• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

29.12.2017 Язмыш

Зәңгәр төймә (ГЫЙБРӘТЛЕ БӘЯН)

Мөнирә бүген дә иртәнге сәгать биш тулар-тулмастан уянды, һәр көн шулай өйрәнелгән гадәт инде. Ул өч дистә елдан артык тәмле таң йокыларын калдырып фермага сыерлары янына ашыга. Әнисе мәрхүмә әйтә торган иде: “Иртә тор, кызым, иртә торганның эше пешәр, озак йоклаганның бите пешәр”, – дип.

Инде лаеклы ялда булса да һаман әнисенең ягымлы тавышы колагында чыңлап тора. Абзарга чыгып маллар карарга иртәрәк әле, бераз яктырта төшсен дип, ул киенеп йортка чыкты. Ә тышта искиткеч саф һава, күбәләкләп кар ява. Ак кар бөртекләре, шаярышып, йолдызлар кебек җиргә коела. Мөнирәнең чәченә, битләренә, ирененә кунып эри-иркәли. Күбәләкләп кар яуган мәлне үлеп ярата ул. Бигрәк тә төнге бураннан соң саф ак юрган ябынган авыл урамыннан иң беренче булып эз салып баскан саен кар шыгырдавы сихри моң чыгара сыман. Нечкә күңелле кызны ак карда калган эзләре гүя чиксез җиһан белән тоташтыра… Ферма кызы дисәң дә була Мөнирәне.
 
Чөнки әтисе дә, әнисе дә биредә эшли. Кыз кечкенәдән әнисенә булышып та, алмаш савучы булып та эшләп урта мәктәпне тәмамлый. Аның уңган-булган-лыгын күреп рәис: “Мөнирә, син молодец кыз. Безгә бик кирәк кеше. Сине ветврачлыкка колхоз стипендиаты итеп институтка укырга җибәрәбез дип килештек. Нибары 2 ел савучы булып эшләргә туры килер инде. Син моңа ризамы?! Ә дус кызың Әнисәне зоотехниклыкка”. Риза инде, риза. Мөнирә шатлыгыннан чәбәкәйләп үк җибәрде. Рәис кадәр рәис ышана икән, димәк ике ел эшләргә кирәк! – дип уйлый. Эчке тавышы кызга көч өсти. “Ике ел күпмени инде. Уза да китә. Менә студент булырсың, югары белемле врач булып эшкә кайтырсың. Син бит маллар телен аңлыйсың”.
 
Ахирәтләр дәртләнеп савучы булып эшкә тотынды. Группада 20 сыер. Кул белән савалар. Чүпрә, азык ташыйлар. Авыр да соң. Арыта да инде. Әмма яшьлек, яшьлек инде. Көн буе фермада, кич клубта кызлар. Менә бүген дә һинд киносы була дигән белдерү бар. Мөнирәләр йөгерә-йөгерә эшләрен тәмамлап кайттылар да тизрәк-тизрәк, югыйсә урын калмый дип, аяк өсте генә чәй эчеп клубка чаптылар. Клуб эче халык белән шыгрым тулы. Урын алып калыр өчен кешеләр иртәрәк килеп утырган икән. Озын-озын эскәмияләрдә кысылышып утырып, кино башлануын көтәләр. Кемнәрдер өйләреннән урындык та алып килгән, кайберләре тәрәзә төбенә елышкан. Күрше авыллардан да килүче яшьләр күренә. – Их, тәки соңга калганбыз. Ярар инде, басып кына карарга туры килә,– дип алар стена буена терәлделәр. Кино башланып 15-20 минут тирәсе дә узмагандыр, Мөнирәнең кулына сак кына берәү кагылды.
 
– Чибәркәй, утырыгыз минем урынга. Икегез дә сыярсыз! – дип елмайды хәрби киемдәге ят егет. Ә кызлар оялып кына рәхмәт әйттеләр дә җәһәт кенә күрсәткән урынга елыштылар. Әйләнеп карасалар, теге егет ишектән чыгып бара.
 
