән дә диярлек бәбкәләр чыга, бер-икесе генә борын тишмичә кала. Димәк, казларга җылы кирәкми, аларны йортта да күп итеп асрап була, дигән нәтиҗәгә килә яшь селекционер.
 
- Ике ата каз, биш-алты ана каз калдырсаң, ел саен илле - алтмыш бәбкә аласың. Дөрес шуларның кырыгы гына үсеп җитә. Каз асрау ул бит кыен эш түгел.  Бәбкәне ике - өч атна чамасы витаминнарга һәм аксымга бай үлән, көрпә, күкәй белән тукландырам да аннары арт бакчамдагы күлгә төшерәм, анда алар ризыкны үзләре табарга өйрәнәләр. Ә тагын да үсә төшкәч, ана каз аларны Сок елгасы буена ияртеп төшә һәм миңа аларны көзен җыеп алырга гына кала, - дип сөйли Әсгать. 
 
Тора-бара Фәләховлар Лениногорск шәһәреннән инкубатор алып кайталар. Аның инструкциясенә карасаң, йомыркаларны ахырга кадәр әйләндереп торырга кирәк, диелгән. Әсгать инструкцияне читкә алып куя да казлар ничек эшли - шулай итә. Нәтиҗәдә аның инкубаторыннан 80 процент бәбкә чыга (башкаларда 50 процент чамасы гына). Ә бәбкәләрне караучы булсын өчен, ике-өч күкәй салынган кәрзиннәргә 1 - 2 атнага ана казларны утыртып тора. Бу вакытта аларда ана булу инстинкты уяна икән. Шуңа да Фәләховларның йөзләгән бәбкәләре караусыз калмый, һәрвакыт аналары артыннан ияреп йөриләр.
 
- Ышанасыңмы, быел 500 бәбкә чыгардык. Тиз генә таратып бетереп тә булмады. Таныш-белешләремә буш¬лай да тараттым, чит¬тән килүчеләргә сатып та җи¬бәрдем, үземә дә бик күп калды - быел хатыным Әл-фиягә 160лап каз йолкырга туры килде. Әлбәттә, өмәләр дә уздырабыз, ләкин үзебезгә дә күп кала. Менә, сиңа да берне бүләк итим әле, Яңа ел өстәленә күч¬тәнәчем булсын, - дип, хуҗа ми¬ңа да зур гына каз кертеп бирде.
 
Фәләховлар йортында казлардан тыш индоүрдәкләр дә, күркәләр дә, тавыклар да, сарыклар да бихисап. Ул аларны да тик тотмый, индоуткаларны үрдәкләр белән кушып ниндидер нәсел бирми торган ләкин бик тәмле итле яңа сорт кошлар үстерә, ата күркәләрне, әтәчләрне ояларга утыртып, каз бәбкәләре чыгара, авыл хуҗалыгы институтларында укучы студентларга диплом язуда булыша, авыл хуҗалыгы темаларын яктыртучы матбугат чараларын һәрвакыт күзәтеп бара һәм берәр файдалы киңәш күрсә, шундук тәҗрибә дә ясап карый - дөрес язганнармы, әллә юкмы?
 
Әсгать Мөгыйстин улы кебек мавыгучан кеше белән сөйләшеп утыруы үзе бер гомер. Ләкин аның да эше күп, миңа да юлда булуым яхшырак, дип саубуллашырга туры килде. Кем дә кем аңардан тәҗрибә алырга тели икән, Фәләхов үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Камышлыда йорты каз мамыгына уралган өй күрсәгез, аныкы булыр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 29.12.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments