поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.12.2017 Җәмгыять

Татарстанда беренче балага айлык түләүләр һәм "Ана капиталы"на карата ЯҢАЛЫКЛАР билгеле булды

2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
 
“2017 елның 28 ноябрендә узган Координацион совет утырышында Россия Президенты В.Путин өстәмә материаль ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә ярдәм төрләре кертүне тәкъдим итте. Шуның берсе – 1 гыйнвардан беренче бала туган гаиләләргә айлык түләүләр”, – диде министр.
 
2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.
 
“Бу шартлар түбәндәгеләр: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала”, – диде Эльмира Зарипова.
 
2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез. Эльмира Зарипова шулай ук түләүләрнең кайчаннан бирелә башлавын да искәртеп узды.
 
“Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Башка очракларда – мөрәҗәгать кергән көннән. Түләүләр 1 ел буе түләнә. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, – диде министр.
 
Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:
 
- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
 - гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.
 
2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе урынбасары Асия  Вәлиуллина хәбәр итте.
 
“Россиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Бу – Татарстанда кеше башына 13713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына, – диде урынбасар.
 
“Ана капиталы” хисабыннан гаиләдәге икенче балага түләнә торган сумма, гаиләдәге беренче балага тәгаенләнгән яңа түләү кебек үк, 8490 сумны тәшкил итә.
 
“Кайбер гаиләләрнең торыр урыны бар яки әлегә фатир алырга уйламыйлар, ә көнлек чыгымнарга, әйтик ипи-сөт алырга акчасы җитми, ди. Шундый гаиләләргә бу мөмкинлек бик кулай булачак. Ә инде берникадәр вакыттан соң, әйтик, ике-дүрт айдан, өстәмә керем барлыкка килеп, “Ана капиталы”ның айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып, туктата ала. Ә калган сумманы исә, кирәк вакытта ала”, – диде Асия Вәлиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.
 
Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк.
 
Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.
 
“Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать көненнән генә билгеләнә, – диде Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары  Асия Вәлиуллина.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»