– Әнисә, без бит дөрес эшләмәдек. Миңа кыен. Кешене кинодан куып чыгардык бит, – дип пышылдады ахирәте колагына Мөнирә. Ә тегесе һич пошмый гына: – Үзе урын бирде, бик әйбәт!– диде.
 
Мөнирәнең күзе генә киноны карады, ә уйлары гел егет тирәсендә чуалды да чуалды. Нинди акыллы, нинди белдекле! Кем икән ул, кайсы авылдан килгән? Безнең авыл егетләре мәңге урын бирмәс, синекен тартып алып утырырга да күп сорамаслар. Әнисәгә рәхәт аңа, көлә-көлә, елый-елый кино карый. Кеше урынында утырам дип, әз генә дә уйламый…
 
Менә кино да бетте, ишектән чыгарга чират. Тик хәрби егет күренми. Мескенкәем, кинога килеп карамый кайт әле, кызлар дип. Эче пошты Мөнирәнең, жәлләде, ичмасам адәм рәтле рәхмәтен генә дә әйтә алмадылар бит. Тынчу клубтан саф һавага чыккач ничек рәхәт булып китте.
 
Әкрен генә күбәләк кар ява. Ахирәтләр салмак кына кайтыр якка борылды. Кинодагы артистларны мактый-мактый баралар иде, арттан килгән аяк тавышына борылып карасалар – хәрби егет! Мөнирә егеткә карады да телсез калды, баскан урынында тик тора, кузгала да алмый, авызыннан сүз дә чыкмый!
 
– Хәерле кич, кызлар-йол-дызлар! Сезне күрми калганмын. Эзли-эзли чак артыгыздан куып җиттем. Ә сез мине көтмәгәнсез дә! Иң башта танышыйк әле. Исемем Рәсүл, күрше Кашка авылыннан. Хәрби очучылар училищесын тәмамладым, әле ялдамын. Аннан соң хезмәткә китәм. Туташлар-каракашлар! Исемнәрегез дә үзегез кебек матурдыр инде?!
 
Мөнирә аңкы-минке килеп торган арада Әнисә кәмит уйлап та алган. Мавыктыргыч пионер дәверендә ул отряд советы рәисе иде шул. Ул тиз генә Мөнирәгә: «Отряд, смирно. Слушай мою команду!,– диде дә үзе кулы белән честь биреп, нәкъ хәрбиләрчә атлап Рәсүл каршысына барып басты һәм чатнатып: – Товарищ, военный летчик! Разрешите сдать рапорт! Ә тегесе берчә гаҗәпләнеп, берчә җитди итеп: – Разрешаю сдать рапорт! – Отряд имени Олега Кошевого построен на торжественный сбор, посвященный доброму военному летчику Расулу, уступившему место в кино незнакомой девушке. Мы очень благодарны и рады знакомству с Вами, наш спаситель! Теперь о нас. Меня, будущего главного зоотехника колхоза “Урал”, зовут Аниса. А ее – застенчивую принцессу, главного ветеринарного врача может и даже района Мунира. Нам по 18 лет. Работаем пока доярками. Через 2 года колхоз нас направит учиться в Уфу – сельхозинститут. Так что, знайте наших. Рапорт сдан. – Рапорт принят! Дайте команду вольно! – Отряд, вольно! – дип әйтеп тә бетерә алмады, Әнисә пырхылдап көлеп җибәрде.
 
Өчәүләп рәхәтләнеп күңелләре булганчы көлделәр. – Менә таныштык та, чибәркәйләр. Бик тә шаян икәнсез. Әнисә, менә синнән таләпчән хәрби начальник чыгачак, минемчә. Зоотехнигын әйтә алмыйм инде, гафу итегез!– дигәч кызлар тагы да җанланып китеп мәктәп еллары, сабакташлар, ферма уңганнарын ихласлап сөйләргә тотынды. Мөнирә электән дә сабыр әдәпле бала, ә бүген ул бөтенләй җебеп төште. Егеткә күтәрелеп карарга да ояла. ”Әйе, әйе, юк, шулай инде”, дигәнрәк сүзләре белән кушылырга тырышты әңгәмәгә. Ә Әнисә, кем әйтмешли, утта да янмас, суда да батмас. Сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел, чәчрәп тора. Рәсүлнең генә бар игътибары Әнисәдә түгел, ә Мөнирәдә бит. Әйдәгез әле, кызлар. Үзем озатып куйым өегезгә тиклем, я усал этләр куркытыр үзегезне дип егет икесен дә култыклап алды. Ул арада Әнисә кайтып җитте. Ә Мөнирәгә бераз атларга кирәк. Икәү генә калгач кызның тәне дерелдәргә, ә йөрәге, менә чыгам – менә чыгам, дип ашкынып тибәргә тотынды. Әллә нишләде дә куйды ул, күзләре гел аяк астын күзли. Егет тә аның бу халәтен аңлап алды шикелле. – Курыкма, Мөнирә. Мин тешләшмим. Бары миңа күтәрелеп бер кара да елмай гына! Кыз, бар кыюсызлыгын җиңеп, егеткә күтәрелеп карарга үзендә көч тапты һәм сизмәстән тагы шаккатты. Бу ни хәл соң, нәрсә булды миңа? Сихерләндем сымак, – дигән уй йөгерде башына. Ә егет соң, егет ниләр кичерде бу мәлдә? Ул нык итеп кысып кочаклап, алсу иреннәреннән үбәргә уйлап, әкрен генә кызның кулына кагылган иде. Зәп-зәңгәр күзләр төпкеленә кереп батты. Әнкәем, шушы чаклы саф, илаһи нур чәчеп торган йөз! Бар җиһанның пакьлеге, нәфислеге – гүзәллеге өркелеп торган бер гөнаһсыз күзләр! Бирсә дә табигать бирә икән чык тамчысыдай сафлыкны! Сихри наздан башы әйләнде Рәсүлнең. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды. Эчке тоемлавы егетне искәртте. Сөю дигән татлы хис гашыйк булу шушыдыр. Мәңгелек бәхетемне очраттым бит, Ходаем! Ләкин кызны өркетеп куюым мөмкин, үпкәләтүем дә бар ич. Бүгенгә дуслык җебе җитәр”. “Мин кайтып җиттем. Рәхмәт, Рәсүл! Сау бул”, – дигән сүзләр егетне уйларыннан айнытып җибәрде.
 
Ул кызның кулын мәгънәле итеп кысты да; – Ярый, алайса. Ял ит. Иртәгә эшкә бит таңнан. Иртәгә очрашырбыз, пока! Менә хикмәт! Мөнирәгә кинәт канат үстемени, ул йөгерә-йөгерә уктай өенә атылды. Үзе үтә дә рәхәт, үзе моңсу да кебек, аңламассың?! Чишенеп, урын-җиргә чумуы булды, үзеннән-үзе күз яшьләре актарылып, нәкъ язгы ташкындай ургылып агарга тотынды! “И, раббым, бәхетем килдеме икән миңа гомерлек?! Гашыйк булдым, егет үз өермәсенә тартып ала ич”,– дип елмаеп йокыга талды…
 
Ни генә дисәң дә авыл авыл инде. Өеңдәге хәбәрне күршеңнән сора димәсләр иде югыйсә. Иртән иртүк Мөнирәне летчик озатуын, ферма халкын дөрләтеп җибәргән иде, һәркем киңәш бирергә тотынды. Ә кыз оялып бетте. – Мөнирә, үчти кызый, сак бул. Ул военныйларның шәһәр саен ике хатыны булмаса, берсе точно бар инде аның. Тем более летчикныкы! Алдана күрмә, азак утырып еларга калмасын. Аң бул, кызый! – диде Сания апа.
 
