• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

28.12.2017 Мәдәният

Яңа татар җырын кем язар?

Фестивальләр күп булсын, ләкин бер-берсен кабатламасын иде. Ә бездә аларның эчтәлеге кабатлана. Чөнки оештыручылар, үз тамашачысын табар һәм югалтмас өчен, катнашучыларга халык мәхәббәтен казанган классик җырларны яисә халык җырларын тәкъдим итә. Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, бу яңа татар җырына кытлыктан килеп чыга, ди.

Шуңа күрә алар яңа җыр бәйгесе оештырырга булган. Бу хакта фондның Кайгыртучылар советы утырышында ел нәтиҗәләрен чыгарганда билгеле булды.

“Миңа аларның эшләү алымы ошый, – ди кайгыртучылар советы рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ра­зил Вәлиев. – Алар сәләтле яшьләрне таба, сәхнәгә чыгара, килешү төзеп, хезмәт­тәшлекне дәвам итә. Шул ук вакытта танылган җырчы­лар­ның да концертларын оештыра. Әйтик, Илһам Вәлиев, Ренат Ибраһимов концертларын. Ваһапов фонды зур эш башкара дип уйлыйм. Җыр фестиваль­ләре күбрәк булган саен отышлы, алар һәрберсе файдалы эш башкара. Казан консерваториясе һәм башка оешмалар сә­ләтләрне ачыклау һәм аларны үстерү җәһәтеннән бу фонд кадәр эшли алмый. Мәсәлән, Опера театры нигездә чакырылган артистлар белән эшли. Анысы да кирәк. Ул зур җырчы­ларны читтән чакырып, чын сәнгать шулай булырга тиеш дип, үрнәк күрсәтә“.
 
Фонд ел дәвамында нин­ди эшләр башкарган соң? Рифат Фәттахов болай диде:
 
– Безнең өчен иң зур вакыйга – Кайгыртучылар советы оештыру булды. Бу –фестивальне саклап калу һәм үстерү өчен кирәк. Без хәзер советның ярдәмен тоеп эшлибез. Үтеп баручы ел сәфәрләргә бай булды. Мәскәү, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләргә генә түгел, Хельсинкига да барып җиттек. Быелгы иң мөһим эшебез фестивальнең яшь башкаручылар бәйгесен үткәрдек. Анда катнашырга теләүчеләр искиткеч күп булды. Киләсе елда исә Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Без бу вакыйганы дөньяның иң зәвыклы мәйданнарының берсе – Чайковский залында би­л­геләп үтәргә телибез. Яңа татар җыры бәйгесен үт­кәрү планыбыз да бар.
 
Татар җырының тарихы да, куәте дә зур. Галим Индус Таһиров әнә шундый фикердә:
 
– Безнең моң – Ерак Көн­чыгышны да яулаган моң ул. Шуңа күрә кайдадыр үзегезгә таныш аһәң ише­тәсез­ икән, шикләнмә­гез, ул безнең җыр була. Бабаларыбыз безнең җырны Кытай, Японияләргә кадәр илтеп җиткергән. Ваһапов фонды исә әлеге миссияне дәвам итә.
 
Музыка өлкәсендә проб­лемалар да юк түгел. Бу җырның сыйфатында да, башкару дәрәҗәсендә дә чагыла. Татарстан Президенты тикмәгә генә эстраданы тәртипкә салуны үз кулына алмады бит инде. Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты да киләсе елда татар музыка сәнгате мәсьәлә­сен күтәреп чыгарга җыена. Бу өлкәдә проблемалар шактый, ди Разил Вәлиев:
 
– Татар сәнгатенә анализ ясап, матбугат аша бәя бирерлек сәнгать белгечлә­ребез юк диярлек. Бу һәм башка күренешләр комитетта музыка сәнгате торышы турында сөйләшү үткә­рергә сәбәпче булды. Ул киләсе ел башына тәгаен­ләнде. Казан дәүләт консер­ваториясеннән, Татар дәү­ләт опера һәм балет теат­рыннан җитәкчеләр чакырылачак. Әлбәттә, бүген иң зур проблема – тел проблемасы. Милләтне сакларга телибез икән, беренче чиратта, телне сакларга кирәк. Без бу хакта күп сөйлибез. Кылган эшләребез дә бар, ялгышларыбыз да, хаталарыбыз да бар. Телсез мил­ләт була алмый, ә музыка сәнгатеннән башка мил­ләт була аламы?! Телсез милләт булмаган кебек, музыка сәнгатеннән башка милләт була алмый.
 
Фонд җитәкчесе, елга йомгак ясап, үзе белән хезмәттәшлек иткән матбугат чараларына дипломнар тапшырды. Бергә булганда, без бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз, диде ул.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments