поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.12.2017 Язмыш

Каенана авырга узган килененә акаеп карап, төкереген чәчә-чәчә кычкырды

Фәйрүзә Наилне тугызынчы класста укыганда ук ошатып йөрде. Тик хисләрен, кыз кеше буларак, башлап ярып сала алмады. Егетнең йөзендәге һәрчак берни аңлап булмый торган елмаю катыш җитди кыяфәте янында каушап кала. Алай гына да түгел , аны күрсә, болай да җирән юан толымның төбенә ут каба, сипкелле йөзенә яңа мичтән пешеп чыккан икмәк төсе керә.

Бер мәктәптә укыгач, юк-юкта да юллары кисешкәли. Очрашып, озатышып йөрешмәсәләр дә егетнең битараф түгеллеген күңеленең кайсыдыр почмагы тоеп тора.
 
Алдан горурлык йөри, хисләрне чәчеп салу – егетлек түгел. Бер-берсенә “кодача”, “кода”диеп эндәшәләр. Моның күптән , алар туганчы ук, килгән сәбәпләре бар.Фәйрүзәнең әтисе Наилнең әнисенең сеңлесенә өйләнгән була. Берничә ел ел торуга карамастан, ходай аларны бәби белән бүләкләмәгәнгә, никах таркала, ә туганнарга кагылышлы җизнә- җиңгә кебек сүзләр үзгәрешсез калып, яңа туган сабыйларга да күчә.
 
Күпмедер вакыт үткәннән соң, алар яңа ел чорында, авылларына бәйрәмгә кайтышлый, Свердлау вокзалында очрашты. Ат кешнәп , адәм сөйләшеп таныша диләр. Боларның танышлыклары туганнан ук килсә дә, беренчегә күрешкәндәй килеп чыкты, сөйләшәсе сүзләре дә күп җыелган. Кыз ашнакчы һөнәрен үзләштергән, бер шифаханә ашханәсендә эшләп йөри. Егет, армиядән кайтып, бераз ял иткәннән соң, эшкә урнашырга, шәһәр ягын каерган, өйләренә кайтып барышы.
 
Наил эшне өйләнеп җибәрүдән башларга булды. Нигә озакка сузарга. Күндәм кодачасы армиягә кадәр үк ошый иде. Тырыш кызыкай, кулыннан килмәгәне юк, бернидән дә чирканып-җирәнеп тормый, җимереп эшли, үзен тыйнак тота, сүзен үлчәп сөйли, кашыкка салып кабып йотарлык сылулыгы юк, аның каравы, сөйкемле. Чибәрлек туйда, уңганлык көндә кирәк. Мәхәббәт тора-тора, бәбиләр тугач килер, килми кая барсын.
 
Энекәше дә абый өйлән инде дип, җанга тия, чөнки үзләренең яратып йөргән кызы бар, планнары гаилә корырга. Ә өздереп әйтә торган усал әниләренең сүзеннән чыга алмыйлар. Ул риза түгел, якын да килми, абыегыз чиратына кермисез, башта ул башлы- күзле булсын дип, сүзләрен бәреп төшереп тик тора. Ният иткән морадына җиткән. Кайту белән, өйләнеп башка чыгып, гаиләсе белән аерым яшәгән абыйсына сугылды, киңәш-төгәш иткәч, буйдак тормышына нокта куярга уйладылар. Җитәр, рәхәт тормыш, күпкә китсә, бал да ачы. Шул көнне үк Фәйрүзәнең өйләренә, хуҗаларны аптыратып, көтмәгәндә, балакларының берсен пимамаларына кыстырып, икенчесен чыгарып, кыз сорарга егетнең агасы, берничә туганы яучылар булып килде. Бу кызны кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын һәм алдан ук фатихаларын алу иде. Алар, өлеш¬чә булса да, кода вазыйфасын башкарып, үзләре белән элекке¬чә ипи-тоз, бал, май, чәкчәк кебек күчтәнәчләр күтәргәннәр. Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, ризалык алып, мыек чылаткач, шушы ук очрашу вакытында еш кына кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле туй уздыру, туй чыгымнарын бергәләп күтәрешү турында да сүз кузгаттылар.Туйны мартта үткәрергә килешсәләр дә, кулларына эләккән кош очып китсә, Наил өйләнми калыр дип курыккандай, тыйнак, басынкы үзенә бертөрле ягымлы, молаем кызыкайны үзләре белән алып ук киттеләр.
 
Иртә тору белән, кичә килгән килен, кайда нәрсәнең ничек ятканын белмәсә дә абзарга чыгып, метекләп ,малларны карап керә, аягөсте генә чәй эчеп, поездга чыгып йөгерә, Свердлауга эшенә китә. Яшь кияү үз-үзеннән бик канәгать рәвештә урын өстендә рәхәтләнеп, киерелә биреп, ауный-ауный гырлап йоклап кала.
 
Төне буе керфекле күз йоммый, боргаланып чыккан, авыл өстенә усаллыгы белән даны таралган, туры әйтергә яраткан, сүзен сүз иткән Фәйрүзәнең әнисе иртәгәсе көнне кодагый буласы кешеләргә килеп, үткән чактагы кода-кодачалык турында сүз каткач, булачак кодагый куркуыннанмы ачу сакламавын яшерми:
 
-Кайчан булганнарны искә төшермик, буласы булган инде, хәзер буявы сеңгән, үткән эшкә салават. Сеңлем күптән кияүгә чыкты, әйбәт яши, - дип, тынычландыра.
 
-Бик ашыкмадык микән?Кайнатагызны күмгәнгә, кырык көн дә үтмәде, кабер туфрагы да суынып бетмәгәндер. Рәнҗеп ятмасмы? Балалар бәхетле яши алырмы? – дип икеләнеп көяләнде ул.
 
-Кызыңның бәхете кырык кат чүпрәккә төрелмәгәндер. Керәсе мал теш сындырып керә, никах та шулай, сәгате суктымы, бер ни эшли алмыйсың. Юкка исең китмәсен, - дип, икеләнүләрен ышаныч белән җуеп, чәй эчереп кайтарып җибәрә.
 
Фәйрүзәнең әтисе ашыгыч рәвештә операциягә керү сәбәпле, азрак соңгарак күчереп, март аенда бөтен шартын китереп, туй уйныйлар.Туйга кергән бүләк – юрган-мендәрләрнең исәбе- хисабы булмый. Матур гына яшәп китәләр. Каралты тулы мал-туар, бозау-башмаклары белән бергә мөгезле терлекләре генә унлаган баш, сарыклар, кош-корт турында әйтеп торасы да юк. Фәйрүзә шәһәр кызыннан авыл бичәсенә әйләнә, башы абзардан чыкмый. Маллардан бушаган арада ишле гаиләнең өйдәге тавык чүпләп бетермәс эше белән мәж килә. Уңган киленнең эшен күрергә теләүче генә күренми. Эшкә чумып, бизәнеп- төзәнеп йөрергә, юньләтләп үзен карарга да вакыт тапмаган чорда, бригадир урып -җыю вакытында басуда эшләүчеләр ашарга әзерләп торырга колхоз эшенә чакыра. Илле яшькә дә җитмәгән җимереп эш эшләрлек биянасы, аны өйдән чыгарасы килмәсә дә, биш куллап ризалашты:
 
-Эшләрсең, тавык-чебешкә вак-төяк, калдык-постыгы кайтыр, тамагың тук булыр, уч тутырып декрет акчасын да түләрләр.
 
Көзгә абыйларының өйләнгәнен дүрт күзләп көткән энекәше йортка килен төшерде. Бар йоланы шартына китереп туй үткәрделәр. Фәйрүзә белән Наилнең туена кергән бүләкләр энекәшләренекенә бирнә бүләге буларак китте. Колхозның үзегез төзеп бетереп, башка чыгарсыз дип, бүләк иткән өе дә дә яшь парга булды. Йорттагы бөтен нәрсәгә хуҗа булган әнинең боерык булып яңгыраган:
 
-Кымшанмыйсыз. Кая ашыгып кышка керер алдыннан анда күченәсез, баланы туңдырып үтерергәмени? Әлегә энекәшләрегез анда яшәрләр.- дигән дигән җөмләсе язмышны хәл итеп куйды. Ул тел- теше булмаган, бар эшне үзе белеп эшләгән Фәйрүзәне рәхәтләнеп, эче бушаганчы теле белән игәргә яратты, күрәләтә читкә типте. Наил каршында, киленен булдыра алган кадәр яман сүзләр белән яманлап, тетмәсен тетте. Улы, әпәдәй авызына су кабып, балык сыман эндәшмәде, бичәсен яклап ник берәр авыз сүз кыстырыр ла.
 
Авырга узган хатынның үтереп алма, груша кебек җиләк-җимештән авыз итәсе килгәч, ярты килограмм алма, ярты килограмм груша сатып алып, авызыннан суларын агыза-агыза ашаган килененә, акаеп карап, төкереген чәчә-чәчә:
 
-Каян килгән хан кызы, тамак аерып, аерым урлашып ашау. Биш бала таптым, бернинди җимеш, ашамадым берсе дә гарип түгелләр. Синең иреңнең генә бармагы бераз үзенә кәкрерәк. Тапканын өйгә кайтара. Син кадерен белеп тотмыйсың. Ирең –келәт, син генә йозак була белмисең, - дигән сүзләрне ишеткәч, Фәйрүзә кишергә күчте. Кишерне өлгереп җитенкерәмәгәнрәк алма-груша итеп, күз алдына китерде дә рәхәтләнеп кимерде. Ире кара таңнан эштә.Белорусы белән савымчыларны җәйләүгә илтә китте. Бианасы, күптән түгел төшкән яшь килененең дөнья көтешен карап, әзрәк өйрәтеп кайтырга исәпләп, биләмгә чыгып киткән. Кичке уеннан соң гына кайтып яткан каен сеңлесе берни сизми, йокы туйдыра. Фәйрүзә авыз эченнән яраткан җыры “Бөрлегән”не көйли-көйли кер юа. Билен, бензин сипкән уттай, нидер яндырып үтте. Ул ирексездән тасы торган урындык кырына бөгәрләнеп тезенә чукте, җырны теш арасыннан сыгылып чыккан ыңгырашу алмаштырды. Аннан тагы эшен дәвам итте. Тагын билен уып бөгәрләнеп торып, тирән итеп тын алды. Керләрне элә башлаганчы, биленең көйдереп сызлауларына түзә алмыйча, берничә тапкыр чүгәләп тә, утырып та ятып та алды. Эш нәрсә белән бетәр иде, бәхетенә бертуган сеңлесе хәл белергә килде. Шунда ук колхоз машинасында сөт ташучы булып эшләгән әтисе янына йөгерде. Азактан шифаханәгә кадәр озата барды. Барып ун минут үтүгә, рәхәт урынны калдырганга үртәлепме, якты дөньяны күрүгә куаныпмы, бала кычкырып елап җибәрде. Машинада әнисе кыйгачлап утырып килгәнлектән, кызның күзенә кан төшкән иде. Кайтышлый сөенче алырга кергән кодача белән кодага:
 
-Уңган бичә ул таба, - дип, мыңгырдана- мыңгырдана, кодасына сырлы стакан белән тутырып, ачыр-ачымас балын – шайтан сидеген салып бирде, килененең сеңлесенә шәльяулык бүләк итте.
 
Наил малай көтте, ул теләгәнчә килеп чыкмаганга, бик ачуы килде. Ачуын басар өчен, туйганчы эчте. Теш куйдырып йөри иде. Стоматология бала тудыру йортына терәлеп торуга карамастан, кызының, хатынының хәлен белеп чыгарга теләмәде.
 
Фәйрүзә өйгә кайтканның икенче көнендә үк, аягына резенка итек, өстенә сырланып сөткә каткан, мамыктан сырылган иске куфайка, бәләкәй нәфис кулларына үзе сарык йоныннан бәйләгән бияләйләрне киеп, башына юа-юа киезләнеп, бәләкәйләнеп, мамыгы коелып беткән вәлне ябынып, абзарга маллар янына чыкты; асларын чистартты; сәнәк белән каерып, әллә никадәр печән салды; елгадагы бәкедән ташып, су эчерде; чиләкләрне тутырып, яңа бозаулаган сыерларның сөтен сауды. Бәләкәй кызчык ушлы иде, аның киеменә абзар, мал исе сеңгән әнисенең сөтен имәсе килмәде, каптырган имчәкне авызга алмады. Шул көннән яшь ананың йокысы туймый торган, сөт җылытып -суыткан, бишек тирбәткән, күз йоммаган төннәре башланды. Кызы үсә төшкәч,картинәй кеше, печенье кебек тәм -том алып, акча әрәм итүгә, аяк терәп, каршы булды. Кырык мирнең көен көйләгәнче, бер арбаның чөен чөйләгәнең мең артык та бит, сабыр итүдән башка чара юк.
 
Шул елны каен сеңлесе укытучылар көллиятен тәмамлап, күрше авылга эшкә кайтты. Озак тормыйча, үзе кебек укытучы егеткә кияүгә чыкты. Зурлап, ике авылны бер итеп, туй ясадылар. Бирнә бүләгенә, кисмәк өстенә каплап, кыз балы котлап бирергә, Наилләр туена кергән одеал -матраслар кирәк булды. Семьяга яңа кешеләр кушылып, ишәйгән саен,туган көннәр, бәйрәмнәр ешайды. Бианай әмере буенча туйга кергән әйберләр әкеренләп канатланып, шунда очып” бетте. Фәйрүзә кырыкны узгач кына, үзеңә бүләк ителгән әйберне кешегә бирергә ярамаганын урыслардан ишетте. Алар даринные не дарят, кергән бәхетне кире чыгарып җибәрә диләр. Киләчәкне алдан күреп, үз файдасына юрарга яраткан ана яшь гаиләне авылга тартты:
 
-Кияүләр яшәгән авылның бернинди киләчәге юк аның. Ишелеп төшмәсә дә, мәктәбе ябылырга тора. Өйне монда үзебезнең авылга салырсыз. Туган туфракка баскан эз суынмый ул. Колхозда эшләмәгәч, сезгә бирмиләр. Киленнең абыйсының сүзе үтә. Абыегызга ссуда алып бирер. Акчагызны аларга түләрсез, - дип ике уйларга урын калдырмыйча,теләгенә иреште. Яңа өй салабыз дигән уйлар икенче планга күчте. Фәйрүзәнең абыйсы кодачаларына байтак ярдәм күрсәтте. Кирпеч кайтарырга техникасын тапты, таныш урманчылар аша делянка юнәтте. Алар сыер сатып ссуда акчасын әниләренә китереп бирделәр, ләкин күндәм, иренүнең ни икәнен белмәгән, эшен җиренә җиткереп башкарудан башканы белмәгән, тырыш Фәйрүзә ул акчаларны күрмәде. Семьяда бар булган акча, хезмәт хакы да, сөт сатканы да, балага хөкүмәт түләгәне дә әни кеше кулында. Аның каравы өч ел сеңлеләренең ссудасын Наил исемендә булгач, алар түләде.
 
Вакыт узды, тиреләре тегеп куелмаган, туган балалар , аллага шөкер, исән-сау үстеләр. Зур кызларына унҗиде яшь. Аның хәзер өч туганы бар. Биянасы оныклары алдында күз көеге булган әниләрен битәрләүдән, аны юкка чыгарудан, булдыксыз итеп күрсәтүдән тәм таба. Наилгә ике дөнья, бер мөрья, ишетмәмешкә, күрмәмешкә салыша. Ул рәткә ике кыз алып кайткан хатыныннан бөтенләй бизде, малайлар тугач та якыная алмады. Читтән караганда, балалары да дәү әниләре яклы, үз әниләренә түбәнсетеп карыйлар кебек тоела. Бик кимсенсә дә, каршы эндәшеп өйрәнмәгәч, Фәйрүзә эчендәге уйларын тышка чыгарып селкмәде. Бер хатын хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык. Җайлап кына ирен яңа өй салып чыгарга күндерде. Кул арасына керә башлаган балалар шатланып ризалаштылар. Күмәкнеке закон. Ит саткан акчага түл сатып алдылар. Кирпеч юнәттеләр. Фәйрүзә яклап туганнары булашты. Биана кеше тагын кысылмый кала алмады:
 
-Нәрсә дип түлгә акча әрәм иттегез? Хәзер шифер астына кеше түл җәямени? Әйбәтләп япкач, су үтми ул. Ничә ел торабыз әле, түлсез дә бер дигән,- дип үгетли торгач, түлне сатып җибәреп, акчасына яңа абыйлары ярдәме белән өй бетереп чыккан кече кызына шифонер, сервант, ике кеше йоклый торган тахта алып бирде. Кирпечнең дә беразы кызларына печь эшләргә китте. Башлаган эш, беткән эш,ике ел дигәндә, өй төзеп кереп, матур гына яшәп киттеләр.
 
Уйламаганда,к оедан үрелеп су алганда, бармаклары нәзегәеп бушаган, үз гомерендә Наилнең бердән бер бүләге никах балдагы чиләк колагына эләгеп коега төшеп китә.
 
-Моның булуы мөмкин түгел, унтугыз ел буе төшмәгәнне, каян килеп бүген генә төшмәсен тагы,берәрсенә биргәнсеңдер, - дип, күз ачырмый нахакка талап, яшь түктерә бианасы.
 
Алар коеның суын түгеп бетергәч, кырык чиләкләп лайлы балчык чыгаралар. Балдак табыла, ләкин Наил күзгә күренеп үзгәрә. Әнисенә кушылып, Фәйрүзәне куа башлый. Сыерыңны җитәклә дә кайтып кит, бозау сиңа ошаган гел акыра дигәнрәк сүзләрне еш ычкындыра. Бианасы, балалары таралып бетеп, ягыз калгач, күрше авылга карчыгы вафат картка кияүгә китте.
 
Фәйрүзәләрнең мал саткан акчага компьютер алырга алырга исәпләре бар. Балалар әтиләрен күндерделәр. Өеңдә ни булганын беләсең килсә, күршеңнән сораш ди халык. Бу юлы да шулай булды, балалары йокыдан торуга, күрше авылдан картинәләре янгын чыккандагыдай кабынып килеп җиткән:
 
-Акчагыз күпмени? Капка төбегездән күтәрмәгә кадәр сибелгән, -дип, учындагы ничәдер тиен акчаны, өстәлгә чәпәде. -Шудайдыр шул, югыйсә кампиүтер алмас идегез. Алмыйсыз, ул сезгә нигә кирәк? Начальник булмагансыздыр бит. Кеше ала дип, кеше коега төшәр, сез дә төшәрсезме? Алмыйсыз, кирәкмәгәнгә акча туздырмыйсыз. Акчагызны тотта белмисез.Үземә биреп куегыз, - дип пыр туздырды.
 
Соңнан ул басылып, бер кадәр вакыт үткәч, мәктәптән сорыйлар, БДИ(бердәм дәүләт имтиханнары) тапшырыр өчен кирәк дип, аны алдап, барыбер алдылар.
 
Ашлык уңса җирдән, хатын уңса ирдән. Уңмады Фәйрүзә, дөресерәге иренә ярамады. Гайбәт сөйләүчеләрнең авызын ябып куя алмыйсың. Күп тә үтми, авыл өстендә Наил сатучы Мәдинә белән типтерә, сабантуйда бар халык каршысында көпә-көндез, оялмыйча кочаклашып йөргән дигән хәбәр таралды. Балалары үз күзләре белән күргән. Утсыз төтен булмаса да, хатын үзе ышанмаса да, балаларын буш сүз, кеше, көнләшеп, юри сөйли дип ышандырырга тырышты. Мәдинәнең инвалид әтисенең чия төсле янып торган кып-кызыл машинасы бар, үзе йөртә белми, ире тизлекне арттырганы өчен йөртү таныклыгын алдырган. Ерак юлга чыгасы булса, киеменә әллә каян борынга килеп бәрелә торган хушбуен бөркеп, иреннәренә машинасы төсле иннек сөртеп, авызын очлайтып, йөзен чытып, мескенләгән кыяфәт чыгарып килеп гел Наилгә ялына.Тегесе бик кыстатып тормыйча, тиз ризалаша. Күбрәк үзе үк таң әтәче кебек барасы җирең юкмы, мин бүген буш, - дип, хәбәр биреп уза. Балалар, бигрәк тә уллары әтиләрен машина алырга кыстый башладылар. Бергәләп урманга йөрербез, кирәк-яракка район үзәгенә выжт итеп кенә барып йомышыбызны йомышлап килербез дип ялындылар.
 
-Әниегез машинага утырып йөри торган кеше түгел,- дип ничә тапкыр авызларыннан сүзләрен бәреп төшерде.
 
Мәдинәнең ире югалды. Эзләмәгән урыннары калмады. Ашаган мал өенә кайта. Йөрер- йөрер дә, акчасы беткәч,кайтыр әле дип эзләүдән туктагач, һич уйламаганда, мунча түбәсеннән асылынган хәлендә таптылар. Аның кырыгы үтү белән, егерме елга якын бергә яшәгән гаиләсен ташлап, ике дә уйламый, Наил түбән очка гел елмаеп кына йөргән Мәдинә янына яшәргә төшеп китте.
 
Тынына буылып, хәле бетеп,көчкә-көчкә сөйрәлеп, менә-менә шартларга торган кәрәчин мичкәседәй кызып, бианасы килеп җитте. Өйгә кергәч, теләсә кая барып бәрелеп, бызылдап үзеннән яман ямьсез тавыш чыгарган соры корт шикелле, бераз тын алгач,Фәйрүзәнең юньләп яше дә кибеп өлгермәгән соргылт күзләренә чәнечкеле карашын батырып:
 
-Өй салып, чыгып китмичә, бергә торган булсагыз, болай кеше көлдермидер идегез. Артыңа күрә таман. Менә хәзер ирсез яшәп кара. Синең аркада килеп туды бу хәл. Улым ат иде, арба булып тагылып йөри белмәдең,- дип, йөрәгентелеп, өеп-өеп тоз сипте дә ишекне бар көченә, каты итеп, шапылдатып ябып, килгәндәге кебек җитез хәрәкәтләр белән чыгып югалды.
 
Өйдәгеләр гарьлектән, кеше күзенә күренүдән оялып, бер-берсенә күрсәтми яшь түктеләр. Ничә яңак буйлап аккан бу каргыш катыш рәнҗеш яшьләре күпме аккандыр, елаганнар үзләре генә белә. Олы кызлары, укып бетеп, еракка зур шәһәргә барып ныклап урнашкан иде. Унбернчене тәмамлаган сеңлесен дә үз янына чакырып, канат астына сыендырды. Бер берсенә терәк һәм сердәш булып, рәнҗүле яшьләрен бергә йотты.
 
Вакыт әрнешләрне бераз бераз кәметкән сымак булды. Әниләре белән кесә телефоны аша аралашып, сөйләшеп торалар. Озын яллар булганда, ике-өч кичкә күчтәнәчләр төяп, кунакка хәл белергә, оныкларын сөйдерергә кайталар. Малайлар малай инде, әтиләре янына барып-кайтып сөйләшеп йөриләр. Зур егет булдылар. Олысы армиядә хезмәттә. Кечесе күбрәк картинәсендә, аның киңәшен тотып, трактористлар көллиятендә укый. Элекечә мал асрыйлар, печән әзерлиләр, бәрәңге чәчәләр, бакча үстерәләр.
 
Фәйрүзә кайчандыр кое төбеннән юллап алган балдагына карый да онытылмас үткәннәрне хәтереннән барлый.Туй көнедә бүләк ителгә алтын балдак бер истәлек кенә.Ике йөрәк бергә типсә, балдаксыз да матур яшәп була. Үф, балдагым югалды дип елаган дүрт бала карап үстергән тыйнак ана. Сөймәгәнгә сөйкәлмә икән. Югалган балдагын тапса да, сөенече күпкә бармады. Җан сөйгәне аңа хыянәт итте. Бәлки үзендә дә гаеп булгандыр. Гаеп мулла кызында да була диләр бит. Иренә тиешенчә кадер- хөрмәт күрсәтмәгәндер. Алай дисәң, ач йөртмәде, өс-башы караулы булды, кем әйтмешли өрмәгән урынга утыртмады. Үзе кеше биргән киемне киеп йөрсә йөрде, иренә яңаны алдылар. Булганына риза булды, ире хәтта бала тудыргач, төшкән тешләре урынына яңаны эшләтергә акчада бирмәде, әле һаман тешсез йөри. Зирәк хатын ирен үзе саклый, күрәләтә ятка бирми, ике йөзләнә, ялагайлана белмәде шул, тугры хатын булу җитә дип уйлады. Җансыз балдак сүз әйтә алмый. Йөрәгендә мәхәббәт гөлләре үсмәгәч, бүләк балдагын гаепләүдән файда юк. Илдә чыпчык үлми, балаларым – алтын, үзем –көмеш дип, кеше алдында сер бирми, гаибәт җәелдерергә урын калдырмый, башын горур тотып эшенә йөрде.
 
Төптән юан чыккан, корсагы үзеннән алда йөргән Наилдән бәхетле кеше юк, ул үзен сихри бер дөньядагыдай тойды. Ни эшләп шул кадәр гомерен Фәйрүзә белән яшәп әрәм итте икән. Күз алдына китерсә киеме дә, хәрәкәте дә, тешсез авызы да ачуны кабартып, саруны кайната, тәненә каз йоннары чыга. Сыер да сыер, беренче хатыны да сыер, сөйләше дә сыер мөңрәвенә тиң. Мәдинәгә җитәме соң? Теге кирәк, бу кирәк дип, юкны таптырып колак читен кимермәсә дә гел бүләк бирәсе килеп тора. Иркә песи кебек йомшак кына ялгыш ешынып китсә, бөтен тәннең тансык кытыгы килә башлый, ялгыш әп итеп тә алса, аның өчен тау күчерәсең. Назын да жәлләми, назланырга да атлыгып тора. Ул төшке ашка кайтуга, Наил инде әллә кайчан эшеннән кайтып, телеңне йотарлыкны пешереп куя. Сөйләшен кара син аның, тавышы да чыкмый, иренен генә кыймылдата, “акыллым”, “иркәм”, “матурым”, “яратам”,”бергенәм” кебек сүзне кем аңламасын инде,төпсез диңгез кебек тирән яшел күзенә карап та белеп була. Эш бар дип тә кабаланмый, итәгенә ут капса да Наилдән башка өреп сүндермәс. Наил аның һәр хәрәкәтенә эреп китә, тычкан саклаган песи шикелле яратып күзәтә, уңае чыккан саен чинатып алырга да күп сорамый. Хатын- кыз кырык биштән соң, җир җиләгедәй баллы була димәсләр иде, ул аны оҗмах җимешенә тиңли. Мәдинә кибеттән кайтуга, ихатадагы бөтен эшне бетереп, мунча ягып, аның инвалид әтисен кырындырыып, юындырып куя. Шулай оҗмахта ике ел яшәгәннән соң, җимешенә кырау тиде: йөзен баскан җыерчыкны крем сылап кына каплап булмый, кигән киеме буш капчык сыман иркенәйде, килешмәскә әйләнде,суырылылып бәләкәйләнеп, тәненнән ите төшеп, шыр сөяккә калды, танымастай дәрәҗәгә җитеп үзгәрде. Менә биш ел инде хастаханәдән кайтып кергәне юк. Бер чирен дәваласалар, икенчесе баш калкыта, анысы бетүгә яңасы туа, температурасы күтәрелә, кайчак врачлар диагноз куя алмый җәфалана. Инде аруланып килгәндә, мунчадагы кайнар суга пешкән. Беркөнне сабыр гына Наилнең әнисенең кулларын учына алып, эшли алмастай йөк йөкләтеп:
 
-Улың мине тыңламый, үзең килеп алып кайт та Фәйрүзәгә илтеп бир. Башта улымны тукмадылар, гомерлек инвалид булып калды. Күз яше төшкәндер дип, авыл бичәләре почмак саен чәйнәде. Тигез җиргә басып, Фәйрүзә аягын сындыруын миннән күрделәр. Мине ул гына сихерләде. Наил монда яшәсә, мин я кибеп,я янып үләчәкмен. Минем яшисем килә. Чит яр миңа тиң түгел икән. Алып кит, зинһар, - дип, соңгы көчен җыеп үтенде.
 
Наилнең әнисе Фәйрүзә янына килгәч, элекечә кызган ташка су сипкәндәй кызып китмәде. Сүзен уратып, хәл сорашудан башлады, килүенең сәбәбен төшендерде, сихер турында да әйтергә онытмады, улын бергәләп барып алырга ризалаштырырга тырышты.
 
-Алама булса да ир яхшы. Беребез дә фәрештә түгел. Дүрт аяклы ат та абына, гафу ит син аны, - дип, сүзен тәмамлады.
 
Фәйрүзә гомерендә беренче тапкыр бианасына тел ачты.
 
-Мин сихер дигән нәрсәгә ышанмасам да аңардан бик куркам. Мәдинәнең малае тукмалганның икенче көнендә, капка төбендәге юешкә таеп аяксыз калдым, әле дә көн бозылса, сызлап җаныма үтә. Сихерне аны ике башлы диләр. Аллам сакласын, балаларыма төшү куркынычы бар. Мин берәүне дә сихерләмәдем, теләгем дә юк, рәтен-чиратын да беләсем килми. Мәдинәгә әйтегез, үз гомеремдә чит ир белән яшәгән кешенең бәхетле булганын күрмәдем. Моңа кадәре йөрмәдем, сезгә ияреп, ир юллап йөрер хәлем дә, теләгем дә юк. Агасы яшьләрем агып бетте, күңелем урынына утырды. Наил кайта икән, карарбыз.
 
Ана бу җавапка да канәгать иде. Куып чыгарам, ана бара юлы димәде бит. Алырга кече оныгы белән барыр, ничек тә күндерер. Уендагын эшләми калганы юк әле. Нигә вакытны сузды, әллә кайчан ук барып алмады микән?

---
Өмет
№ --- | 27.12.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»