– И, Ходаем, Сания апа! Син нәрсә беләсең. Бер рәхәтнең бер кыены, – диде уборочный шоферлардан, мәхәббәт җимеш-ләре – ике кыз үстерүче Сәкинә. – Туктагыз әле, апалар! Мөнирәнең башына тай типмәгән. Әллә ниләр юрыйбыз. Ул мәхәббәтен тапкан икән бик шәп! Бәхетле булсыннар гына. Ә летчик менә дигән кәртинкә! Мине алам дисә, очып барыр идем әле. Кулындагы тургайны ычкындырма, ахирәт ! – дип Әнисә дусын яклашырга тотынды. – Китегез әле, сөйләмәгез булмаганны! Әле кем доярканы алам, диде соң?! Беткәнмени летчикка укыган врач или укытучы. Урманга утын ташымыйлар! – дип тәтелдәде яше кырыкны узган, кияүгә дә чыкмаган, кияүсез дә кунмаган Әлфинә. Савучыларның «киңәшләреннән» тәмам аптыраган, сабыр гына тыңлаган Мөнирә, кинәт кабынып ките: – Апакайларым минем! Минем өчен кайгыруыгыз өчен рәхмәт. Ачуыма тидегез, алам дисә, берсүзсез барачакмын!
 
Хатын-кыз кызык зат бит ул. Тизрәк тикшерергә кирәк аңа. Бергә бишне кушып сөйләргә, суны болгатырга артык әвәс. Шул көннән соң «Кызыл почмак»та бары бер темага сүз барды. Мөнирәне аламы, летчик, юкмы? Егет белән кыз хисләренең изге, чын икәнен тиз аңлады. Ике атна очрашкач, Рәсүл сөйгәненә тәкъдим ясады. Ике яктан да әти-әниләр ризалыгын алып инде, әлбәттә. Бәхетенә куанып очып кына йөреде ул көннәрдә Мөнирә. Ә ярату-парлашу истәлеге итеп, никах табынында егет сөйгәненең колагына мәһер бүләге затлы алтын алка такты һәм күзнең явын алып торган ялт-йолт иткән ләйсән – зәп-зәңгәр төймә бүләк итте.
 
– Син минем зәңгәр – бәхет төймәм. Язмышым бүләге. Бәхетле яшик, парлы-тигез яшик, – диде Рәсүл чиксез горурланып һәм шатланып. «Без өйләнгәч – төн кыскарды», – дигән ди берәү. Шуның кебек, ике ай вакыт бик тиз уза икән шул. Менә Рәсүлгә хезмәткә китәр чак та җитте. Сөйгәне белән бергә генә китәрләр иде, кайда, нинди частьтә хезмәт итәсен дә, яшәү урыны барлыгын-юклыгын да белми шул әле. Яшь кәләштән аерылып китәсе килми дә соң. Нихәл итәсең, приказ, хәрби хезмәт – ир-егетнең иң изге бурычы. Гаиләдә уртага салып киңәшләшкәннән соң, бер карарга киленде: Рәсүл барып урнашкач, торак алгач та Мөнирәне кайтып алачак.
 
Яшь ир хатынына иркәләп карады да: – Зәңгәр төймәм, телисең икән бездә әни белән яшә. Ул бит сине үз кызыдай якын күрә, ярата. Телисең икән, әниләреңдә мине көт. Үзең сайла инде. – Юк инде, җаным. Син туган нигез, сине кадерләп-сөеп үстергән газиз әниең янында калам. Килен кеше төшкән җиренә таш булсын, диләрме әле? Шулай бит, әнкәй?! Мин сине ташлап беркая китмим, биредә көтәм, өзелеп көтәм,– диде дә ирен кочаклап елап җибәрде. Бу күренешне таң калып күзәтеп торган ана да телгә килде. Йөзе балкып: –Бигрәкләр пар килгәнсез икәү, күз генә тимәсен, балакайларым! Таза-исән, бәхетле булыгыз инде, бер-берегезне бүгенгедәй хөрмәтләп, кадерләп, аңлашып яшәсәгез иде. Канатлар очканда ныгый, улым. Нык бул, бирешмә. Тыныч, зәңгәр күк йөзе, төзек самолет юлдашың булсын, улым! Хәерле сәгатьтә, изге юлга кузгал, күз нурым!–дип фатихасын бирде күпне күргән ана.
 
