поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.02.2010 Җәмгыять

ӘЙТМӘСКӘ!

Исәнме, Ләйсән!

Әти белән әни ала торган журналны караганда (№ 1) синең хатны күрдем.

Юк, мин чишмә буенда арканланган бозавы «ул сине ярата!» дип мөгрәгән М. түгел. Мин гүпчем дә Казан җегете.

Минем әти белән әни дә Казанга Арча районыннан килгән, ике әбием белән ике бабам шунда яшиләр, так что без синең белән может авылдашлардыр да. Кайсы авыл икәнен язмыйм, үзең әйтмешли, белми тор әле! Утынны мин дә шәп ярам, җәен 5 м3 ярып киттем!

 

Мин татарча шәп язмыйм. Әбием (олырагы) «Почтальон төзәтеп укыр» дип әйтергә ярата, так что журнал редакторы минем хатны сиңа төзәтеп укытыр, может.

 

Мин синең соравыңа (яратуыңны теге «мускуллы» «малай»га әйтергәме, әйтмәскәме?) «әйтмәскә!!!» дип җавап бирәм. Мәхәббәт ул тилертә торган чир генә! Кешенең күпме гомере әрәмгә китә. Авылдагы кешеләрне тикшереп чык, аларның барысы да диярлек «беренче мәхәббәт» «зараза»сы киткән и «икенче мәхәббәт» әле килмәгән чакта өйләнешкәндер. «Мәхәббәт» үтә, и үзе белән күпме иң кирәкле вакытны алып китә. Болай башыңны җуеп йөресәң, «өчле»ләр генә түгел, может «икеле»ләр дә ала башларсың әле, Ләйсән, мәктәпне бетергәч, укырга да керә алмассың, теге үсеп җиткән бозауларны савып йөрерсең фермада!

 

Минем фикер белән килешмәсәң, алай түгел дип доказать ит. Пусть моны укыган бүтән «җегетләр» һәм кызыйлар да доказать итсеннәр, булдыра алсалар!.. Алар әле, может, үзе ярата, шуңа яза дип уйлыйлардыр. Юк, Ләйсән, мин сиңа дус булыйк дип кенә язам. Дуслык тилертми, и ул заразный да түгел.

 

Минем бозавым юк, компым (компьютерым – АҖ) гына бар. Ул М.ның бозавы кебек дурак түгел, «мөгрәсә», гел дөп-дөрес и төп-төгәл! Синең дә компың булса, хатны НЭТтан (Интернеттан – АҖ) гына язарбыз. Син минем бердәнберем булырсың, чөнки мин башкалар белән язышмыйм, чөнки вакыт жәл, син әле белмәгән эшләрем күп. Между прочим, әтием СССРда ЭВМны (компларның бабасы!) кертүдә иң каты тырышкан Рәмиевне татар кешесе диде!

 

«Ак җилкән»не чыгаручыларга сүзем: мин яраткан (көнләшмә, Ләйсән!) физика һәм астрономия турында языгыз, мәхәббәт заразасы турында түгел! «Җилкән»егез ак түгел, вак була, алайса!

 

Шамил Г.

 

… мәктәп, 10 б класс.

 

«Казан җегете» Шамилнең теләгенә (беренче өлешенә!) колак салып, АҖда фән бүлеге ачарга булдык. Аны күренекле галим Ким Шакиров алып барачак. Бу юлы бер «алма» гына бирәбез әле.

 

Ньютон башына алма төшкәнме?

 

Ньютон бөтендөнья тартылу законын башына алма килеп төшкәч уйлап тапкан дигән фикер киң таралган. Юк шул, төшмәгән. Һәрхәлдә, беркайда да теркәлмәгән бу. Ә менә мондый хәлнең мәзәк итеп сөйләнгәне – мәгълүм. Һәм бу мәзәкне Вольтер уйлап чыгарган диләр...

 

Хәер, алма төшкән булса да, бу әле ярты ачыш та, чирек ачыш та түгел. Кемнәрнең генә башына төшмәгәндер ул алма дигәннәре. Аны Җир өслегенә тартып китергән көчнең зурлыгы никадәр, бу көч нинди ераклыкка тиклем тәэсир итә? – шуның кебек сорауларга җавап табар өчен барыбер дә байтак вакыт һәм бик тә кәттә баш кирәк булыр иде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»