поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2010 Җәмгыять

МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ ӘЛИФБАСЫ

Атылган йолдызлар, аккан сулар кире кайтмый. Кеше гомере дә шулай. Яшьлегемнең картлыгы һәм картлыгымның яшьлек еллары, яшен тизлеге белән агып, мине җитмеш бишкә китереп җиткерүләрен сизми дә калдым. Шуның 55 елы – журналистикада. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында укый торган студентларым шул уңайдан интервью алырга телиләр.

– Әңгәмәбез бүтәннәрнеке кебек шаблон сораулардан, таушалып беткән җөмләләрдән торырга тиеш түгел. Сез – яшь буын вәкилләре. Шуңа күрә яңачарак сөйләшсәк иде. Күңелегез түрендә иң матур, мәгънәле, йөрәккә ятышлы сүзләрегез, талантлы кешеләр исемнәре бардыр. Шуларны әйтәсез. Әлифба тәртибендә, андагы хәрефләр санынча. Ризамы? Алайса башлыйк.

 

Ата-аналар. Әдәпле, гыйлемле, намуслы бер атаның тәрбиясе йөз укытучыныкына тиң, диләр чын педагоглар. Әмма миңа әти кулында үсәргә насыйп булмады. Ике яшь тә тугыз ай тулган чагында мөгаллим әтием Гәрәевне «советка каршы агитация алып бара» дигән сылтау белән Сталин лагерена сөрәләр. Әтием анда 1944 елның 2 апрелендә авырып ачтан үлә. Безнең йорт-җиребезне, андагы барлык җиһазларны талап алып бетерәләр. Мөгаллимә әнием Мәликә дүрт баласы – кызлары Зәйтүнә һәм Сәгадәт, улы Мәхмүт һәм төпчеге Мәгъсүм белән урамда торып кала. Әни безне кеше мунчаларында, бәрәңге базларында кундырып яшәтә. Әти йөзен танымаган, әти җылысын тоймаган, әти яклавы, әти тәрбиясе күрмәгән, нахакка кимсетелгән төпчек малайның таяныр имәне әни иде.

 

Әдәп. Әниебез безнең әхлаклы һәм әдәпле булып үсүебез өчен күп көч куйды. «Кем генә гафу итмәс икән әдәпле кешене», — дияр иде.

 

Бала. Борынгылар әйткән: «Булдыклы ир малай үстерә, өй сала, агач утырта, агулы еланны буып ташлый». Аллага шөкер, мин әби-бабаларның теләген үтәдем. Җәмәгатем Гөлхаҗирәм белән Айдар һәм Айрат атлы уллар үстердек. Казан химия-технология институтының механика факультетын кызыл дипломнар белән тәмамладылар. Студент чагында Айдар – япон көрәше каратэ, Айрат бокс белән шөгыльләнделәр. Ике дачамда ике йорт салдым. Алла боерса, хәзер өченчесен, заманчасын төзергә җыенам. Шаледәге (Шәле. – Ред.) йорт тирәсенә, дачаларыма утырткан агачларның исәбе-саны юк. Агулы еланнар – тормыштагы дошманнарга да бирешеп тормыйм.

 

Вальс. Австриянең аталы-уллы Иоганн Штрауслар вальсларын үлеп яратам, дөньямны онытып тыңлыйм тылсымлы музыкаларын. Кече Штраус – журналистларга багышлап дөньяда бердәнбер вальс язган композитор. «Быстрая полька» дип атала ул. Татарның музыка сәнгатендә беренче вальсны Сара Садыйкова яза. Классик әсәр.

 

Гаилә. Муса Җәлил шундыйрак фикер әйткән: гомереңнең таңы томан булса, аяз булыр аның ахыры. Шагыйрь әйтерсең лә бу юлларны мине күздә тотып язган. 75 яшемдә дә мин көненә 14-15 сәгать күңел биреп эшлим һәм һич тә зарланмыйм.

 

Даһи. Мин талантларны болай бәялим: бөек галимнәр бар. Алар күп беләләр һәм шәп аңлыйлар. Даһи галимнәр дә бар. Болары да искиткеч күп белә һәм нәрсәләрнедер белмәгәненә дә ышанып иҗат итә.