Уңган килен тик тормас, диләр. Өй эчендәге эшләрне ялт итеп эшләп куя да Мөнирә, аннан көнен ничек уздырырга белми баш вата. Сөйгәненә көн дә бер хат – сагынуларын тезеп сала. Эшне, ферманы юксына ул. Кайнәсе белән килешеп, савучы булып барырга булды. «Бер аймы, икеме инде, эшләп өлгерсәм – файдам тияр»,– дип уйлады эченнән. Һәр көнне эштән кайтып ишек ача башлау белән Мөнирә: – Әнкәй, Рәсүлдән хат килмәде. Ния язмый икән? Аңа сөенечем дә бар бит әле… – диде кызарып елмаеп җибәрде. – Сөенечеңне сизеп-тоеп йөри идем, килен. Рәхмәт. Дүрт саны төгәл, акыллы, тәүфыйклы, гомерле нарасый дөньяга килсен. Мине бәхетле зуринәй иткәнегез өчен мең рәхмәт сезгә! – дип шатлыгыннан кочаклап ук алды ул.
 
Килде Рәсүлдән хәбәр, килде. «Чит илгә командировкага җибәрәләр. Аннан кайткач та сезнең янга очып кайтып җитәрмен. Көтегез. Бик сагындым» диелгән телеграммада. Чит илгә дигән язу белән ни киленнең, ни ананың килешәсе килмәде анысы. Эчтән генә ана «Ходаем, үзең сакла. Туачак сабыең өчен яшәргә дә яшәргә насыйп ит»,– дип ялварды. Бу арада икесенең дә эче поша, никтер күңелсез. Йөрәкләр кузгала.
 
Шомлы, кыен. Мөнирәнең тудырасы көннәре дә якыная. Ә иреннән башкача хат- хәбәр юк та юк! Җитмәсә бүген төше дә буталып бетте. Имеш, елга буенда йөри икән. Кинәнеп бер йөзеп алыйм әле дип, чишенә генә башлаган иде, зәңгәр төймәләре өзелеп китеп, җиргә коела. Яртысын учлап кала алды да соң…
 
Уянгач Мөнирә, төймәм чынлап өзелгәнме әллә дип, кулы белән сыйпап бик озак ятты. Исәнсез икән, ярый төш кенә, дип куанып куйды, кайнәсенә төш сөйләп аны көендерәсе килмәде. Хәерлегә юрады. Роддомга барырга җыенып йөри иде Мөнирә, почтальон кыз телеграмма китерде. «Кадерлеләрем. Мин авырып торам, госпитальдәмен. Терелү белән кайтып җитәрмен. Сезне нык яратам». – Мин дә сине, җаным, бик-бик яратам, сагындым. Каршыңа бәбиебезне күтәреп чыгармын, син түлке тизрәк терелеп кенә кайт, яме! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды яшь хатын. «Улыгыз бар, котлыйм! – бу акушерка тавышы иде. «Кемгә охшаган?» – ди үтә хәлсез тавыш. «Кемгә булсын, әтисенә инде» – ди беренче тавыш. Бу тавышлар яшь ананың колак төбендә ишетелер-ишетелмәс бик ерактан килгән кебек. «Улым бар икән бит. Күрсәтегез, карыйм әле», – дияргә тели хатын, ләкин тавышы чыкмый. Йокы баса, керфеккә кургаш эленгән, күтәрерлек тә хәле юк… Күбәләкләп кар ява төсле, рәхәт, җиһан киңлеге…
 
