поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.02.2010 Җәмгыять

АПТЫРАП КАЛА ТОРГАН КЕШЕ ТҮГЕЛ

Чаллыда оныклары янында яшәүче Фатыйма әбигә быел 101 яшь тулды. Бер-беребезне бәйрәм белән тәбрикләгәндә, гадәттә, озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Әмма гомернең озын булуы гына ул әле бәхет түгелдер. Ә менә картлыгыңның Фатыйма әбинеке кебек кадер-хөрмәттә үтүе чынлап та зур шатлык.

Фатыйма әби узган гасырның бөтен сынауларын, адәм балаларын сагалап торган михнәтләрен кичергән кеше. Беренче чиратта, әлбәттә, ятимлекне. Авыр хезмәт һәм шул заманга хас йогышлы чирләр  әле гаилә корып яши генә башлаган 25-35 яшьлекләрне дә аяп узмаган: Фатыйма әбинең әтисе кызга 3 яшь вакытта ук тифтан үлеп киткән. Әнисе Шакирә биш бала белән тол калган Насыйбуллага кияүгә чыккан. Һәм нибары өч ел чамасы вакыт узуга, бишектә тагын бер сабыен ятим итеп, бу фани дөньядан китеп барган. Шакирәнең бертуган сеңлесе  Гайникамал, апасының үтенечен искә алып, бер оя балаларга әни булып калган.

 

Үги әтисе гаиләсендә  кагылмый-сугылмый үскән Фатыйма әби. “Әти беребезне дә араламады”, – дип искә ала ул. Ә бит алар  гаиләдә 12 бала булган.

 

Фатыйма әбинең язмышына кагылмый узмаган икенче бәла сугыш белән бәйле. Колхозда бригадир булып эшләгән ире Нурмөхәммәтне кавышып берничә ел яшәүгә армиягә, инде хезмәт срогын тутырып кайткач, сугышка алып киткәннәр. Ул шуннан әйләнеп кайтмаган, хәбәрсез югалган. Яшь хатын ике бала белән тол калган. Гомеренең иң михнәтле еллары дип шул чакларны искә ала Фатыйма әби.

 

Инде балалары, оныклары өчен сөенеп яши башлагач кына башта кияве, аннары кызы өч балаларын ятим калдырып үлеп киткәннәр. Икесе дә бер үк чир белән – бөерләренә салкын тидереп. Бу вакытта Әсмага – 17, Сәлимәгә – 14, Галигә 9 яшь булган. Нәсел-нәсәп балаларның язмышын хәл итү ниятеннән бергә җыелган. Кияүнең туганнары Фатыйма әбигә олы кыз Әсманы гына калдырып, кечерәкләрен  үзләренә алмакчы булганнар. “Балаларны аермыйбыз, – дип каршы төшкән әбиләре. –  Ач булсам, ач булырлар, тук булсам – тук”. 

 

– Аптырап кала торган кеше түгел безнең әби, – дип искә ала оныгы Сәлимә ханым. – Утынны да сатып алганын хәтерләмим. Җыйнаулашып менеп, киселгән агач төпләрен әзерләп куябыз, аннары әби колхоздан ат сорап алып төшә.

 

Ялгыз хатын-кыз, гомумән, кыю табигатьле була бит ул – үгез җигеп җирен дә сөргән, урманын да кискән Фатыйма әби. Шул ук вакытта бәйләгән, чиккән, юрганын да сырган. Яшьрәк чагында, үзе әйтмешли, “брач” булып сөлек салып та йөргән. Аны 60 чакрым ераклыктагы Мамык авылына барып,  сулыктан үзе җыеп алып кайткан. Оныкларын да куркып-икеләнеп тормаска өйрәткән. Ул заманда күпләр 8 дән соң укуны кирәк санамый иде. Фатыйма әбинең оныклары исә барысы да урта мәктәпне тәмамлап чыкканнар. Аннары күңелләре теләгән һөнәрләрне сайлаганнар.

 

– 4-5 ел элек Чаллы урамында иркенләп йөри иде безнең әби, – дип сөйли Сәлимә ханым. – Күршедә генә базар бар. Башта шуны әйләнеп чыга, аннары китә апаларга, апалардан чыккач – энебезгә. Кыш көне маршрут шундый. Яз җитү белән авыл дип ашкына башлый.

 

Авыл дигәннән, әби белән Сәлимә ханым икесе анда булган кызыклы хәлне искә төшереп алдылар. Бер туганнары кунакка чакырган аларны. Әби: “Мин соңрак барырмын”,  – дип өйдә калган. Берзаман яннарыннан кулын болгап узып киткән Фатыйма әби. Мотоциклның бишегенә булса, әле ни әйтер идең, юк, артына ук менеп утырган икән. Һәм бу әле 5 ел элек.

 

– Хәзер алай булмый инде, – дип көлә әби, оныгына кушылып. – Икенче йөзгә чыккач, сиздерде, кызым. Хужыландым. Кеше исемнәрен дә оныта башладым. 

 

Аны икенче йөзгә чыгудан бигрәк, улы Шәяхмәтнең кисәк үлеп китүе картайткан. Төп йортта абыйларының улы (әбинең оныгы) Ринат яшәп калган. Әби хәзер җәйне элеккечә авылда уздыра алмый, әмма быел бик ашкынгач, аны берничә көнгә генә булса да, үзе дә саулыкка туймаган Ринат янына кайтарып торганнар. Бу хакта, бәлки, әйтеп тә тормаган булыр идем, Фатыйма әби үзе кисәтте:

– Кызым, Ринат турында язарга онытма инде, зинһар.

 

Дөресен әйтим, без журналистларга чүт кенә арттыру хас. Әмма мин әбигә чынлап та сокланып кайттым. Яшенә күрә начар түгел бит сәламәтлеге. Урамга бик чыкмаса да, өйдә әкрен генә йөреп тора. Ишетә, сөйләшә, хәтта шаярта. Иң мөһиме – ул караулы, кадерле. Һәм моңа, һичшиксез, лаек та.

 

Р.S. Оныта язганмын, Фатыйма әби миңа берсеннән-берсе матур ике җыр җырлап күрсәтте. Оныгы Галине ул гел үзе белән ияртеп йөрткән. Гали исә барган бер җирендә болай дип җырлый торган булган:

 

Җилкенеп үсә каен...

Җилкенеп үскән чагымда

Булмаса иде кайгым...

 

Авыл хатыннары аны кызганып күз яшьләрен сөртәләр, чөнки моннан да ары кайгы буламы соң? Гали бит инде болай да әти-әнисез, тулы ятим.

 

Икенче җырын үзенчә бераз шукланып җырлады, күрәсең, әбекәй. Элек колхоз рәисләре ялгыз хатын-кызларга әзрәк өмет белән карый торган булган. Фатыйма әби исә җитәкченең әрсезлегенә җавап итеп болай дип җырлаган:

 

Сикертмә каш, бөдрә чәч,

Үпкәләмә, үпмәгәч.

Үпкәләсәң, ни хәл итим,

Ходай насыйп итмәгәч...

 

Фатыйма әби гомере буе үз насыйбын – хәбәрсез югалган ирен көтеп яшәгән...

 

Чаллы.


Ризидә ГАСЫЙМОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 05.02.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»