 

Егет. Егет булып яшәгән кеше эшеннән төшергәндә дә, үзенең мәңгелегенә дә егет булып китә белергә тиеш. Мин үз заманымда йөрәклелек, кыюлык, тәвәккәллек, үҗәтлек, булдыклылык белән бөтен гомерен бизәгән чын егет белән таныш идем. Социалистик Хезмәт Герое, Кукмара районының «Коммунизмга» колхозы председателе Камил Шакиров иде ул. Безнең күңелләрдә аның сөйләгән мәгънәле сүзләре, күз алдында йөргән юллары, кылган эшләре, һәр сүзендә, һәр гамәлендә, һәр сукмагында үзе калды.

 

Журналистика. Гомерлек профессиям мине коеп яңгыр яуганда аның тамчылары астында чыланмыйча йөрергә, фани дөньяның бүтән һөнәр ияләре өчен бикле булган серле-сихерле ишекләрен ачарга өйрәтте. Менә 55 ел инде минем хыянәтсез партиям – журналистика, җитәкчем – культура.

 

Җиде. Минем өчен иң асыл сан. Чөнки мин 1935 елның 7 февралендә туган. Дөньяга килгән число булуы өчен генә якын итмим аны. Ул чын мәгънәсендә серле сан.

 

Зәйтүнә. Олы апам. Тумыштан укытучы. Татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Авылдашларым сатирик язучы Камил Кәримов, Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Яшь тамашачылар театры режиссеры Ринат Әюпов, Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Ринат Шәмсетдинов та... анда укыдылар.

 

Икмәк. Без – сугыш чоры балалары – черек бәрәңге күмәче, алабута көлчәсе ашап үстек. Икмәкнең нәрсә икәнен белмәдек. Минем өчен иген игүче иң игелекле кеше, аның һөнәре бик борынгы. Икмәк турында халык күпме мәгънәле һәм тапкыр мәкаль-әйтемнәр уйлап чыгарган.

 

Йөрәк. Бик күпләрнең йөрәк серен аңлаучы ике кардиохирург белән таныш мин. Ренат Акчурин белән күптәннән инде. Ренат Сөләйманович үтә йомшак күңелле, чын-чынлап йөрәк кешесе инде менә. Ул минем Американың йөрәк докторы Майкл Дебейкига язган хатларымны алып барып, алардагы сорауларга җаваплар алып кайта иде. Дебейкига 98 яшь тулгач та ул операцияләр ясауны туктатмый. «Мин гомеремне, йөрәккә операция ясап, кешеләрне терелтүгә багышладым. Башкача яши алмыйм!» – дип җавап бирә Дебейки. Доктор 2008 елның 11 июлендә – 100 туларга фәкать 2 ай кала вафат була.

 

Китап. Җитмеш яшьлек юбилеем уңаеннан чыгарылган «Мин Чуен Гәрәй малае...» һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..» дигән китапларым Парижга барып җиткәч, күңелем бик нык үсеп китте. Бу җыентыкларымны егерменче гасырда русның атаклы шагыйре Евгений Евтушенко да күрде. Без аның белән ярты гасырга якын дус. Минем үрнәктә ул да «Весь Евтушенко» дигән китап чыгарды. Шулай булгач, миңа нигә тагын берне язмаска. Яздым. Хәзер ул «Идел-Пресс» нәшриятында басылып ята.

 

Лауреат. Миңа калса, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең дәрәҗәсе төшә бара. Язучылар үзләре дә моны, уены-чыны белән: «Сорап ала торган бүләккә әйләнеп китте!» – диләр. Премиягә тәкъдим ителгән әсәрләрне ничек кенә мактамыйлар. Ул авторларның мәкаләләрен укыгач, әсәрләргә карата төрле фикерләр әйтелергә тиеш: уңае да, кимчелекләре дә. Әсәр авторларының дусларыннан үз әсәрләрен мактап мәкалә язарга үтенеп йөргәннәрен күргәнем бар. Бездә хәзер Тукай премиясен алганнар бүләксез калганнардан күбрәк бугай: Берәр ел премия бирми тору бүләкнең абруен гына күтәрер иде. 1961-1965 елларда, 1967, 1970-1971 елларда Тукай премияләре бирелмәгән ич! Болай эшләү әдәби әсәрләрнең сыйфатын күтәрер иде.

 

Музыка. Сәнгатьнең барлык төрләре арасында поэтик әсәрдән дә иң нәфисе, иң куәтлесе, иң җанлысы – музыка. Гашыйклар мәхәббәтне дә җырлап «музыка» сүзе белән көчәйтәләр. «Көт, иркәм» дигән гүзәл сүзең музыка төсле тоела миңа» (Әхмәт Ерикәй).

 

Намус. Гомәр абый Бәширов Сталин премиясе алган романына нинди тирән мәгънәле исем куйган. Кайбер яшь язучылар аны белмиләр дә дип уйлыйм. Ә Мәскәүнең атаклы музыкантлары «Намус» операсын белә. Гомәр абыйның романы буенча шагыйрь Әхмәт Исхак либретто язды. Аннары СССРның халык артисты композитор Нәҗип Җиһанов «Намус» операсын иҗат итте. Үткән ел Казанга Россиянең милли оркестры белән бөтен дөньяга танылган дирижер Михаил Плетнев килгән иде. Концертын шул операга увертюрадан башлады. Тамашачы Плетневны һәм Мәскәү музыкантларын чәчәкләргә күмде. Галәмәт инде: руслар татар музыкасын югары бәяли, ә үзебез – юк!

 

Оперетта. Опера-балетлардан, оперетталардан, драма спектакльләреннән, сәнгать кичәләреннән башка яшәүне мин күз алдына китерә алмыйм. Аларга йөрмәү минем өчен туган-тумачаларсыз, дус-ишләрсез, күрше-күләннәрсез бик тә күңелсез гомер кичерү белән бер булыр иде. Мин венгр композиторы Имре Кальманның «Сильва» опереттасын бик яратып, җаныма рух алып карыйм. Аның сере бар. Анда татарның бөек режиссеры һәм актеры Нияз Даутов төп партияне – Эдвин партиясен җырлый иде. Композитор үзе дә безнең артист тавышына таң кала. «Европада Эдвинны синең кебек шәп җырлаган кеше булмады», – ди Кальман Даутовка.

 

Өй. Безнең Шале – элек-электән зур авыл. Ятим балалар да шактый була. 1905 елдан бирле мәдрәсәдә хисап укыткан әтием малай-кызларны үз балалары кебек күргән. Үсеп җиткәч, һәркайсына икешәр тәрәзәле йорт салып бирә. Күрше Зәйнәп апалар, безнең урамдагы Кәйни Таһиры сугыштан соң да әти төзегән өйдә яшәделәр.

 

Празат. Озын буйлы, чандыр йөзле бу егет белән мин радиода таныштым. «Сине шахмат ярата, диләр, әллә берәр партия сугып алабызмы?» – ди бу, исем-фамилиясен дә әйтмичә. Ул көнне без чәкәләшә алмадык, эшем тыгыз иде. Икенче көнне эштән соң минем бүлмәдә очрашырга сүз куештык. Шулай танышмый гына чыгып китте ул минем яннан. Кем булуын яшерүенә ачуым килеп калды. Музыка редакциясе редакторы – якын дустым Ләбиб Айтугановтан сорыйм.

 

– Ул – язучы Нәкый Исәнбәт улы Празат, режиссер, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәхнәгә актер буларак та чыккалый, – диде. Без язучы улы белән менә шулай сәер таныштык.

 

Радио. Мине башта радио чын журналист итте. Пединститутта физика-математика факультетының икенче курсын тәмамлаганда «Соңгы хәбәрләр» редакциясенә эшкә чакырып алдылар. Радио мине оператив эшләргә, мәгънәле итеп яхшы язарга, яңалыклар таба белергә, кешеләр белән тиз танышу дипломатиясенә өйрәтте. Радио – минем өчен татар җыры кояшы Илһам Шакиров, композиторлар Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, Наилә Зарипова, журналист Ләбиб Айтуганов, диктор Эльс Гаделев, шагыйрь Марс Шабаев белән бергә эшләп үткән яшьлек елларым.

 

Сәгъдиевләр. Роальд Сәгъдиев татарның беренче зур академигы, физик. Мин аның белән 1968 елның декабрендә Новосибирск янындагы Академия шәһәрчегендә таныштым. Шул чордан бирле дуслыгыбыз дәвам итә. Аннары энесе Ренат белән аралаша башладык, анысы да академик, химик. Кырык елдан артык академик Сәгъдиевләр турында татарча фәкать мин генә язам. Роальд Зиннурович хәзер АКШта яши, университетларда укыта. Американың утыз дүртенче президенты Дуайт Эйзенхауэр оныгына өйләнде.

 

Тәнкыйть. Татар зыялылары тәнкыйтьне яратмый. Ә мин аларның җитмәгән җирләрен карап кына йөрим. Талантлы кешене тәнкыйтьләү, кимчелекләрен күрсәтү үзе бер рәхәт. Ул аңа әллә ни борчылмый, тик иңбашларын гына сикертеп куя. Чөнки аңа талантның гадилектә, кешеләрне хөрмәт итүдә булуы яхшы билгеле. Ә көндәшләре синең тәнкыйтеңә сөенә: «Шәп иттең, туган, бирдең кирәген». Ә менә даһины мактасаң да – шул ук дусларның хәтерләре кала, үпкәлиләр. Бөекләр мактауга мохтаҗ түгел. Фәндә, әдәбиятта, сәнгатьтә чын талант үзен дөрес аңламауларына, матурлау өчен фактларны бозып, арттырып газета-журналларда мәкаләләр язуларына борчыла. Чөнки даһи үзенең күпертелгән бәяләрдән дә өстенрәк булуын аңлый. Без моны кайчан аңлый башларбыз икән. Тәнкыйть сүзләре әйткән каләмдәшеңнең синең дошманыңа әверелүен бетерсәк, талантлы әдәби әсәрләр, сәнгатьтә чын профессионаллар күбәер иде! Даһилык гадәттән тыш түземлек сәләте икәнне истән чыгармыйк.

 

Укымышлы. Укыган кеше беркайчан да хур булмый. Минем принцип мондый: яшәү өчен укы, уку өчен яшә. Халык тикмәгә генә: «Гыйлемнән яхшы дус юк!» – дип әйтмидер. Әйе, бер галим мең наданга тора.

 

Үзем. Мин үземне бик яратам. Үзен яратмаган адәм башкаларны хөрмәтли алмый дигән максаттан чыгып фикер йөртүем бу. «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..» дигән китабыма авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның «Мин үземне яраткан кешене яратам» дигән мәгълүм сүзләрен эпиграф итеп куюым һич кенә очраклы хәл түгел. Укучылар белән очрашуларның берсендә: «Мәгъсүм Гәрәевнең иң яраткан, иң якын дусты кем?» – дип сорау бирделәр. «Гәрәев Мәгъсүм», – дигәч, зал гаҗәпләнеп калды. Моңа искитәрлек түгел. Кешенең барча яхшы һәм начар гадәтләре, акылы-фигыле, таланты-сәләте турында аның үзеннән дә шәп белгән зат була алмый.

 

Футбол. «Рубин» кебек данлы команда Казанда бүтән булмаган, дигән кешеләр тирән ялгышалар. Егерменче гасырның утызынчы елларында Мәскәү, Казан, Харьков шәһәрләренең «Динамо» футболчыларын СССРда бер клуб та ота алмый. Безнең команда капитаны ТАССР Министрлар Советы Председателе Мөхәммәтҗанов була. Татар дөнья футболына шактый гына талантлы уенчылар бирде. Икесенең исемен генә атыйм. Классик футболчылар һөҗүмче Галимҗан Хөсәенов һәм капкачы Ринат Дасаев.

 

Хыял. Илле биш ел профессиональ журналист булып эшләү дәверендә СССРда җитмәгән җирем калмады. Бер тормышка ашмас хыялым бар. Гөлхаҗирәм белән, улларым машиналарына утырып, шул урыннарны карап чыгасы иде...

 

Һава. Кечерәк вакытта урамнан керәсе килми. Өлкәннәр ачулана. Мин: «Кояш, су һәм һава – безнең өчен иң шәп дәва», – дип карыйм. Барыбер урамда йөрүне чиклиләр, терлекләр карарга кирәк, дәресләр әзерлисе бар. Аның каравы, хәзер Мишә буендагы дачамда күкрәгемне киереп җәйге төннең дәвалы һавасын туялмыйча сулыйм.

 

Цирк. Студент елларында мин цирк белән мавыктым. Институт тулай торагы янында гына Дзержинский һәм Миславский урамнары чатындагы агач бинада иде ул. Берсендә программаны карагач, газетага мәкалә язып чыктым. Газетамны тотып, цирк директоры урынбасары Краснов янына кердем. Бәхетемә, ул керәшен татары булып чыкты. Ошатты минем язманы. «Бездә ай саен программа үзгәреп тора, алар турында яз син, – ди бу миңа. – Циркка бушлай йөри торган билет бирәм». Эш китте бит хутка. Театрлардан буш көндә мин циркта. Шулай берчак Казан циркына клоун Олег Попов килеп чыкты. Мин Олег Константиновичка кызыклы гына бер сюжет та саткан идем. Гаишникларны алдап, тиешсез урында урамны аркылы чыгу турында иде. Ошатты ул аны, уйнап йөри башлады. Олег Попов соңрак СССРның халык артисты булды. Казанга килгәч, теге номерны исемемне әйтеп кабатлый иде.

 

Чуен. Бу – безнең гаиләнең кушаматы. Әтиебез Шакиров Гәрәй – Сталин репрессиясе корбаны. Беренче мәртәбә ул 1930 елның 25 февралендә кулга алына. Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешендә эшли, ударник була. Шуның өчен аны Сталинның үз портреты төшерелгән Мактау грамотасы белән срогыннан элек азат итәләр. Шале халкы моңа шакката. Китә имеш-мимешләр. Беренче тапкыр әтине саткан куштаннар: «Шакировны ватарлык түгел икән, чуендыр ул», – дип сөйлиләр. Шуннан ябыша безгә Чуен кушаматы.

 

Шашка-шахмат. Мин бу уеннарның икесен дә яратып уйныйм. Шахмат буенча пединститут командасының капитаны идем. Татарның атаклы шахматчысы, Михаил Тальны дөнья чемпионы иткән Рәшит Нәҗметдинов белән бик дус идем. Ул – бишәр тапкыр шахмат һәм шашка буенча РСФСР чемпионы булган халыкара мастер. Егерменче йөзнең туксанынчы еллары башында Америкада «XX гасырның иң яхшы ун партиясе» дигән китап чыга. Аны шахматны яхшы белгән галимнәр яза. Шул атаклы ун партиянең икесен Рәшит Нәҗметдинов уйнаган!

 

Щит. Минем ат башы кадәр хәрефләр белән язылган афишалар ябыштырылган щитлар янында сәгатьләр буе басып торган чакларым була. Безнең шәһәргә кемнәр килә, кайсы театрларыбызда нинди спектакльләр бара, аларда кемнәр уйный, яңа исемнәр бармы, тамаша залларында ниләр күрсәтәләр – болар барысы да кызыксындыра мине.

 

Ыспай. Әнием һәм Зәйтүнә апам бик оста тегәләр иде. Кияүгә чыгасы авыл кызлары матур итеп бизәнеп, ыспай йөрсеннәр өчен төн йокылары белән исәпләшмиләр иде. Килешле, купшы күлмәкләр тектерергә күрше Күн авылыннан да киләләр. Шулай әни, апа зәвыгы башта безгә – кечкенәләргә, аннары онык-балаларга күчте. Затлы зәвык нәкъ менә ыспай киемнән башлана да.

 

Эт. Бик яшьли эт балалары ярата идем. Әмма эт асрарлык хәл юк. Сугыш елларында нәрсә ашатасың аларга? Еллар тынычлангач, Күннән кечкенә генә бер көчек алып кайттым. Актүш исеме куштым мин аңа. Аклы-каралы бу этебез зур үсмәде. Берничә ел гына мине шатландырып яшәде ул. Бүре буды аны.

 

Юмор. Юморны аңламаган кеше белән сөйләшү авыр. Юмор уен-көлкеле сүзләр белән көнкүреш ялгышларын төзәтә. Юморга бай булган текст һәртөрле укучыга якын. Әгәр ил, республика күләмендәге кимчелекләрдән көлеп була икән, димәк, алардан арынырга мөмкин әле. Әгәр ул җитешсезлекләрдән көләсе килмәсә, димәк, ул үлгән. Вафатлардан көлмиләр.

 

Яшьлек. «Яшь вакытта яшнәдем, көчле вакытта күкрәдем. Яшнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем», – дип язган Габдулла Тукай. Мин моннан шундый нәтиҗә ясыйм. Яшьлек кешегә бәхетле картлыгын тәэмин итү өчен бирелә. Шәхсән үзем яшьлегемнән дә, картлыгымнан да зарланмыйм. Киләчәгемне дөрес күзаллап, акыл белән яшәгәнмен. Яшәсен яшьлекнең картлыгы!

 

Интервьюгыз өчен рәхмәт Сезгә, Мәгъсүм абый. Сүзебезне Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим сүзләре белән тәмамлыйбыз: «Гомерегез озын, картлыгыгыз кыска булсын!»


Айгөл ЗАКИРОВА, Алсу ХӘНҖӘРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»