Аңына килгәч Мөнирәнең беренче сүзе: «Улым кая, бирегез әле, зинһар. Әтисе һаман да кайтмадымы әле? – булды. Мөлаем йөзле яшь кенә акушерка елмаеп ананың куенына җанын ярып төшкән, иң кадерле нарасыен бирде. Бу җанлы кечкенә төргәк Мөнирә өчен кояш нуры кебек, ул шул тиклем җылы, шул тиклем тансык, газиз «Нәкъ тә әтисенә охшаган. – Рәсүлнең копиясе» ,– дип күкрәгенә кысты улын. Бу минута яшь ананың чык тамчысыдай саф, шатлык яшьләре бите буйлап тәгәри иде. Район үзәге автостанциясе. Рәсүл гаиләсен алырга кайтып килә. Маршрут автобусы кузгалырга ике сәгать вакыт бар әле. Кашка авылына кадәр 40 чакрым. Ике сәгатьтә мин бит өйдә утырам ич – дип Рәсүл попуткага чыкты. Озак та көтәргә туры килмәде. Бер кызыл «Жигули» килеп туктады.
 
– Нихәл, күрше, кайтып килешме? Роддомга улыңны күрергә килдеңме? – дип сорады. Рәсүлнең бераз аптырап калуын сизеп алды да: – Ә син әле генә частьтанмыни?! Алайсаң, сөенче, малай, сөенче! Үзем беренче булып сөенче алам. Бер савыт та, бер тавык үзеңнән, товарищ летчик! Яшь әтинең куанычының чик-чамасы юк. Ул бар көченә «Ур-ра, победа! Улым бар, улым бар!»,– дип кычкырып җибәрде. Әйдә, тизрәк борылдык та очтык улым янына, әйдә авылдаш, арттыр тизлекне! Очып диярлек килгән машина юл читендә туктап торган икенче машинаны «сөзеп» тә алды!
 
Рәсүлнең малай күрергә ашкынуы «җөйсез» генә узмады. Ашыккан ашка пешкән шул. Язмыш борылырга булса, әллә каян сәбәбе дә килеп чыга шул. Аягы һәм кулы сыну, Рәсүлне гомерлеккә яраткан һөнәреннән аерды. Иң мөһиме баш исән, улы үсә, сөйгәне янында, гаиләсе имин. Тырыш кешегә уңыш елмая инде. Нинди генә ситуациядә да югалып калмаячак. Рәсүл дә, читтән торып белем алып колхозда эшләде. Озак еллар ферма коллективын җитәкләде. Мөнирә белән бик матур, кешеләр сокланырлык итеп гомер иттеләр. Берәү әйткән ди бит, без картаймыйбыз, ә менә балаларыбыз олыгая, дип. Оя тулы балалар үстереп очырды алар тормыш дигән гүзәл илгә. Авыл чите. Мәңгелек йорт-зират әниләре-зурәниләре каберенә чәчәкләр утыртырга өчәү килде. Рәсүл, Мөнирә һәм очучы формасындагы егет – Әмир. Бирегә килгән саен Рәсүл әнисе белән сөйләшә, киңәшләшә. Юксына. – Исәнме әни! Менә тагы синең янга килдек. Бик зур шатлыгыбызны җиткерәбез. «Оныгым очучы булганын күрә алсам ярар»,– дип тели идең. Бүген Әмиребез дипломлы очучы. Мин иңли алмаган җиһан киңлекләрен үрләячәк, Алла бирса. Оныгыңа тазалык, уңышлар, тыныч һәм зәңгәр күк йөзе теләп, тыныч йокла, әни»…
 
Очып диярлек килгән машина юл читендә туктап торган икенче машинаны «сөзеп» тә алды! Рәсүлнең малай күрергә ашкынуы «җөйсез» генә узмады. Ашыккан ашка пешкән шул. Язмыш борылырга булса, әллә каян сәбәбе дә килеп чыга шул.

Фируза СИРАЕВА
Өмет
№ --- | 28.12.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments