поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.12.2017 Авыл

Үсешкә омтылган авыл

Авыл администрациясе белдерүенчә, Петрякста бүген меңнән артык кеше яши, шуның 70 проценты диярлек авыл хуҗалыгында һәм социаль учреждениеләрдә хезмәт итә. Калганнары балалар һәм пенсионерлар. Соңгы елларда Петрякста авыллар киләчәгенә уңай йогынты ясаган иң мөһим шартлар – җирле күмәк хуҗалык үсеше һәм яшьләрнең туган җирләрендә төпләнеп калуы ачык күренә башлады.

Бу  турыда  җирле  администрациянең  төзекләндерү  һәм  торак  коммуналь хуҗалык  бүлеге  җитәкчесе  Ансар  Садретдинов  белән  очрашып cөйләштек.
 
-  Бүгенгә  авыл  яши,  Алла  кушса яшәр  дә.  Халыкның  төп  шөгыле, әлбәттә,  авыл  хуҗалыгы.  “Петряксинский”  СПКсында  йөздән  артык кеше  хезмәт  итә  һәм  бу  авылда иң  зур  эш  бирүче  предприятие. Эшчеләргә  лаеклы  хезмәт  хакы түләнә,  терлекләрен  ашатырга иген,  печән  бирелә.  Моннан  тыш, җирле  СПК  авыл  казнасы  өчен  иң зур салым чыганагы да булып тора. Безнең  администрациягә  кергән Петрякс  һәм  Калиновка  җирләрен эшкәртүче  фермерлардан  Хайсәр Закиров,  сафаҗайлы  Хасыл  Камалетдинов  һәм  Калиновка  егете Олег  Лукьяновны  билгеләп  үтәр идем.  Алар  җирле  бюджетка  салым түләүдән гайре, төрле чаралар оештыруда да ярдәм итәләр. Авылга  җирле  эшмәкәрләр  дә  актив  булыша.  Ә  “Петряксинский”  СПКсы, совет  чоры  колхозлары  кебек  үк, авылның барлык диярлек ихтыяҗын кайгыртып  эшчәнлек  алып  бара,  - ди Ансар әфәнде.
 
Петрякста  СПК  хезмәткәрләренә “Яшь  белгечләргә  торак”  програм-масы  кысаларында  йортлар  төзү актив бара. -  Җирле  хуҗалык  төзү  процессын тулаем  үз  өстенә  алса,  без,  авыл администрациясе,  барлык  документацияне  әзерлибез,  җир  бүлеп бирәбез.  Аллага  шөкер,  безнең авылда  төпләнеп  калучы  яшь белгечләр  елдан-ел  арта  бара. 
 
Берничә  егетебез  хәрби  бурычларын  үтәп  кайтты,  өйләнделәр  һәм авылда  төпләнделәр.  Шәһәрдән кайтучылар  да  бар.  Димәк, авылның  киләчәге  өметле,  -  ди әңгәмәдәшем. 
 
Петрякста  сөт  һәм  ит  җитештерү белән  шөгыльләнүчеләр  саны шактый  күп.  Һәр  йортта  диярлек кош-корт һәм мөгезле эре туар асрыйлар. Атлар үрчетүчеләр дә бар. Биредә  терлекчелек  халыкның  төп табыш чыганагы булып тора.
 
-  Безнең  авылда  яңа  гына эшен  башлаган  фермерлар  да, эшчәнлекләрен  киңәйткән  шәхси хуҗалыклар  да  бар.  Мәсәлән,  Рафаэль  Багаутдинов  30  гектардан артык  җирдә  иген,  печән  үстерә, уңышны  туарларына  ашата.  Бүген ул  15  баш  сыер  һәм  дистәдән артык  үгез  асрый.  Иң  мөһиме  – безнең  төбәктә  җитештерелгән сөтне  дә,  итне  дә  реализацияләү мөмкинлекләре  тудырылган.  Ике сөт  җыю  пункты  эшли,  итне  дә өйдән үк килеп алалар. Бу эш белән җирле  эшмәкәрләр  шөгыльләнә. 
 
Зур  шәхси  хуҗалыклардан  Рушан Сәбитов һәм Рушан Гильмановның эшчәнлеген  билгеләп  үтәр  идем. Сәбитовлар  20  баш  сыер  һәм үгезләр  асраса,  яшь  терлекче  Рушан  Гильманов  ат  үрчетеп  көн күрә.  Бүгенгә  аның  хуҗалыгында дистәдән  артык  ат  бар,  ә  ул җитештергән  сыйфатлы  казы  тирә-якта  “дан  тота”,  -  ди  авыл  админи-страциясе белгече. 
 
Ике ел элек Петрякста авыл көтүе йөри булган. Аның юкка чыгуы терлек  саны  кимүдә  түгел,  киресенчә, туарларның  артуында  икән.  Элек һәр  йорттан  көтүдә  ике-өч  туар йөрсә,  бүген  алар  саны  дистәгә җитә, хәтта арта да икән. Нәтиҗәдә, халыкка  туарларын  үзләренә көтәргә  табышлырак  булып  чыга. Шатлыкка,  Петрякс  тирәсендә  болын киң. Бу, минемчә, авыл үсешен дәлилләүче тагы да бер факт.
 
- Әйе, бүгенгә авылыбыз чәчәк ата дияргә була. Юллар, суүткәргечләр әйбәт  хәлдә.  Авылның  нинди  генә почмагына барсагыз да, анда сезне каты катламлы юл итә. Асфальт яки вак  таш  һәр  урамда,  һәр  тыкрык-та  бар  диярлек.  Авылда  участок хастаханәсе, урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, кибетләр – ба-рысы  да  бар.  Социаль  объектлардан тыш, ветеринария үзәге, газ һәм электр  подстанцияләре  эшли.  Болар барысы да халыкны эш белән тәэмин  итә.  Гомумән  алганда,  со-вет  чорында  булган  объектлардан балалар  китапханәсе  генә  ябылды.  Ул  да  юкка  чыкмады,  ә  авыл китапханәсе белән берләштерелде. 
 
Без  социаль  объектларны  саклап кала  алдык  һәм  хәтта  яңаларын да  булдырабыз  -  заманча җиһазландырылган  хоккей  корды төзеттек, мәдәният йортында менә дигән фитнес үзәге халыкка физик сәламәтлек  өсти,  мәктәп  янында балалар  мәйданчыгы,  фонтан  һәм ял  итү  өчен  башка  уңайлыклар  ту-дырылган  сквер  булдырдык,  -  ди Ансар Хайдәр улы.
 
Авылларның  киләчәгенә  шикләнгән скептиклар бу мәкаләгә каршы күп  мисаллар  китерә  алыр.  Әйе, кечкенә  татар  авыллары  дачалар поселогына  әверелә  бара,  хәтта милли  район  үзәге  булган  Уразавылда  да  кайбер  учреждениеләр ябыла.  Ә  Петрякс  -  авылларны саклап  калу  гына  түгел,  аларны үсеш юлына бастыру үрнәге булып тора.  Ансар  Хайдәр  улы  уңышлы эшчәнлекнең кайбер нечкәлекләре белән  бүлеште.  Әлбәттә,  бу киңәшләр  авыл  башлыклары  кола-гына. 
 
-  Иң  беренчедән,  авылда  берьюлы  терлекчелек  белән  дә,  иген-челек  белән  дә  шөгыльләнүче күмәк  хуҗалык  булуы  мөһим. Икенчедән,  барлык  җирле  оеш-малар  җитәкчеләренең  бер  сүздә булып, туган җир, халык игелегенә җиң сызганып эшләве кирәк. Соңгы елларда  безнең  авылда  нәкъ  шун-дый  шартлар  тудырылды,  нәтиҗә буларак, Петрякс чәчәк ата.
 
ФОРСАТТАН ФАЙДАЛАНЫП, авылдашларымны һәм барча якташ-ларымны киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Яңа елда да шулай бергәләшеп туган авылларыбызның, районнарыбызның үсешен кайгыртып эшләрбез, яңа үрләр яуларбыз, дип ышанам.
 
Киләсе  елның  да  һәр  көне  безне  алга  илтеп,  бәхет-шатлык кына  китерсен.  Ил-көннәребез  тыныч,  гаиләләребез  имин,  саулыгыбыз нык булсын, - ди әңгәмәдәшем. 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 26.12.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»